Татарстан Презденты Япониянең "АСАХИ" газетына интервью бирде

2007 елның 27 октябре, шимбә

Татарстан Презденты Минтимер Шәймиев Япониянең иң дәрәҗәле саналган вакытлы матбугатларыннан берсе - "АСАХИ" газетына интервью бирде. ТР Президенты белән газетның Мәскәүдәге бюросы махсус хәбәрчесе Комаки Акиеса сөйләште.

Хәзерге вакытта "АСАХИ"ның иртәнге тиражы 8 миллион 300 мең данәне тәшкил итә, ә кичкесе - 3 миллион 850 меңне. Шулай ук аның "International Herald Tribune/Asahi" дип исемләнгән инглиз телле газеты да чыга. Швейцариянең International Medienhilfe маркетинг компаниясе 2005 елда төзегән рейтингта, "АСАХИ" Америка, Алмания, Франция кебек илләрнең дөньякүләм танылган матбугат чаралары арасында Азия төбәкләре гаммәви мәгълүмат чараларыннан берүзе беренче унлыкка кергән.

"АСАХИ" концернының телевидениесе дә бар. Газетка килгәндә, анда халыкара мәсьәләләргә багышланган, җентекләп тикшерелгән һәм анализланган мәкаләләргә зур урын бирелә.

Комаки Акиесаның Татарстанга беренче тапкыр килүе. Республика Президенты белән әңгәмәдән соң журналист лар сорауларына җавап биреп, ул Казан каласын бик ошатканлыгын әйтте. Япон журналисты сүзләренчә, Минтимер Шәймиев белән алар Россия Федерациясендә декабрьдә Дәүләт Думасына булачак сайлаулар турында сөйләшкәннәр. Федераль хакимият органнары белән Татарстан хакимият органнары арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамә дә япон укучысында зур кызыксыну уята икән. "Татарстан Россиянең әйдәп баручы, социаль-икътисади яктан алга киткән төбәкләреннән берсе. Республиканың милләт һәм динара дуслык, бердәмлек тәҗрибәсе күп илләр өчен үрнәк булып тора. Монда озак еллар дәвамында Татарстан Президенты алып барган акыллы сәясәтнең дә роле зур. Минтимер Шәймиев Россиядә дәрәҗәле сәясәтчеләрнең берсе. Бүген дә ул минем барлык сорауларыма тәфсилле җаваплар бирде", - диде журналист.

Комаки Акиеса "АСАХИ"га инде ике дистә елдан артык яза. Ул редакциягә Токио университетын тәмамлагач, 1990 елда килә, төрле елларда Вакаяма һәм Нагано префектуралары хәбәрче пунктларында, Токиодагы үзәк офиста эшли. 2005 елдан - газетның Мәскәү бюросы махсус хәбәрчесе.

Комаки Акиеса сүзләренчә, Минтимер Шәймиев белән интервью "АСАХИ" газетында ноябрь азагында дөнья күрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International