Казакътан торак-коммуналь хуҗалыгын җайга салган, әмма латинга күчәргә ашыкмый

2004 елның 30 июне, чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашты.

Минтимер Шәймиев беренче сәлам сүзләрен татарчалап әйтте, Татарстан җиренә хөрмәт итеп килгән кунакларның бик тә кадерле булуын ассызыклады. Татарстанда мөстәкыйль казакъ дәүләтенең үсешен кызыксынып күзәтеп баралар, уңышлары өчен куаналар, тарихи, мәдәни туганлыкны хәтерлиләр, саклыйлар. Үзара хезмәттәшлек бүгенге көндә табигый рәвештә икътисадый якка тартса да, ике халык арасындагы якынлык та онытылмый, Казакъстанда яшәүче меңләгән милләттәшләребез язмышы да Татарстанны һәрдаим кызыксындыра.

Нурсолтан Назарбаев әйтүенчә, Казакъстаннан шушындый дәрәҗәле делегация килүе, әлбәттә, Татарстанга карата булган зур хөрмәт белән аңлатыла. Икътисадый хезмәттәшлектә дә Татарстанның өлеше күзгә күренерлек. Казакъстанга Татарстан 150 млн АКШ доллары күләмендә тауар кертә.

Казакъстан - ачык ил, ул уңышлы рәвештә илгә инвестицияләр җәлеп итә, чит капиталны эшлекле кызыксындыру чараларын тапкан. Татарстан икътисадый структурасы белән шактый дәрәҗәдә уртаклык бар, бу үз чиратында ике якка да файдалы хезмәттәшлекне үстерү, баетуга бер адым. Нурсолтан Назарбаев Татарстан эшмәкәрләре Казакъстанда уңышлы эшли алаячагына шикләнми.

Элеккеге СССРның Россиядән кала иң зур республикаларыннан саналган Казакъстан соңгы елларда икътисадый-социаль яктан алгарыш кичерә. Биредә хосусыйлаштыру икътисадны чыннан да үстереп җибәрүгә нык ярдәм иткән. Дәүләт карамагында бары тик магистраль тимер юллар, нефть һәм газ үткәргечләр, хәрби өлкәгә эшләүче ширкатьләр генә калган. Бу беренче чиратта торак-коммуналь хуҗалыгында һәм социаль өлкәдә үзгәрешләрне уңышлы үткәрергә ярдәм иткән. Хәзер Казакъстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү белән мәшгуль. Бу юнәлештәге эшчәнлекне Назарбаевның шәхси күзәтчелегендә алып барыла икән.

Минтимер Шәймиев фикеренчә дә, Казакъстанның икътисадый-социаль өлкәдә уңышлары Татарстанда зур кызыксыну уята. Бу турыда ул сөйләшүләрдән соң журналистлар белән булган матбугат очрашуында әйтте. Ике президент икеяклы хезмәттәшлек турында фикер алышканнар, икътисад белән генә чикләнмичә, мәдәни багланышларны да киңәйтергә, үстерергә килешкәннәр.

Шушы сөйләшүнең бер нәтиҗәсе буларак агымдагы ел ахырына таба Казакъстанда "Татарстан көннәре" үтәчәк. Бу чара 2004 елда Казакъстанда игълан ителгән "Россия елы" кысаларында үтәчәк.

Инде хәбәр ителгәнчә, бүген иртән Нурсолтан Назарбаев Лев Гумилевның гыйльми истәлегенә багышланган фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясады. Әлеге чыгышын искә төшереп, ул сүзен татарларны һәм казакъларны - ике тугандаш төрки халыкны бәйләп торучы җепләр, уртак тамырлар турында әйтүдән башлап китүне кулай күрде. Шулай да сүз күбрәк икътисад тирәсендә куерды. Россия белән Казакъстан арасындагы тауар әйләнеше елдан-елда 30 процентка үсеп бара, былтыр ул 6 млрд АКШ доллары күләменә җиткән. Димәк, хәзер ике ил икътисадын бер-берсенә җайлаштыру, ныграк интеграцияләү мәсьәләсе тора. Үзен Назарбаев интеграцион хәрәкәтләрнең әйдәп баручысы дип атады. Хәзер ул Россия, Беларусь, Казакъстан һәм Украина белән бердәм икътисадый киңлек мәшәкатьләре белән мәшгуль, инде чик, таможня проблемалары чишелде диде Нурсолтан әфәнде журналистларга.

Татарстанга килгәндә, Казакстанны беренче чиратта КАМАЗ машиналары, нефтехимия комплексы, вертолетлар, самолетлар кызыксындыра. (Бу соңыннан "Татарстан Республиасының халык кулланышы тауарлары" күргәзмәсендә дә ачык күренде. Болар турында - соңрак).

Кунакларның Татарстанга сәфәре тыгызлап язылып куелган - матбугат очрашуы бик кыска булды. Журналистлар барлыгы берничә сорау гына биреп өлгерде.

Татарстанны беренче чиратта Казакъстанда торак-коммуналь хуҗалык реформасы һәм социаль өлкәдә үзгәрешләр ничек үтүе кызыксындыра, гомумән, алга таба Казакъстанда эшлекле кызыксыну өлкәләрен барлау мәсьәләсе дә куела.

Нурсолтан Назарбаев "Татнефть" ААҖнең Казакъстанда эшләү перспективалары турында сорауга җавап биреп, моның өчен бернинди дб киртәләр юк диде. Без үзебезгә барлык компанияләрне дә чакырабыз, ачык тендер рәвешендә үзебезгә уңайлы партнер сайлап алабыз. Бу тендерларда "Татнефть"тә башкалар белән беррәттән катнаша ала.

Латин графикасына күчү турында сорауга Казакъстан президенты хискә бирелмичә, вакыты җиткәч күчербез дип җавап бирде. Бүгенге көндә мәктәпләрдә беренче сыйныфтан өч тел укытыла. Казакъ теле - дәүләт, рус теле - рәсми, инглиз теле - халыкара тел буларак. Дөньяда инглиз теле хөкем сөргәндә, латин графикасының әһәмияте үсә бара, димәк, аны куллану кирәкләге дә арта. Ләкин латинга күчү кирилл хәрефләре белән бер дәрәҗәдә куллану белән барачак. Кешеләргә мөмкин кадәр уңайлы булырга тиеш, дип саный Нурсолтан Назарбаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International