Дәүләт Советы икенче утырышын уздырды

2004 елның 28 апреле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылыш депутатлары икенче утырышын уздырды. Пленар сессия көн тәртибенә барлыгы 45 мәсьәлә кертелгән иде.

Көн тәртибен тикшерү барышында коммунистлар вәкиле Роберт Садыйков депутатларга Гыйрактагы хәлләргә мөнәсәбәтле Россия Президенты һәм Хөкүмәтенә мөрәҗәгать әзерләргә дигән тәкъдим белән чыкты. Әмма Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев әлеге мәсьәлә буенча Россия җитәкчесе һәм Хөкүмәте үз позицияләрен инде күптән белдерделәр дип искә төшерде. Шуңа күрә тәкъдим кире кагылды.

Һәрвакыттагыча актив Александр Штанин Министрлар Кабинетыннан 2004 елга бюджет үтәлеше турында хисап тотуларын сорады. Янәсе, Бюджет кодексы буенча хисап квартал саен бирелеп барылырга тиеш. Тик әлегә бу мәсьәлә буенча әзерлек булмаганга көн тәртибенә кертелмәде. Шулай да Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин керемнәр һәм чыгымнар буенча хисап мәгълүматын барлык депутатларга да таратырга дип чыкты.

А.Штанин регламент нисбәтеннән дә ачыклык кертүне кирәк тапты. Аныңча, депутатлар көн тәртибенә кертеләсе документлар белән алданрак танышырга тиешләр, шулай ук тавыш бирү нәтиҗәләре дә таблода дөрес күрсәтелми икән.

Иң элек депутатлар Татарстан Республикасы Бюджет кодексын кабат карау процедурасына кайттылар. Әлеге документ узган чакырылышта парламент тарафыннан кабул ителеп, Президентка кул куярга җибәрелгән иде. Әмма Илбашы аны депутатларга үзгәрешләр кертергә янәдән кайтарды. Документтагы үзгәрешләр, нигездә, федераль законнарга тәңгәлләштерү юнәлешендә эшләнгән иде. Шулай ук депутатлар "Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына гражданнар хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләре турында" һәм "Мәгариф турында" ТР Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында"гы закон проектларын өченче укылышта кабул иттеләр.

Сессия барышында Дәүләт Советының ТР законнары текстларын татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе оештырылуы хакында мәгълүм булды. Әлеге комиссияне җитәкләү бурычы халык депутаты Роберт Миңнуллинга йөкләнде. Комиссия составына шулай ук Фоат Галимуллин, Рөстәм Зәкуанов. Тәүфыйкъ Сафин һәм Галина Фәрхетдинова керде. Комиссиягә бары татар кешеләренең генә кертелүен Р.Миңнуллин башка милләттәге депутатлар арасында татар телен камил белүчеләр табылмавы белән аңлатты.

Беренче укылышка тәкъдим ителгән закон проектлары арасында "Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында", "Атмосфера һавасын саклау һәм аны нәтиҗәле файдалану турында", "Оешмалар мөлкәтенә салым турында"гы ТР Законнарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында документлар бар иде. Беренчесе буенча фикер алышу, аеруча, кызыклы булды. Депутатлар фикере буенча, парламент депутатының статусы мәсьәләсе яңадан каралырга тиеш. Әйтик, коммунистлар фиркасе депутатларны даими профессиональ нигездә эшләүчеләргә һәм иҗтимагый башлангычларда эшләүчеләргә бүлүне, кемгәдер артыграк, кемгәдер азрак түләүләрне бетерергә дип чыктылар, үзләренә бүлмә дәгъваладылар. Әлеге заокн проекты беренче укылышта кабул ителде.

Депутатлар эш барышында 2004 елга Дәүләт Советында закон проектлары эшенең үрнәк планы турында документ кабул иттеләр. Шулай ук моннан соң Дәүләт Советы мәнфәгатьләрен Татарстанның Конституцион судында яклаучы кешене билгеләделәр. Әлеге вазифа Шакир Яһүдинга йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International