Чечнягә абруйлы лидер кирәк

2002 елның 20 ноябре, чәршәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев Чечнягә республика халкының күпчелегендә һичшиксез абруй казанган, шушы республиканы һәм үз халкының үзенчәлекләрен, аның традицияләрен яхшы белгән лидер кирәк, дип саный. "Бу кеше халыкны туплый алырлык, үзенә кешеләр ышанырлык һәм, үзенең гамәлләре белән федераль хакимияткә ышанычны ныгытып, халык фикерен гәүдәләндерүче булырлык кеше булырга тиеш", - дип белдерде "Интерфакска биргән интервьюда М.Шаймиев.

Чеченнар арасында бүгенгә мондый кеше юк, дигән раслама белән ул килешми. " Федераль үзәк беренче чиратта мондый лидерның кирәклеген төшенергә тиеш. Республиканың үзендә дә, аннан читтә дә мондый кешеләр булуына ышанам. Алардан курыкмаска гына кирәк һәм аларга ышану зарури", - дип күрсәтеп узды М.Шаймиев.

Бу лидерның карашлары республика халкына да, федераль үзәккә дә аңлаешлы булырга тиеш, дип ассызыклады ул. Россиянең һәм РФ субъекты буларак Чечнянең территориаль бөтенлеген теләсә нинди хәлдә дә саклап калу принцибы мондый кешенең республика башлыгы булып уңышлы эшләве һәм аның халыкны туплау роле өчен нигез булып хезмәт итәр иде, дип саный Татарстан җитәкчесе.

"Шуның белән бергә, бу кеше чечен халкы мәнфәгатьләрен нык якларга сәләтле кеше булырга тиеш, республика эчендә кемнәр белән сөйләшү алып бару, кемнәр белән сөйләшүләр алып бармау мәсьәләсен нәкъ менә ул хәл итәргә тиеш, республиканың югары җитәкче вазифаларына кандидатларны үзәк нәкь менә аның белән килештерергә тиеш", - дип инанулы М.Шәймиев.

Шундый абруйлы җитәкче булса, аның фикеренә колак салып, федераль хакимиятнең Чечнядәге күп проблемаларны хәл итә алачагына шикләнми ул. "Республикада шундый көчле сәясәтченең барлыкка килүеннән куркырга кирәкми", - диде республика башлыгы.

Чечня өчен Мәскәүгә һәр нәрсәдә дә лояль булырлык лидер табарга маташып, җиңел юлдан китү омтылышыннан кисәтте М.Шаймиев. "Бу кешенең үз сәяси йөзе булырга тиеш, аңа үзәк алдына катлаулы, ә еш кына хәтта уңайсыз мәсьәләләр һәм проблемалар куярга туры киләчәк бит. Әмма бу җитәкченең позициясе, федераль хакимият кебек үк, бу кеше дә Россия дәүләтен саклап калуны яклап чыга, дигән төп принциптан чыгып кабул ителергә тиеш",- дип ассызыклады М.Шәймиев.

Аның сүзләренә караганда, чечен җәмгыятендә шушы елларда шулкадәр күп проблемалар җыелды ки, ихтимал, аларны җайга салу өчен катгый чишелешләр, ихтимал, беренче карашка илдәге күп кенә сәяси даирәләргә аңлашылып бетмәгән чишелешләр дә кабул итәргә туры килер. "Ахыр чиктә нәкъ менә шушы җитәкчегә барысы өчен дә җавап бирергә туры киләчәк. Бу очракта минем әлеге фикерләрем реаль тормышка һәм милли республикада шактый катлаулы низаглы мәсьәләләрне хәл итү буенча мәгълүм бер күләмдәге тәҗрибәмә нигезләнә, һәм бу минем озак уйлануларым җимеше", -диде М.Шәймиев.

Ул Чечнядә парламент республикасы төзү турындагы тәкъдимнәргә, бигрәк тә федераль хакимиятнең шушы республикага лидер роленә дәгъва итүче җитәкчене билгеләргә маташуларына скептик карашта тора. Бу маташулар хәзерге этапта купчелек халык тарафыннан кабул ителмәячек, дип инанулы М.Шәймиев.

“Шушы республика хакимиятендә узҗитешле лидер булганда гына яңа Конституция кабул итугә, аның нәтиҗәле эшли торган органнарын төзугә исәп тотарга мөмкин!”, диде М.Шәймимев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International