Минтимер Шәймиев Россия Президенты инаугурациясендә катнашачак

2004 елның 6 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инаугурациясендә катнашыр өчен Мәскәүгә китә.

Инаугурациягә шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әкзам Гобәйдуллин да чакырылган. Ул Россия Федерациясе Президенты сайлаулары буенча төбәк штабы җитәкчесе булган иде. Владимир Путинның Россия Президенты вазыйфаларын рәсми рәвештә кабул итеп алу тантанасы 7 майда Зур Кремль сараенда үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International