М.Шәймиев "Казан органик синтез"да яңа җитештерү төзелешенә нигез салуда катнашты

2004 елның 17 декабре, җомга
Бүген Россия һәм БДБ илләрендә нефть химиясе һәм пластмассалар җитештерү буенча иң эре предприятиеләрнең берсе - "Казан органик синтез" ачык акционерлык җәмгыятендә яңа өч проект буенча җитештерү төзелеше башланды. Әлеге проектлар "ТАИФ" ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә тормышка ашырылачак.

Билгеле булганча, Казан җирлегендәге предприятиеләрнең коммерция һәм финанс нәтиҗәлелеген яхшырту максаты белән, үткән ел "Казан органик синтез" һәм "ТАИФ" махсус стратегик программа төзү эшенә алынган иде. Аның нигезендә, органик синтез предприятиесен барлык төрдәге полиэтилен продукциясе белән дөнья базарына чыгару һәм җитештерүен 1,2 миллион тоннага җиткерү күздә тотыла.

Әлеге уртак проектның беренче чиратын тормышка ашыру максаты белән бүген "Казан органик синтез" җәмгыятендә бисфенол А һәм поликарбонатлар җитештерү заводына нигез салынды. Шулай ук моңа кадәр булган югары тыгызлыктагы полиэтилен җитештерүен модернизацияләү эше башланды. Белгечләр әйтүенчә, нәтиҗәдә соңгысында киләсе елдан 440 тонна күләмендә яңа маркадагы продукцияләр чыгару һәм җитештерү күләмен 250 процентка арттыру мөмкин булачак. Моның өчен предприятие Американың "Юнивейшн технолоджис" фирмасыннан яңа технологияләр һәм катализаторлар сатып алган. Шулай ук елына 70 мең тонна продукция чыгаручы моңа кадәр эшләп килүче югары тыгызлыктагы полиэтилен линиясе дә үз эшен дәвам итәчәк. Бисфинол А белән поликарбонатлар исә елына 70 һәм 65 мең тонна күләмендә җитештерелер дип көтелә. Бүгенге көндә андый продукция Россиядә дә, БДБ илләренең берсендә дә юк әле.

Бүген яңа җитештерү төзелешенә истәлек капсуласын салу уңаеннан үткәрелгән тантаналы митингка Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Президенты Администрациясе, Министрлар Кабинеты вәкилләре, республиканың шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары, Россия һәм Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре, фән һәм банк вәкилләре, чит ил кунаклары да килгән иде. Шулай ук әлеге истәлекле чарада предприятиенең Директорлар Советы рәисе Владимир Пресняков, "ТАИФ" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Казан органик синтез" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Леонид Алехин һәм яңа заводка җиһазлар кайтарачак япон фирмалары - "Мицуи" белән "Асахи Касей" корпорацияләре вәкилләре Тагехиро Того һәм Казокихо Мацузаки катнашты.

Митингны ачып, Директорлар Советы рәисе Владимир Пресняков "ТАИФ" белән "Казан органик синтез" җитәкчелеге бүгенге вакыйганы ике ел зарыгып көткәнлеген билгеләп үтте. "Шушы вакыт эчендә технологияләр эзләү, җиһазлар сайлау, килешүләр төзү кебек зур оештыру эшләре башкарылды. Ике ел ярымнан монда Росссиядә гомумән булмаган яңа продукция җитештерелә башлаячак һәм предприятие табышын ике тапкырга арттыра алачак", - дип белдерде В.Пресняков.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә митингта катнашучыларны сәламләп, бүген "Казан органик синтез" предприятиесендә күренекле, көтеп алган вакыйга булуын ассызыклады. "Үзгәртеп кору елларында предприятиене саклап кала алуыбыз куанычлы. Бүген исә Альберт Шиһабетдинов белән Леонид Алехин җитәкләгән эшче төркем биредә яңа җитештерү мөмкинлекләрен ачты. Алар кыска вакыт эчендә табыш күләмен арттыруга ирешүне максат итеп куйды", - дип билгеләп узды Президент.

Минтимер Шәймиев республикада алдагы ун елга үсеш өстенлекләре нәкъ менә нефть химиясе тармагына бирелүен искә алды. "Моңа кадәр Түбән Каманың җитештерү мәйданында яңа заводларга нигез сала һәм килеп ача тордык. Нефть химиясе предприятиеләренең республика бюджетына керткән өлеше елдан-ел арта бара һәм бу аларның нәтиҗәле эшләвен күрсәтә, - диде М.Шәймиев. - "Казан органик синтез" җәмгыятендә ачылачак яңа җитештерү линияләре - шулай ук югары нәтиҗәле проектлар, алар үзләрен 3-5 елда аклар дип уйлыйбыз. Үзидарә шартларына күчү һәм Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү алдында торганда республикада тормыш шартларын яхшырту өчен алар аеруча мөһим. Яңа эш башлавыгыз белән котлыйм, шулай ук барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм", - дип теләде Президент.

Декабрь аенда башланачак төзелеш 2006 ел азагында төгәлләнер дип көтелә. Нәтиҗәдә предприятие табышын, 2002 елның белән чагыштырганда, 7,2 миллиард сумнан 23,7 миллиард сумга кадәр арттырыр дип планлаштырыла. Шулай ук эшчеләр санын 7,1 меңнән 12 меңгә җиткерү күздә тотыла.

"Казан органик синтез" программасының икенче этабы 2005 елдан тормышка ашырыла башлаячак һәм 2010 елда тәмамланачак. Аның нәтиҗәсендә ул нефть химиясе продукциясен һәм пластмасса җитештерү буенча Аурупада әйдәп баручы предприятиеләр рәтенә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International