Казанда республиканың муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары советы президиумы утырышы үтте

2007 елның 27 октябре, шимбә

27 октябрь көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Республиканың муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары Советы президиумы утырышын уздырды.

Билгеле булганча, Татарстан Президенты Указы белән 2005 елның ноябрендә республикада Татарстан муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары советы оештырылган иде. Аның беренче җыелышы узган елның февралендә үтте.

Җирле үзидарә органнары структурасында муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыкларының роле зур, шуңа күрә дә хәзерге вакытта дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бердәм эшчәнлеген, муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү мәсьәләсе барлыкка килде. Көндәлек эшчәнлектә килеп туган һәр мәсьәләнең чишелешен тизләтү максатыннан быелның 12 октябрендә Татарстан Президенты Указы белән Татарстан Республикасы муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары Советы президиумы булдырылды. 27 октябрьдә президиумның беренче утырышы үтте. Анда быелның 2 декабрендә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлек барышы һәм муниципаль берәмлекләрнең эре компанияләр белән эшләү тәҗрибәсе кебек мәсьәләләр каралды.

Татарстан Президенты сүзләренчә, республиканың муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары Советы президиумы муниципаль берәмлекләрне аеруча борчыган проблемаларны чишәргә ярдәм итәчәк: "Регламент буенча, президиум тугыз кешедән тора. Татарстан Президенты - аның рәисе. Шулай ук президиум составына ТР Дәүләт Советы рәисе белән ТР Премьер-министры да керә. Калган әгъзалар - республиканың шәһәр һәм район башлыклары арасыннан сайланачак һәм алар һәр ярты ел саен алышынып торачак. Бу - барлык муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлеген колачларга мөмкинлек бирәчәк", - диде Минтимер Шәймиев.

Беренче утырышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Наил Мәһдиев, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Владимир Осянин, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Минсәгыйть Шакиров катнашты.

"Киләсе елда Россия Федерациясендә Президент сайлауларының уңышлылыгы, нигездә, шушы 2 декабрьдә Россия Дәүләт Думасына булачак сайлауларның нәтиҗәсенә бәйле", - дип аңлатты Минтимер Шәймиев утырышта. Республика җитәкчесе район башлыкларын сайлаучылар белән актив эшләргә чакырды: "Халык белән очрашулар вакытында әледән-әле аларны борчыган бик күп мәсьәләләр күтәрелә. Соңгы вакытта бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә кагылышлы сорауларны чишү мөһимлеге артты. Җирле үзидарәләргә дәүләт хакимияте һәм эре компанияләр белән берлектә алга таба да халкыбызның көнкүрешен яхшырту өстендә эшләү бурычы тора", - диде ТР Президенты.

Минтимер Шәймиев бәяләр мәсьәләсенә дә тукталды. Бу уңайдан ул иртән Илсур Метшин белән Казанның Чехов базарында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсенә баруын искә алды. Билгеле булганча, авыл хуҗалыгы продукцияләренә бәяләр үсешен тоткарлау һәм халыкны мөмкин кадәр очсыз хакка кирәкле азык-төлек, яшелчә белән тәэмин итү өчен ярминкәләр оештырырга тәкъдим иткән иде. "Күңелең ни тели - шул бар иде Чехов ярминкәсендә. Яшелчәләр дә, ит тә. Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенә беркайчан да кытлык кичермәде, шуңа күрә мондый ярминкәләрне салкыннар башланганчы даими рәвештә оештырып торырга кирәк, - дип канәгатьлеген белдереп сөйләде Минтимер Шәймиев. - Ә менә пенсионерлар элекке вакытлардагыча сөтне үлчәп сатарга сорый. Чыннан да, мондый эшне дә оештырырга мөмкин, бары тик барлык санитар-гигиена таләпләрен сакларга кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International