Алексеевскида ашлык мул булуына өмет бар

2004 елның 31 мае, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев төштән соң республика районнары буенча эшлекле сәфәрен Алексеевск районында дәвам итте.

Алекссевск - авыл хуҗалыгына инвесторлар җәлеп иткән районнарның берсе. Биредә барлыгы 25 авыл хуҗалыгы исәпләнә. Аларның 108 мең гектар чәчү мәйданы бар. Күбесенә "Татфондбанк" акционерлык инвестиция коммерция банкы ААҖ, "Камазернопродукт" ААҖ, "Тетра-инвест" ҖЧҖ, "Татарстан сөте" ААҖ инвестицияләре җәлеп ителгән. Соңгысы республикада беренче булып Алексеевскиның 450 гектар җирендә соя үстерергә алынган. Быелның август-сентябрь айларында районга "Кызыл Шәрык" ААҖнең дә инвестицияләрен җәлеп итәргә ниятлиләр.

Агымдагы елда Алексеевскида 35 мең гектар мәйданга югары сортлы бодай чәчкәннәр. Шул җирдән 35 мең тонна уңыш җыеп алырга планлаштырыла. Район җитәкчелеге фикеренчә, бу югары күрсәткеч. Авыл хуҗалыгы белән танышканнан соң республика җитәкчесе Алексеевск районының Биләр авылына китте.

"Бүгенге Биләр элеккеге кебек түгел. Уңай якка үзгәрешләр күзгә күренеп тора", - диде Президент авыл үзәгендә халык белән күрешеп сөйләшүдә. Минтимер Шәймиев биләрлеләрне борчыган мәсьәләләре, аларның көнкүреше белән кызыксынды.

Районның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашу Мәдәният йортында дәвам итте. Биләр өчен әлеге мәдәният учагы зур рухи чыганакка әверелгән. 2001 елда монда төзекләндерү эшләре башкарылган. Аның 270 кешелек тамаша залы бар, милли көрәш, шахмат, цирк, бию һәм башка түгәрәкләр эшли. Цирк түгәрәген танылган циркчы Вячеслав Хәмитов алып бара.

Мәдәният йорты фойесында Илбашы элеккеге киномеханик Йосып Садыйков иҗаты белән танышты. Лаеклы ялга чыккач, Йосып әфәнде рәсем сәнгате белән шөгыльләнә башлаган. 10 ел дәвамында Биләр җирендә "Сәләт" лагерын оештыралар. Минтимер Шәймиев аның оештыручылары белән дә очрашып сөйләште. Тамашачылар залында Биләрнең яшь талантлары, республикада танылган "Забава" бию ансамбле чыгыш ясады.

Районның авыл хуҗалыгы белән фикер алышуда Минтимер Шәймиев авылга инвесторлар килә башлавын әйтеп үтте. "Мин күрше Әлки районында булдым. Анда 2500 баш сыер асрарлык комплекс төзелә. Көндәшлелекне күтәрү өчен тырышырга кирәк, сезгә дә күпләп инвестор киләчәк. Сезнең җирләргә бераз ашлама гына кертергә кирәк. Рекорд сезнең кесәдә булачак", - диде ТР Президенты.

Шуннан соң Минтимер Шәймиев Алексеевскиның Зур Алан авылындагы ялгыз картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортын ачуда катнашты. 2002 елга кадәр бу бинада хастаханә урнашкан булган. Бүген монда 50гә якын кешегә исәпләнелгән интернат үз ишекләрен ачты. Бу интернатта 33 кеше хезмәт күрсәтәчәк. Аның үз ашханәсе, мунчасы, кер юу бүлмәсе, чәчтарашханә, намаз бүлмәсе булачак.

Соңыннан җурналистлар белән очрашуында республика Президенты район буенча сәфәре белән канәгать калуын белдерде. Кырларда чәчү эшләре уңышлы төгәлләнгәнен. Ашлык мул булуына өмет бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International