Барлык җаваплы вазифалар - "Бердәм Россия" кулында

2004 елның 26 марты, җомга
26 чы мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылыш депутатлары үз эшен башлады. Яңа чакырылыш пленар сессиясенең беренче утырышын алып бару вазифасы, парламентка сайланган иң өлкән кеше буларак, Мәләкәс бермандатлы сайлау округыннан сайланган депутат Сергей Титовка йөкләнде. Биредә утыручыларның яртысыннан артыгы яңа кешеләр булганга, сессиянең алып баручы иң элек тавыш бирү процедурасы белән таныштырды. Шуннан соң ул Россия Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов һәм Россия Федераль Җыены рәисе Сергей Мироновтан депутат булу белән котлаган тәбрик хатларын җиткерде.

Беренче сессияне оештыру комитеты тәкъдиме буенча (рәисе Татьяна Водопьянова), көн тәртибенә барлыгы ун мәсьәлә кертелгән һәм алар барысы да яңа парламентны оештыру эшләренә багышланган иде. Болар өстенә Александр Штанин регламентка үзгәрешләр кертү һәм торак-коммуналь хуҗалыгындагы реформалар хакындагы мәгълүматны тыңлау турындагы тәкъдимнәрен кертергә теләсә дә, депутатлар бу сессиядә башка мәсьәләләрне тикшермәскә булдылар.

Көн тәртибенә кертелгән беренче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин 14 мартта узган Россия Президентын һәм ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар буенча хисабы тыңланылды. А.Фомин белдергәнчә, сайлаулар, гомумән алганда, уңышлы узган. Республикада тавыш бирү хокукы булган барлык халыкның 83 проценты катнашкан. Россия Президентын сайлауларда 82,58 процент тавышны Владимир Путин җыйган. Аннан соң килүче Николай Харитоновка исә нибары 6,59 процент сайлаучы гына үз тавышын биргән. Республика парламенты сайлауларында "Бердәм Россия" фиркасе 69,2 процент тавыш җыеп, беренче урынга чыкты. "Бердәм Россия"леләр парламенттагы дүрт урынны 6,34 процентка ия булган һәм икенче урынга чыккан КПРФ вәкилләре белән бүлеште.

Соңыннан ҮСК рәисе республикадагы сайлауларн артыннан күзәтүче вазифаларын башкарган ОБСЕ вәкилләреннән сайлауларның уңышлы һәм кимчелексез узуы турында белдерелгән рәхмәт хаты белән таныштырды.

Бүгенге утырышның төп процедураларыннан берсе Дәүләт Советының яңа рәисен сайлауга багышланды. Оештыру комитеты Фәрит Мөхәммәтшинны чыгарса, коммунистлар Александр Салийны тәкъдим итте. Шулай ук спикер булырга теләүчеләр арасында Александр Штанин һәм Фоат Комаров та табылды. Алар һәрберсе үз программалары белән таныштырды. Ф.Мөхәммәтшин, беренче эш итеп, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге проблемаларны чишү зарурлыгын чыгарды. Ул шулай ук җирле үзидарә, җир белән бәйле мәсьәләләрне, парламентара багланышларны үстерү турында сөйләде. Яңа рәисне сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән уздырылды. Нәтиҗәдә, 95 кешенең 81се Фәрит Мөхәммәтшинны яклады. Ике кеше - Штанинга, 4 - Салий өчен һәм җиде депутат Комаровны яклады. Сессия эшендә катнашкан ТР Президенты Минтимер Шәймиев Ф.Мөхәммәтшинның әлеге җиңүен законлы булуын ассызыклады. "Бу - "Бердәм Россия" фирксаен сайлаучы халыкның тагын бер җиңүе. "Бердәм Россия" моннан соң җитәкче фирка булачак", - дип белдерде Илбашы.

Президентның әлеге сүзләрен раслагандай, парламенттагы барлык җаваплы урыннарга да "Бердәм Россия" вәкилләре сайланды. Парламент рәисенең урынбасарлары булып Юрий Камалтынов һәм Римма Ратникова билгеләнде. Дәүләт Советының сәркатибе итеп янә Валентина Липужина калды. Шулай ук Дәүләт Советы комителарының җитәкчеләре булып та "Бердәм Россия" тарафдарлары сайланды. Барлыгы җиде комитет оештыру турында карар кылынды: дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә (рәисе - Александр Федоров), законлылык, регламент һәм депутат этикасы (рәисе - Александр Гусев), бюджет, салым һәм минанслар (рәисе - Илсур Сафиуллин), икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек (Марат Галиев), экология, табигый ресурслар һәм җир байлыкларыннан куллану (рәисе - Ринат Абдуллин), социаль сәясәт (рәисе - Чынгыз Мәхмүтов) һәм мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр (рәисе - Разил Вәлиев) буенча комитетлар. регламент буенча һәр депутат берәр комитетка керергә тиеш.

Дәүләт Советы Президиумына Дәүләт Советы рәисе, аның урынбасарлары, сәркатибеннән кала, Александр Гусев, Марат Галиев, Мәкъзүм Сәләхов, Татьяна Водопьянова, Валерий Емельянов, Александр Салий, Роберт Миңнуллин кертелде. Шулай ук парламентта профессиональ даими нигездә эшләүче депутатлар исемлеге дә ачыкланды. Парламент җитәкчеләреннән һәм комитет рәисләреннән кала егерме кешедән торган әлеге исемлеккә Флюра Зыятдинова, Василий Логинов, Роберт Миңнуллин, Туфан Миңнуллин, Фәрит Мусин, Галина Фәхретдинова, Җәмил Яһүдин, Сергей Осколок һәм Рөстәм Закуанов сайланды.

Шулай итеп өченче чакырылыш Дәүләт Советының эшче структуралары формалашты.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Дәүләт Советына юлламасы белән чыгыш ясады. >

Радик Сабиров
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International