Татарстан-Төркия: элемтәләр киңәя

2003 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
Әгәр Татарстаннан Төркиягэ нефть чыгару артса, безнең арада товар әйләнеше елга 1 миллиард доллар тәшкил итәргә мөмкин, диде Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Куртулуш Ташкент 24 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев белән очрашу вакытында.

Килешү нигезендә 2003 елда нибары 2 миллион 400 меңтонна нефть продуктлары сату күздә тотыла. Шушы документ кысаларында товар әйләнеше елга 500 миллион долларга җитәчәк. Минтимер Шәймиев, Татарстан Хөкүмәте һәм Төркия Нефть министрлыгы узган елның көзендә кул куйган килешү шушы елның июнь аенда гамәлгә аша башласын өчен министрлыклар һәм ведомстволарга тиешле күрсәтмә бирде. ТоткарлыкУкраинадагы Кременчуг нефть эшкәртү заводындагы проблемаларны хәл итүнеңозакка сузылуына бәйле. Шушы килешү буенча нефть, арадашчыларны читләтеп, турыдан-туры сатыла. Бу - Россиядә шундый беренче килешү. Татарстан товарлары экспортының төп күләме башка илләр аша транзит рәвешендә уза, шуңа күрә таможня мәгълүматларында һәм рәсми статистикада тулысынча чагыла. Татарстан һәм Төркиянең чынлыктагытоварәйләнеше елга 100 миллион доллардан артып китә. Татарстаннан Төркиягэ химия һәм нефть химиясе сәнәгате продукциясе, юу һәм чистарту әйберләре, шиннар һәм башка продукция чыгарыла, механика һәм электр җиһазлары, үлчәүҗайланмалары, кара металл әйберләре, автомобиль җиһазлары кертелә. Хезмәт күрсәтү әйләнеше структурасында төзү оешмаларына төп урын туры килә. Мәсәлән, соңгы елларда Төркия төзүчеләре250 миллион чамасы долларны үзләштерде. Минтимер Шәймиев эш сыйфатын билгеләп узды. Аерым алганда, Президент резиденциясен яңарту, Кол Шәриф мәчетен төзү, Россиядә 7,5 меңтамашачыны сыйдыра торган беренче Баскет-холлны, "Пирамида" мәдәни-тамаша комплексын, "Рамстор" гипермаркетынтөзүяхшы сыйфатлы башкарылды, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына, шулай ук Художество галереясе урнашачак Юнкерлар училищесына реконструкция ясау башланды. Минтимер Шәймиев Татарстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсешенә югары бәя бирде, аларны тирәнәйтүдә, аерым алганда, икътисадый, мәдәни һәм мәгариф программаларын тормышка ашыруда яхшы перспективалар булуын билгеләп узды.

Очрашуда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан ПрезидентыныңТышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмаил Сефа Юджеер, башка рәсми кешеләр катнашты.

Шул ук көнне Куртулуш Ташкент Татарстан сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Сал ихов белән очрашты . Яклар төзү материаллары җитештерә торган уртак предприятие төзүнең максатка ярашлы булуын таныды, дәүләт хезмәткәрләрен, кече һәм уртача эшмәкәрлек вәкилләрен Төркия предприятиеләрендә һәм оешмаларында күнекмәләр алу мәсьәләләрен тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International