Статистика - көзге кебек

2003 елның 26 феврале, чәршәмбе
25 февраль көнне Татарстан Республикасы Статистика дәүләт комитетының киңәйтелгән коллегия утырышы булды. Анда ТР Президенты Минтимер Шаймиев катнашты. Утырышта беренче сүзне ТР Статистика дәүләт комитеты рәисе Валерий Кандилов алды. Ул үзе җитәкләгән комитетның 2002 елдагы эш нәтиҗәләрен бәян итте.

Республиканың социаль-икътисадый үсеш юлы нәкъ менә шушы Статистика дәүләт комитеты мәгълүматларына нигезләнеп корыла. Сәнәгать тармаклары, транспорт, элемтә, сәүдә һәм җәмгыятебезнең социаль хәле турында эзлекле рәвештә мәгълүматлар туплау һәм шуларга таянып фәнни тикшеренү эшләре алып баручы бу комитетның әһәмияте аеруча зур.

Статистика дәүләт комитетының игътибарыннан тормышыбызның бер ягы да читтә кал м ы и. Хәтта теркәл мәгән базарлар, ягъни урам чатында сату итүчеләр дә исәпкә алынган. Менә шундый рәсми теркәлмәгән эш урынында 286 мең кеше хезмәт итүе мәгълүм булган. Республикадагы эшкә яраклы халык катлавының (2 млн 270 мең кеше) саллы гына өлеше бу. Әйтергә кирәк, шуларның 25,3 проценты эшсез булуы да уйландырырга җим бирерлек.

Валерий Кандилов үзенең чыгышында халыкның социаль хәле белән җентекләп таныштырды. Узган елда уртача хезмәт хакы 3216 сумга җиткән, реаль керем 11 процентка үскән, банктагы вкладлар 17 млрд сумга тиңләшкән. Ярдәмче хуҗалыктан алынган керем дә исәпкә кергән. Авыл кешесенеке уртача 427 сум, шәһәр кешесенең 117 сум исәпләнелә ул. Шул ук вакытта хезмәт хакын түләүдән җыелган бурыч борчу тудырырлык зур. Авыл хуҗалыгында ул барлыкхезмәтхакының43,6 процентын тәшкил итә.

Статистика дәүләт комитеты рәисе сәнәгать тармагына кагылышлы мәгълүматларга аерым тукталды. 2002 елда "Ока" машиналары, суыткычлар күбрәк ясалган, сыра һәм аракы эчемлекләре дә узган ел белән чагыштырганда артыгракҗитеште-релгән. Ә менә сәнәгатьтә инвестиция кертү кимегән. Төп фонд белән исәпләгәндә, ул 33630 млн сумга тиңләшә. Шунысын да өстисе килә: сатылган товарның 62 процентын читтән кайтартыл-ган эшләнмәләр тәшкил итә. Ашамлык товарлары исә үтемлерәк: сатылган продукциянең 78,2 проценты үзебезнеке икән. Әйтергә кирәк, Статистика дәүләт комитеты эшмәкәрлекне үстерүгә дә зур көч куя. Эшмәкәрләрне кирәкле мәгълүматлар белән тәэмин итү белән бергә анарның мәнфәгатен белү өчен анкеталар да яздырылган. Теләгән кешегә Интернет аша да мәгълүмат алырга була. Гомумән, төгәл һәм тулы мәгълүмат туплау өчен техника да, оста белгечләр дә җитәрлек, дип белдерде чыгыш ясаучы.

В.Кандилов әйтүенчә, Статистика комитетының 2002 елдагы иң зур эше - Бөтенроссия халык санын алу эше булган. Ул оешкан төстә уңышлы башкарылып чыккан. Хәзерге вакытта җыелган мәгълүматлар эшкәртелә, ә нәтиҗәләр июль аенда игълан ителәчәк, дип белдерде комитет рәисе.

Коллегия утырышының беренче өлеше Президент Минтимер Шаймиев чыгышы белән тәмамланды. Ул Статистика комитетының эшчәнлегеннэн канәгать булуын әйтте.

- Сезнең мәгълүматларга таянып, без нәтиҗәләр чыгарабыз, киләчәк эшләрне билгелибез. Моңа кадәр ялгышмадык - димәк, сезнең мәгълүматлар чынбарлыкка туры килә, - диде җитәкче.

Минтимер Шаймиев әлеге комитетка район һәм шәһәр хакимиятләре белән тагын да тыгызрак эш алып барырга киңәш итте. Бу нәүбәттән Алабуга шәһәре һәм районы хакимияте эшчәнлеге үрнәк итеп китерелде. Билгеле, хәзер базар икътисадына күчкәч, статистика әгълүматларыннан башка эшләүне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә бу оешманы заманча җиһазлар һәм оста белгечләр белән тәэмин итү зарурлыгы көн кебек ачык. "Югары квалификацияле хезмәткәр әзерләргә нигезебез бар дисәң дә ярый - республика мәктәпләренең барысында да балалар компьютерда эшләргә өйрәнәләр",-дип сөенечен уртаклашты Президент. Әйтергә кирәк, Минтимер Шәрипович мәгълүмат тупланмасын булдыру һәм аның тормышта куллана башлау тарихын да искә төшерде.

- Татар-монгол чорында ук кирәге чыккан аның. Милекне исәпкә алырга, ясакны дөрес җыярга кирәк булган бит. Шулай булгач, статистика - ул мәңгелек хезмәт! - дип төгәлләде ул чыгышын.

Президент Статистика дәүләт комитетының алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Коллегия утырышында Премьер-министр урынбасары, икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин, сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International