Без бергәләп эш итәргә тиеш

2003 елның 28 апреле, дүшәмбе
Агымдагы елның өч аенда сәнәгать җитештерүенең үсеше 105 процент тәшкил итүгә карамастан, ул нәтиҗәле булып чыкмады, диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР Иминлек утырышын ачканда. Утырыш 25 апрельдә Казан Кремлендә булды.

Безне бюджетка акча керүгә бәйле күп факторлар борчый. Бюджетны тулыландыруның төп чыганаклары ике өлештән тора: аларга акча керемнәренең 50 проценты туры килә: болар - керем салымы һәмтабышкасалым. Безне шул борчый: табыш буенча чигерүләр узган елдагыдан азрак булырга мөмкин. Хөкүмәт һәр конкрет товар җитештерүче белән эшне таләпчәнрәк алып барырга тиеш. Без керемнең шушы төрләре буенча артка калуга юл куя алмыйбыз, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Беренче кварталда тупланма бюджетны тулыландыруга ирешүебез керемнәрнең төп статьяларын ычкындыруыбызга сәбәп була алмый. Күп товар җитештерүчеләр табышны яшерергә тырыша. Без бу турыда элегрәк әйткән идек инде, дөрес, йомшак кына әйткән идек, әмма бүген бу хәл белән килешеп торырга җыенмыйбыз, чөнки хәзерге бюҗцет чыгымнары аша республиканың социаль программалары хәл ителә.

Беренче кварталда реаль акча керемнәренең5,4 процентка артуына карамастан, реаль эш хакының артуы күзгә ташланмый. Хәлбуки кайбер төр хезмәт күрсәтүләр шактый кыйммәтләнде, куллану товарлары индексы үзгәрде. Халык моны үзендә тоя һәм тиешле мөнәсәбәтен белдерә. Эш хакы түләүдәге бурыч та кимеми. Пенсияләрнең артуы күренә, ләкин узган елның шул чорын-дагыдан азрак. Эшсезләр саны артты. Бу процессларга нигә тиешле игътибар бирелми? Хәзергечә табышны яшерербез һәм кешеләрне кыскартырбыз-мы? Бу кешеләрне кем җилкәсенә утыртырбыз? Нәрсә, без башны горур күтәреп йөрербез, ә әйләнә-тирәдә эшсезләр саны артырмы, диде Минтимер Шәймиев республиканың эре предприятие җитәкчеләренә. Рәхим итеп, үз планнарыгызны күрсәтегез, бу шулай ук "Татнефть"кә, КамАЗга да кагыла, анда булачак кыскартулар елларга бүлеп күрсәтелгән, шушы кешеләрне урнаштыру планнары да бар. Яңа эш урыннары булдырыгыз һәм, рәхим итеп, кыскартыгыз. Без бу кешеләрнең язмышы нинди булачагын белмибез. Мәсәлән, әгәр гомер буена нефть тармагында эшләгәннәр икән, хәзер инде аларга кая барырга? Кешеләр язмышын шулай һич тә уйламыйча гына хәл итәргә юл куймабыз. Әгәр без мең хезмәткәрне кыскартабыз икән, бер үк вакытта барлык шушы мең кешене эшкә урнаштырырга кирәк. Бу-безнең социаль сәясәтнең бик әһәмиятле мәсьәләләреннән берсе. Республика мәнфәгатьләре - безнең мәнфәгатьләребез ул. Безнең һәркайсыбыз үзенчә генә эш итәргә тиеш түгел. Татарстан мәнфәгатьләреннән чыгып, без бары тик бергәләп кенә эш итә алабыз.

Нигә әле ипигә бәяләр шулай дәррәү күтәрелде? Аңа бәяләрне ычкындырган гына идек, боерык буенча эшләнгән кебек, кинәт ипи кыйммәтләнде. Ашлык кыйм-мәтләндеме? Әллә ипинең сыйфаты яхшырдымы? Мин болай димәс идем, дип искәртте Минтимер Шәймиев. Без яхшы уңыш алдык, крестьяннар бөртекне кыйммәтрәк түгел, ә арзанракка саттылар, дөрес, электр энергиясе кыйммәтләнде, әмма моңа компенсация ясалды. Әйе, без дәүләт җайга салуыннан туктадык, әмма бу- ипи бит. Кем дә булса ниндидер исәп-хисап ясадымы? Бәяләрне бернинди нигезсез күтәрделәр. Бәлки, кыйм-мәтләнгән өлешкә өстәмә салымнар салырга кирәктер, диде М.Шәймиев.

ТР Иминлек Советы каравына чыгарылган "Татарстан Республикасын янгыннан саклауны камилләштерү турында" төп мәсьәләгә кагылып, Минтимер Шәймиев шуны искә төшерде: республика хәзергә хәтле "КамАЗ"дагы һәлакәттән айный алмый, анда моның сәбәпләрен дә, гаеплеләрне дә тапканнары юк әле.

