Президент М.Ш.Шәймиев Башкортстан Президенты белдерүе уңаеннан аптырашта калуын әйтте

2002 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев шушы көннәрдә Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовның республикада президентлык постын юкка чыгару турында әйткән идеясе уңаеннан аптырашта калуын белдерде.

"Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовның республикада хакимият структурасын үзгәртүгә кагылышлы тәкъдимнәре җавапларга караганда күбрәк сораулар тудыра, һәм миндә генә түгел", - диде М.Шәймиев пәнҗешәмбе көнне "Интерфакста биргән интервьюсында. Аның фикеренчә, Башкортстан җитәкчесенең бу фикерне нигезләве "бик каршылыклы".

"Әмма мондый белдерүләрнең сәбәбе нинди булуга карамастан, бу очракта мин шуны гына әйтә алам: аларны Татарстан Президентының белдермәве әйбәт", - диде М.Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International