Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.ШәймиевнеңСабан туе – 2004 бәйрәме уңаеннан КОТЛАУЫ

2004 елның 4 июне, җомга
Хөрмәтле татарстанлылар!

Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне халкыбызның традицион милли бәйрәме Сабан туе белән тәбрик итәм!

Бу күркәм бәйрәмнең тамырлары бик ерак гасырларга барып тоташа һәм Җир-ананың уянуын хәбәр итә, халкыбызның хезмәт сөюче, көр күңелле һәм киләчәккә өмет-ышаныч белән яшәүче милләт булуын гәүдәләндерә. Һәм бүген, чәчү эшләре уңышлы тәмамланганнан соң, без, күптәннән килгән матур традиция буенча, киләчәк уңышка ныклы нигез салган, соңгы елларда тотрыклы рәвештә югары нәтиҗәләргә ирешеп республикабызны үстерүгә саллы өлеш кертүче авыл хезмәтчәннәрен олылыйбыз.

Сабан туе һәрвакыт көтеп ала торган шатлыклы вакыйга булып кала бирә. Аңарда халыкның җаны чагыла. Буыннарны бәйләп торучы какшамас чылбыр буларак, ул безнең һәркайсыбызга үзен татар халкының күркәм традицияләре һәм рухи хәзинәләренең лаеклы варисы итеп тою мөмкинлеге бирә.

Халыкның гасырлардан килгән үз бәйрәме — Сабан туе мәйданы төрле яшьтәге кешеләрне, төрле социаль төркемнәр һәм төрле милләт вәкилләрен берләштерә. Үзенең чикләрен киңәйтә барып, яңадан-яңа төсмерләр алып һәм мәдәниятләрнең бер-берсен баетуына хезмәт итеп, ул чын мәгънәсендә халыклар дуслыгы тантанасына әверелде.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, бәхет, иминлек һәм күңел көрлеге телим!

Сабан туе онытылмас якты хатирәләр калдырсын, сезгә дәрт-дәрман, киләчәккә өмет һәм ышаныч өстәсен, сөекле Татарстаныбыз мәнфәгатьләре хакына яңа казанышларга рухландырсын!

Татарстан Республикасы Президенты

М.Ш.Шәймиев
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International