Иминлек Советы утырышы республика урманнарында янгын куркынычы чоры башлану белән бергә туры килде. ТР экология һәм табигать ресурслары министры Борис Петровка карата җитди тәнкыйть булды, ул үз тармагындагы эшләрнең торышын да белми булып чыкты. "Мин Сезне үз бурычларыгызны яхшы беләсез дип өметләнеп чакырдым, - диде ТР Президенты Минтимер Шәймиев Борис Петровка. - Ләкин Сез хәтта урман янгыннары булу фактларын да җаваплылык тоймыйча кире кагасыз. Боровое Матюшинодагы урман янгынының нәрсәгә китерүен танырга әле де кыюлык итә алмыйсыз. Андагы наратлар кап-кара килеш утыра. Ә Сез республиканың һәр авылындагы диярлек хәлне беләм, дип белдерәсез".

ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Валерий Власов илдә ел саен 250 меңгә якын янгын булуын искә төшерде. Бу янгыннарда 16 мең нән артык кеше һәлак була һәм шул хәтле үк диярлек кеше имгәнә. Зур матди зыян салган һәм кеше күпләп үлгән янгыннар ешайды. Саха Республикасы -Якутия һәм Дагыстан Республикасында 50 бала гомере өзелгән янгыннар булуы шуңа дәлил.

Соңгы 5 елда Татарстанның икътисад объектларында һәм торак фондында 23 меңнән күбрәк янгын булды, 6700 дән артык корылма янды. 1396 кеше утта һәлак булды, 1120 кеше төрлечә имгәнде.

Валерий Власов әйткәнчә, күрше төбәкләрдәге, Идел буе федераль округындагы, тулаем Россия Федерациясендәге белән чагыштырганда, Татарстанда ян-гыннаразракбулды. Ләкин шушы күрсәткечләр белән горурлана торган очрак түгел, бу диде Минтимер Шәймиев. Өстәвенә янгыннар белән хәл киеренке килеш кала. Бу хәл Россия Федерациясендә һәм Идел буе округында янгын иминлегенең начараюы шартларында бара. Янгыннарда коткарылган кешеләр саны һәм коткарылган матди кыйммәтләр суммасы арту белән беррәттән һәлак булган һәм имгәнгән кешеләр саны, матди зыян арту, ут юк иткән корылмалар һәм авто-трактор техникасы саны арту да күзгә ташлана.

Республика объектларын һәм авылларын янгыннан саклауны көчәйтү, Дәүләт янгыннан саклану хезмәтенең матди-техник базасын күтәрү максатында "2003-2005 янгын иминлеге" республика максатчыл программасы расланды. Ләкин янгыннарны сүндерүдә ведомство һәм янгыннан ирекле саклану көчләре канәгатьләнерлек катнашмый, чөнки аларның сугышчан әзерлеге түбән.

Тукай районында янгын часте юк. Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Чистай, Боровое Матюшино зонасында янгыннан саклану бүлекчәләре җитәрлек түгел.

Республиканы янгыннардан имин итү системасында Дәүләт янгыннан саклану хезмәтенең объект бүлекчәләре шактый зур роль уйный. Алар республика сәнәгать предприятиеләре белән ("Татнефть", "Төньяк-Көнбатыш магистраль нефтьүткәргечләр", Түбән Кама "Шин", Түбән Кама "Нефтехим", Казан "Оргсинтез", "Тасма", Киров исемендәге "СК" һ.б.) килешү нигезендә төзелгән иде.

Күп кенә предприятие җитәкчеләре, эшләп чыгарыла торган продукция чыгымнарын оп-тимальләштерү программаларын тормышка ашыруга сылтап, янгын бүлекчәләрен өлешчә кыскарту турында карар кабул иттеләр. Валерий Власов бу турыда борчылып әйтте.

Теләсә нинди үзгәреш процессы - катлаулы процесс, яңа, нәтиҗәлерәк структура төзү өчен вакыт кирәк, диде Валерий Власов. Дәүләт янгыннан саклану хезмәтенең кешеләр составына киеренкелек артты һәм бу хәл янгыннан саклану хезмәткәрләренең тиешенчә социаль якпанылуын таләп итә.

ТР Иминлек Советы Хөкүмәт дәрәҗәсендә карар кабул итәргә кирәк дип тапты. Анда, аерым алганда, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Чистай-да янгын частьләренең штат санын арттыру, Тукай районында янгын часте төзү чагылды-рылырга тиеш. Иминлек Советы шулай ук ТР Дәүләт Советына Дәүләт янгыннан саклану хезмәте бүлекчәләрен, күчмә янгын техникасына ия булган ведомство һәм янгыннан ирекле саклану көчләрен тотучы оешмаларга ташламалы салым салуга кагылышлы өлештә Россия Федерациясе Салым Кодексына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне карарга тәкъдим итәргә ниятләнә. Кирәк була калса, РФ Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы белән керергә тәкъдим ителә.

ТР Иминлек Советы утырышында Татарстан мәгариф министры Фарис Харисов, "Ка-мАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, "Серго исемендәге завод" ҖБ генераль директоры Радик Хәсәнов, Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре хакимияте башлыгы Наил Мәһдиев чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International