Татарстан Конституциясенә – 10 елПрезидент М.Ш.Шәмиевнең Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате.

2002 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Хермәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көннән соң ун ел вакыт узды. Шушы еллар Татарстанның күп милләтле халкы өчен чиктән тыш әһәмиятле булып әверелгән бөтен бер дәверне үз эченә алды. Җәмгыятьтә җитди низаглар булдырмыйча калып, без сынау юлларын лаеклы уздык, республиканың киләчәктә иминлеге һәм чәчәк атуы өчен ышанычлы хокукый нигезләр салдык.

Тарих күзлегеннән чыгып караганда, бу еллар зур вакыт булып күренмәскә дә мөмкин, ләкин алар соң чиккәчә иҗади хезмәт белән сугарылды. Кыска гына вакыт эчендә без республиканың статусын билгели алдык, социаль-икътисадый сәясәтнең төп принципларын эшләдек, күп милләтле мәдәниятне үстерү нигезләрен салдык.

Ачыктан-ачык әйтергә кирәк: бу еллар җиңел булмады, әмма тырышлыларыбыз әрәм китмәде. 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Конституциягә таянып, без элекке СССР милкенең төп өлешен республикага беркетеп калуга, аннары аны халык мәнфәгатьләрендә хосусыйлаштыруга ирештек. Бу исә Татарстанда куп предприятиеләрне, хәтта бөтен бер тармакларны ваклап калу мөмкинлеге бирде. Без сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында бүген инде күзгә күренерлек нәтиҗәләр бирә торган үз сәясәтебезне эшләдек, адреслы социаль яклау программасын булдырдык һәм тормышка ашырдык.

Нәтиҗәдә республика икътисадый усеш һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе ягыннан Россия Федерациясендә алдынгы позицияләргә чыга алды.

Төп Законда беркетелгән хокукый вәкаләтләребез аркасында, без халыкның тормыш хәленә бәйле дистә еллар буена җыелып килгән иң төп проблемаларны хәл итүгә ирештек. Республиканы тулысынча газлаштыру нигездә төгәлләнде, тузган торакны бетерү, юллар төзү һ.б. программалар уңышлы үтәлә. Быел сафка кертелгән Кама күпере Татарстанның соңгы елларда барлыкка килгән мөмкинлекләре символына әверелде.

Татар теле һәм мәдәниятенең тергезелүендә Татарстан Республикасы Конституциясенең әһәмиятенә бәя биреп бетерү кыен. Нибары 10 ел эчендә шушы өлкәдә татар теленең эш итү өлкәсен киңәйтү, татар мәгарифе системасын һәм массакүләм матбугат чараларын тергезү, гомумтатар иҗтимагый һәм мәдәни чараларны үткәрү -элек без бу турыда хыяллана да алмый идек - мөмкинлеге биргән тамырдан үзгәрешләр барлыкка килде. Бүген болар күбәүләр өчен гадәти һәм көндәлек эшкә әверелде, әмма шушы казанышларның республика Конституциясендә беркетелгән хокукларыбызга нигезләнүен онытырга ярамый.

Этникара һәм диннәрара татулык - республиканың горурлыгы. Бу -гаять зур байлык, аның әһәмиятен киметеп карарга ярамый, аны кадерләп сакларга һәм даими рәвештә ныгытырга кирәк. Бүген бөтен дөнья мөселманнар, христианнар һәм иудейлар арасында барлыкка килгән киеренке мөнәсәбәтләргә борчыла. Бу яктан алганда, Татарстан төрле мәдәниятләр һәм диннәргә караучы кешеләр арасында үзара аңлашып яшәүнең реаль моделе буларак алга килеп баса.

Террорчыларның театрны басып алуы уңаеннан Мәскәүдә булган һәлакәтле вакыйгалар кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең нигез принциплары турында уйланырга мәҗбүр итә. Аның нигезендә нинди генә сәбәпләр ятмасын, террорчылыкны аклап булмый. Аңа каршы барлык ысуллар һәм чаралар белән көрәшергә, ләкин, барыннан да элек, аны тудыручы сәбәпләрне бетерергә кирәк. Террорчылыкны ислам дине белән бәйләп карарга ярамый. Теләсә кайсы дин Аллаһының гомуми миһербанлылыгы идеясен игълан итә һәм кешеләрне кыерсытуны гаепли.

Җәннәткә юл тынычлык һәм үзара аңлашу, татулык һәм сөйләшүләр аша уза. Бөтен Россия Федерациясендә 7 ноябрьдә билгеләп уза торган Татулык һәм килешү көне алдыннан моны искә төшерү бер дә артык түгел.

Бүген Россиядә федерализмны төзү эшенә Татарстан керткән өлеш турында әйтмичә калу мөмкин түгел. Ил демократия һәм чын федерализм принципларына шактый каршылыклы күчә. Россия унитарлык мирасыннан тәмам арынсын өчен әле бер генә ел кирәк булмас. Безнең Конституция Федераль үзәк һәм субъектлар арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү процессына хәлдән килгәнчә үз өлешен кертте. Республиканың РФ Конституциясе белән бирелгән хокукларын реаль эчтәлек белән тулыландырды. Конституциянең яңа редакциясендә Татарстанның 1992 елгы Төп Законындагы барлык уңай билгеләмәләр сакланып калды. Вакыт кайбер төгәллекләр кертте һәм алар тулысыңча табигый. Республиканың федераль үзәк белән 1994 елгы Шартнамәдә беркетелгән мөнәсәбәтләре төгәлрәк билгеләнде. Шул вакыттагы хәлгә бәйләнешле рәвештә билгеләнгән нигезләмәләр Конституция текстыннан төшерелде, ә республиканың статусына бәйле мәсьәләләр сакланып калды. Вакыт барысын да үз урынына куя. Республиканың конституцион нигезләрен ныгыту, хокукый җәмгыять төзү һәм федерализмны үстерү буенча ун еллык юлны без лаеклы уздык. Шушы вакыт эчендә республика һәм аны халкының абруе чагыштыргысыз үсте, һәм безнең горурланырлык нәрсәләребез, якты перспективаларыбыз бар.

Хөрмәтле Татарстан гражданнары! Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне бәйрәм белән тәбрик итәм, барча-гызга сәламәтлек, иминлек, бәхет, оптимизм һәм рух көрлеге телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International