Республикада мультемедия челтәре төзелде

2003 елның 2 июне, дүшәмбе
2 июньдә "Таттелеком" УЭСның Н.Ершов урамындагы бинасында Татарстанның барлык җитәкчелеге җыелды. монда киң колачлы вакыйга- республиканың барлык шәһәр һәм район үзәкләрен үз эченә алган мәгълүматларны тапшыру республика мультимедия челтәрен тәкъдирләү булды.

Илнең күп төбәкләрендә эшләүче белгечләр бу челтәрне уникаль челтәр дип атый. Татарстан тагын илдә беренчеләрдән булып стратегик юнәлешләрнең берсендә - мәгълүмат технологияләрендә зур ыргылыш ясауга иреште.

Минтимер Шаймиев шушы тәкъдирләүдә моннан алты-җиде ел булып узган вакыйганы искә алды: ул Давоста булган вакытта дөнья дәүләтләре башлыклары реаль вакыт режимында.

АКШның ул чактагы президенты Билл Клинтон белән аралаша алганнар. Билл Клинтон Икътисад форумына килә алмаган, әмма виртуаль рәвештә анда катнашкан. Шул чагында мин, без дә шушы хәлләргә ирешербез, дип уйлап куйдым, диде Татарстан башлыгы. Бүген инде ул үзе дә реаль вакыт режимында видеоэлемтә аша иң ерак районнарның башлыклары белән сөйләште, иген уңышының ничек күзаллануы, эш хакын түләүдәге бурычларның ничек каплануы, Сабантуйга әзерлекнең ничек барышы белән кызыксынды.

Татарстан Президенты күрсәтеп узганча, Татарстанда бүген газлаштыру, күперләр төзү, тузган торакны бетерү, мәктәпләрне компьютерлаштыру һәм башка социаль программалар нигездә хәл ителде. Без инде якындагы берничә елда мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә ыргылыш ясау өчен өлгереп җиттек. Бүген беренче ыргылыш ясалды, бу әле бер генә юнәлеш, һичшиксез, башкалары да булыр. Минтимер Шәймиев ТР элемтә министры Ринат Җәләлов һәм аның профессионаллар командасына рәхмәт белдерде: шушы вакыйга алар көче белән әзерләнде, алар чыннан да иң югары мактауга лаек, чөнки республика санаулы еллар эчендә арттагылар исәбеннән шушы юнәлештә илдә беренчеләр рәтенә чыкты. Республиканың шушы яңа казанышын техник яктан ничек күзаллап була? ТР элемтә министры Ринат Җәләлов ике елда 44 тоташу үзәге, 3000 километрдан артыграк күпләп-җеп селле элемтә төзелгәнлеген сөйләде. Шушы челтәр hi-tech технологияләргә нигезләнә. Нокталарның берсендә авария була калса, урап узулы элемтә урнаштыру мөмкинлеге бирә торган боҗралы схемалар системаның ышанычлы эш итүен тәэмин итә. Бердәм мәгълүмат кыры базасы булдырылды, хәзер дәүләт органнары, тармаклы структураларга ия булып торучы эре корпорацияләр аны үзләштерергә тиеш.

Әйтергә кирәк, корпоратив клиентлар СПДның мөмкинлекләренә бәя бирде инде. Алар арасында "КамАЗ" ААҖ, РФ Салымнар һәм җыемнар министрлыгы идарәсе, эре банклар бар. Татарстан Социаль яклау министрлыгы тәкъдирләүнең үзендә үк Зеленодол шәһәрендә яшәүче Анастасия Сергеевна мисалында аның гаиләсенә торак-коммуналь субсидияләрен түләү хисапларын күрсәтте Шушы челтәр Пенсия фонды ихтыяҗларына техник яктан бик тә яхшы җавап бирә. Пенсия фондына реформа ясау мәсьәләләрен тиз хәл итүне һәм мәгълүматлар базасын уңай файдалануны таләп итә. Хәзер инде аларга үзләренең корпоратив челтәрен төзү ихтыяҗы юк, тәкъдим ителүче шушы хезмәтләрдән файдалану да җитә. Аларның чыгымнары берничә тапкыр кими.

Тәкъдирләүдә яңа хезмәтләргә тарифлар турында берничә тапкыр сүз кузгалды. Чыннан да, әгәр челтәрнең хезмәтләре, элемтә каналын арендага алу белән чагыштырганда, берничә тапкыр кыйммәтрәк булса, челтәрнең өстенлекләренә карамастан, файдаланучылар арзанрак вариантларны эзләячәк. Республика җитәкчелеге моңа аерым игътибар бирде, элемтәчеләр сынатмаска вәгъдә итте.

Файдаланучыларны челтәрнең иминлек проблемалары да борчыячак. Үтә күренүчәнлек -яхшы, әмма корпорацияләрнең үз коммерция серләре дә бар Гади гражданнарга да кагыла бу - керемнәренең һәм башка мәгълүматларының теләсә кемгә ап-ачык күренүе аларга да ошамас бит. Челтәрнең иминлеге тәэмин ителгән, ләкин шушы система үсә барган саен аның саклану технологияләрен дә үстерергә кирәк.

Челтәрнең өстенлекләре бәхәссез: ул икътисадны үстерүгә динамикалы этәргеч бирә. Аның идарә итү һәм мәгълүмат бирү мөмкинлекләре дә зур Бу челтәр республикада "Электрон Россия" Федераль максатчыл программаны тормышка ашыру нигезе булып әвереләчәк. Әмма ирешелгәннәр белән тынычланырга ярамый, СПДны үстерергә кирәк, ул республиканың барлык торак пунктларын радиаль нурлар белән бәйләргә, аларны Интернетка, 1Р телефонга, запрос буенча видеога, \Л/ЕВ телевидениегә тоташтырырга тиеш Барлык шушы яңалыкларга хезмәт күрсәтү эчен кадрлар кирәк. Шушы уңайлыклардан файдалану өчен белемле, хәлле гражданнар кирәк. Президент М.Шәймиев фикеренчә, Татарстанның моңа көче җитәрлек.

Тәкъдирләүдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миң-неханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Хөкүмәте әгъзалары, Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International