"Без һәркем өчен кулай чишелешләр табарбыз"

2002 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
12 ноябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үткәргән республика эш киңәшмәсенең төп темасы торак-коммуналь хуҗалыгын реформалар концепциясе булды. Республика җитәкчесе әйткәнчә, бик кыен мәсьәләне һәркемгә аңлау мөмкинлеге бирерлек "гомумиләштерелгән проектның беренче укылышы, башлангыч сөйләшү" булды бу. Әмма без һәркем өчен һәм иң элек халык өчен кулай булган чишелешләр табарбыз, дип ышандырып әйтте Президент.

Мәгълүм булганча, бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалыгын реформалау концепциясен эшләү белән федераль, шулай ук төбәк дәрәҗәләрендә дә шөгыльләнелә. Әмма концепциядән аның тормышка ашуына кадәр шактый катлаулы юл үтәргә кирәк, дип искәртте Минтимер Шәймиев. һәм торак-коммуналь хезмәте күрсәтүләр өлкәсендә халык өчен, бюджет оешмалары өчен кулай булган дәүләт сәясәтен эшләмичә һич булдырып булмый. Кайбер министрлыклар, ведомстволар тарафыннан инде зур эш эшләнде дә. Икътисадый һәм социаль реформалар буенча республика ведомствоара комиссиясе "Халыкка һәм бюджет оешмаларына торак-коммуналь хезмәте күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре" проектын әзерләде. Бүген, халыкның аз тәэмин ителгән катлауларына зыян китермәслек итеп үткәрү өчен, торак-коммуналь хуҗалыгын рефор-малауга барлык якын килүләрне төрле яклап тикшерү зарур. Шул ук вакытта әйбәт кенә керемгә ия булучылар акрынлап торак-коммуналь хезмәте күрсәтүләр өчен тулы-сынча түли башларга тиеш. Торак-коммуналь хуҗалыгын реформала-уның катлаулы булуы халыкның тормыш дәрәҗәсенә бәйле, һәм бу факторны һич тә исәпкә алмый булмый, дип исәпли Татарстан җитәкчесе.

Тикшерелә торган проблемаларның әһәмияте ап-ачык күренә, дип искәртте ТР Премьер-министры Рөстәм Миң-неханов. Бер яктан, торак-коммуналь хуҗалыгы - иң күп чыгымлы тармак, икенче яктан, халыкның иң күп ризасызлыгы нәкъ менә шушы тармак проблемалары белән бәйле. Торак-коммуналь хезмәте күрсәтүләрнең норматив сыйфатларын тәэмин итүгә берничә бурычны хәл итеп ирешергә була. Алар арасында торак фонды һәм тулаем тармак белән идарә итүнең нәтиҗәле системасын кертү, икъти-садый яктан нигезләнгән тарифларга күчү, халыкның аз тәэмин ителгән категорияләренә адреслы социаль ярдәм күрсәтү кебек бурычлар бар. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында үткәрелгән зона киңәшмәләре торак фонды һәм инженерлык коммунакацияләренең тузуы, тармакның хосусый инвес тиция капиталы өчен кызыксындыру тудырмавы, тармакның барлык проблемаларын хәл итү өчен бюджет средстволарының җитмәве, халыкның түләүгә сәләте түбән булуы тармакны реформалауны тоткарлауның төп факторлар булып торуын күрсәтте. Бу проблемаларның барысын да этаплап хәл итәргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International