Ренат Харис: "Рәшит Ваһапов – татар җыры өчен иң бөек пьедестал"

2006 елның 9 декабре, шимбә

9 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Рәшит Ваһапов исемендәге Икенче Халыкара татар җыры фестивале булды. Халкыбызның рухи тормышында тарихи вакыйгага әверелгән әлеге җыр-моң бәйрәмендә, гомер юлдашы Сәкинә ханым белән бергә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә тамаша кылды.

Татарстан Илбашы әлеге чарада катнашучылар һәм кунакларны сәламләвендә, Ваһапов исемендәге җыр фестиваленең татар халкының милли бердәмлеген ныгыту эшендә мөһим роль уйнавын, тарихи ватаннарыннан читтә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүдә билгеле бер фактор булуын белдерә. Әлеге җылы тәбрикләүдә, шулай ук фестивальнең, берүк вакытта Россия җәмгыятендә милләтара мөнәсәбәтләрне көйләүгә, төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә, тынычлык һәм килешүләрне ныгытуга зур өлеш кертүе ассызыклана.

Фестивальнең тарихы әле бик кечкенә, әмма шулай булуга карамастан инде ул татар яшәгән һәр төбәк, мәмләкәттә киң җәмәгатьчелекнең бәгыренә үтеп керде, чаралар узган бар җирдә дә тарихи эз калдырды. Агымдагы елның 24 июнендә Берлинда узган шушы җыр фестивален югары бәяләп, Германиянең "Татарлар Дойчланд" берлеге лидеры Венера Вәгыйзова "мондый чара Германиядә татар җырының триумфына әйләнде", дип яза.

Беренче фестиваль 2004 елның 21 апрелендә ачылган иде. Нәкъ шул вакытта, фестивальне төп оештыручы, "Татарстан" журналының баш мөхәррире Рифат Фәттаховның "Рәшит Ваһапов. Шәхес. Иҗат. Чор" исемле китабы да тәкъдир ителде. Тәүге фестивальдә Рәшит Ваһапов исемендәге милли җәмәгатьчелек премиясе дә булдырылды. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Казандагы нижгар татарларының "Якташлар"җәмгыяте гамәлгә куйган әлеге бүләк беренче тапкыр. татар җырын үстерүгә бөек хезмәт куйган милләтнең мәшһүр сандугачы Фәридә Кудашевага тапшырылды.

Рәшит Ваһаповның якташы, фестиваль проектының авторы һәм директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рифат Фәттахов бүгенге фестивальдә, чын татар моңын ишетергә сусап килүчеләргә, шулар арасында Татарстан Президентының да булуына, халкыбызның үткәнен белүче, яратучы, киләчәк буын турында кайгыртучы Илбашына ихлас күңелдән олы рәхмәтен җиткерде. "Әйе, вакыт иң кырыс, ә бәлкем иң гадел хөкемдардыр. Рәшит Ваһаповның бу дөньядан китүенә дә 50 ел. Бөтен татар дөньясы буйлап шаулап-гөрләп үткән бу фестиваль Рәшит Ваһаповның зурлыгын, бөеклеген, үлемсезлеген раслый. Фестивальнең иң төп максаты – милли бердәмлегебезне ныгыту, үз җырларыбыз-моңнарыбызны башка халыкларга җиткерү һәм әлбәттә чит төбәкләрдәге милли - иҗтимагый хәрәкәтне үстерүдә ярдәм итү. Бүгенге көндә милли эстрадабыз, сәнгатьнең бер өлеше буларак, авыр, катлаулы чор кичерә. Тамырыбызга, милли нигезебезгә бер афәт яный. Без моннан бары тик әнә шул милли моңнарыбызны, бөек мирасыбызны торгызып - өйрәнеп, менә бу мәшһүр сәхнәгә кабат күтәреп кенә котыла алабыз. Җырларыбызны-моңнарыбызны, буыннардан-буыннарга килгән милли ядкарьләребезне кадерләп саклыйк, ә җырлы, моңлы халыкның киләчәге дә бар", - ди Рифат Фәттахов.

