Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан мәселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады

2002 елның 6 декабре, җомга
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакыйга Хөрмәтле Госман хәзрәт!

Сезне һәм Татарстан Республикасының барлык мөселманнарын изге Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм.

Ислам культурасының борынгы традицияләренә барып тоташкан Ураза бәйрәме - һәрбер мөселманның тормышында иң олуг вакыйгаларның берсе. Ул изге Рамазан аеның тәмамлануын белдерә һәм әхлакый яңарыш бәйрәме, үткәннең асылына төшенү һәм киләчәккә өметләр баглау көне булып тора. Ураза бәйрәме һәр йортка игелек, иминлек һәм сөенеч алып килсен!

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте безнең җәмгыятьтә милләтара татулыкны һәм диннәрнең бер-беренә ихтирамын ныгытуга ярдәм итә. Республикада гражданлык татулыгын һәм тотрыклылыкны саклауның мөһим шарты буларак дәүләтнең һәм дини оешманың тырышлыгын берләштерүгә омтылышыгызны хуплыйм.

Сезгә һәм Татарстанның барча мөселманнарына чын йөрәктән иминлек һәм җан тынычлыгы, сәламәтлек һәм бәхет телим.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер ШӘЙМИЕВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International