Институтның киләчәге зур

2003 елның 23 апреле, чәршәмбе
22 апрельдә Кремльдәге резиденциясендә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Нурмөхәммәт Хисамовны кабул итте.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев институтта фәнни эшнең торышы, гыйльми хезмәткәрләрнең хәле белән кызыксынды. Гуманитар фәннәрнең киләчәге, тел, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә яшь гыйльми кадрлар әзерләү турындагы мәсьәлә аеруча игътибар үзәгенә куелды. Нурмөхәммәт Хисамов фикеренчә, республикада мондый көчләр бар, димәк, киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкин.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 119 хезмәткәр эшли. Шуларның 18 е - фән докторы, 32 се - фән кандидаты. Институт бүген татар милләтен саклап калу һәм үстерүнең мәдәни-гуманитар якларын тирәнтен тикшерү буенча бердәнбер һәм иң зур фәнни комплекс булып тора.

Директор Н.Хисамов Татарстан башлыгы белән очрашуга шушы институтны үстерү проектын алып килде. Ул аның фәнни эшчәнлеге өлкәсен киңәйтү, штатны арттыру, хезмәткәрләрнең социаль хәлен яхшырту һәм башка чараларны үз эченә ала. Нурмөхәммәт Хисамов фикеренчә, Президент шушы тәкъдимнәргә уңай мөнәсәбәттә, ихтимал, алар Хөкүмәтнең тиешле документы нигезен тәшкил итәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International