Нижгар өлкәсе, Казахстанның Семипалатинск каласы, Хельсинки, Томск – болар 2004 елда фестиваль гөрләп узган төбәкләр. Шул елны бу чара Казанда "Рәшит Ваһапов һәм татар вокал мәдәнияте" исемле Халыкара фәнни-гамәли конференция белән тәмамланды.

Узган елны исә милли бердәмлеккә чакырган мондый дуслык бәйрәме Санкт-Петербург, Екатеринбург, Уфа, Мәскәү калаларын урады, меңнәрчә милләттәшләребезгә "моң чишмәсенең татлы суыннан авыз итәргә" мөмкинлек тудырды. Казанда үткән йомгаклау концертында Рәшит Ваһапов исемендәге милли премия Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, милләтнең бөек, асыл улы Илһам Шакировка тапшырылды.

Быел исә Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара җыр фестивален Түбән Новгородта, Татарстанның Нурлат шәһәрендә, Латвиядә, Берлинда, Ижевскида, Чабаксарда, Ульян каласында тамаша кылдылар.

Бүген Казанда узган быелгы йомгаклау концертының олы кунагы, ул – дөньядагы мәшһүр казах җырчысы, Социалистик Хезмәт герое, СССРның халык артисткасы Бибигөл Тулегенова. Дөньяның АКШ, Финляндия, Канада, Япония, Кытай, Һиндстан, Австрия, Швеция – барлыгы 40 лап илендә гастрольләрдә булган җырчының Казанга әле беренче тапкыр килүе икән. "Шәхсән минем үземә татар мәдәнияте, җыры бик якын. Чөнки минем әнием – татар, димәк минем канымның яртысы – татарныкы. Рәшит Ваһаповны исә мин яшьтән үк яратып тыңлый идем. Безгә гастрольләргә килгән вакытта аны татар диаспорасы гына түгел, ә казахлар, уйгурлар, руслар да алкышлап кабул итте. Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальне үткәрү идеясе бик матур һәм кирәкле эш. Ә үзләренең кумирларын онытмаган халык – иң зур хөрмәткә ия", - диде Бибигөл Тулегенова, җыр бәйрәмендә катнашучыларны сәламләп. Ул бүген халкыбызның үлемсез җырлары – "Былбыл" һәм "Сарман"ны шундый илаһи хис белән башкарды ки, әйтерсең лә зал сәхнәсенең бер тирәгендә өздереп-өздереп сандугач сайрады. Тамашачылар да аны озак алкышлады.

"Җыр белән шигърият аерылгысыз" диләр. Бүгенге бәйрәмдә дә шулай булды. Сәхнәгә татар, чуваш, удмурт халык шагыйрьләре Рәшит Ваһапов иҗатына "дан җырлады". Татарстанның халык әдибе Ренат Харис исә җырчы иҗатына мәхәббәтен мондый шигырь юлларында яңгыратты:

Җырлый иде Рәшит йөрәк белән,
Җырлый иде эреп җырында,
Әверелеп хисләр ташкынына,
Бер Кояшка чәчрәп, бер Айга...
Татар җырын Рәшит Ваһаповтай
Җырлый алмас беркем беркайда.

Һәм шигырь юлларын дәвам итеп, шагыйрь, "Шунысы хак: Татар җыры өчен ул – иң затлы, биек пьедестал" дип яза.

Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды, ТР Мәдәният министрлыгы, "Татмедиа" гаммәви коммуникацияләр агентлыгы, "Татарстан" журналы һәм БТК гамәлгә куйган Икенче Халыкара җыр фестивалендә Татарстан сәнгать осталары белән бергә күрше төбәкләр, республикалар һәм чит илләрдән дә милли җыр җәүһәрләре чыгышлары да алкышларга күмелде. Фестивальнең быелгы милли премиясенә исә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалова лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International