Агымдагы ел ахырына халык санын алу йомгаклары чыгарылачак.
Аның нәтиҗәсе федераль максатчыл программаларга төгәллек кертү, өстәмә рәвештә милли мәктәпләр ачу, китап бастырып чыгару күләмен билгеләү, дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруда башка юнәлешләргә төгәллек кертү мөмкинлеге бирәчәк.
Әгәр дәүләт игътибар бирмәсә, алар проблемага әверелергә мөмкин. Россия - күп милләтле дәүләт. Анда диннәр арасындагы факторлар һәм этник проблемалар бар, дип әйтеп узды Владимир Зорин.
Концепцияне өч юнәлештә камилләштерергә кирәк.
Беренчедән, аны тормышка ашыру механизмын көчәйтергә, икенчедән, телгә, мәдәнияткә һәм мәгълүматка хокукны тормышка ашыру өчен өстәмә чаралар булдырырга кирәк, өченчедән, кире элемтә, иҗтимагый – милли оешмалар, башкарма һәм законнар чыгару хакимияте органнары арасында үзара хезмәттәшлек институтларын камилләштерү зарур. Бүгенгә әле халык санын алу мәгълүматлары булмаса да, шуны әйтергә мөмкин: җәмгыятькә реформа ясауның барлык кыенлыкларына карамастан, Россия дәүләте бер генә милләтне дә, бер генә этник төркемне дә югалтмады. Ихтимал, алар хәтта берникадәр күбрәк тә булыр.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.