Минтимер Шәймиев Мәскәүдә РФ Дәүләт Советы эшче төркеме утырышын уздырды

2006 елның 15 декабре, җомга

15 декабрьдә торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру һәм халыкның аз керемле төркемнәре мәнфәгатьләрен исәпкә алып һәркем алырлык торак төзү һәм Россия субъектларының дәүләт хакимияте органнары эшендәге проблемалар нигезендә РФ Дәүләт Советының президиум утырышын әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары программа доклады проекты хакында фикер алышты. Эшче төркемнең утырышы Мәскәүдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә узды.

Шунысын да искәртик, әлеге мәсьәлә буенча РФ Дәүләт Советының президиум утырышы 2007 елның 20 гыйнварында Казанда үтәчәк. РФ Дәүләт Советының эшче төркеме составында 31 кеше исәпләнә. Алар арасында Россия министрлыклары һәм ведомстволары, республика һәм өлкәләр, илнең әйдәп баручы махсуслаштырылган предприятиеләре һәм институтлары җитәкчеләре бар. РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә, республика тарафыннан торак төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тармагын реформалаштыру өлкәсендә тупланган уңай тәҗрибәне исәпкә алып, эшче төркемне Татарстан лидеры җитәкләде. Эшче төркемнең беренче утырышында РФ Дәүләт Советы президиумына әзерләнүче доклад концепциясе тикшерелде, секретариат һәм төркемнең редакция комиссиясе, мәгълүмати-аналитик материаллар исемлеге расланды.

РФ Дәүләт Советы президиумы утырышына әзерләнүче доклад биш төп мәсьәләне: торакны һәркем алырлык итү һәм социаль файдаланудагы торак фондын үстерү чараларын, тузган һәм авария хәлендәге торак фондын бетерү буенча чараларны да кертеп, торак фондын модернизацияләүне, төзелештә һәм торак коммуналь комплекста инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру һәм дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерүне, торак милекчеләре институтын стимуллаштыруны, торак-коммуналь идарәсе хезмәтләрен тәкъдим иткәндә халыкны социаль яклау механизмнарын камилләштерүне үз эченә ала. Соңгы мәсьәлә хакында фикер алышу барышында адреслы социаль хезмәт күрсәтүдә өстәмә чаралар күрү, субсидияләргә исәп-хисап ясаганда файдаланылучы торакның норматив мәйданы төбәк стандартларын формалаштыру һәм куллану системасын регламентлаштыру һәм башка проблемаларны күтәрү күздә тотыла.

Доклад концепциясе хакында сөйләгәндә, РФ төбәк үсеше министры урынбасары Юрий Тыртышов әлеге документка материаллар Россиянең 60тан артык төбәгеннән җибәрелүе хакында хәбәр итте. Ул шулай ук илебездә социаль ипотекадан кемнәр файдалана алуы мәсьәләсенә дә тукталды. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә аңа бары тик "урта сыйныфның югары катлавы гына" исәп тота ала. Фикер алышу барышында Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, докладта торакны файдалануга тапшыру буенча үсеш темплары күрсәткечләрен һәм әлеге саннарның халыкның аз тәэмин ителгән катлавын ни дәрәҗәдә кузгатуын анализларга кирәк.

Ю.Тыртышов фикеренчә, бүгенге көндә торак төзелешен турыдан-туры бюджеттан финанслауны туктату ихтыяҗы килеп туды. Базарның дәүләти җайга салынуы ярдәмендә халыкның аз тәэмин ителгән төркемнәре файдалана алсын өчен кредит процессларының параметрларын (кредит бирү вакыты, процент ставкасы күләме, башлангыч кертем өлеше, кредит бурычларын каплау схемасы) оптимальләштерергә кирәк.

РФ төбәк үсеше министры урынбасары билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә торак базарында тәкъдимнәр реаль ихтыяҗдан биш мәртәбә диярлек артта "сөйрәлә". Соңгы елларда торакның уртача бәясе – өч, ә аның үзкыйммәте бары тик ике мәртәбә генә артты. "Докладта торакның үзкыйммәтен һәм аның базар бәясен киметү буенча чараларны аерым теркәргә кирәк", - диде Минтимер Шәймиев. Моннан тыш, ул Россия буенча 1 квадрат метрның уртача бәясен исәпләгәндә (бүген ул якынча 32 мең сум тәшкил итә), Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек "пик" шәһәрләрен төшереп калдырырга кирәклеген ассызыклады.

Юрий Тыртышов фикеренчә, коммуналь һәм социаль инфраструктура төзелешен дәүләт хакимияте органнары үз өстенә алырга тиеш. ТР Президенты биредә юллар төзелеше исәпкә алынырга тиешлегенә дә басым ясады. Минтимер Шәймиев, торак фондны капиталь төзекләндерү мәсьәләсе хакында фикер алышканда, бу максатларга дәүләт акча бүлеп бирергә тиеш дигән фикерен җиткерде. Моннан качып булмый, дип ассызыклады ул.

Докладтагы дүртенче төп мәсьәлә хакында фикер алышканда, Ю.Тыртышов бүгенге көндә торакның 80 процентка якыны хосусыйлаштырылуын хәбәр итте. Шуның белән бергә торак фондының бары тик 6 проценты гына торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан колачлап алынган. РФ төбәк үсеше министры урынбасары фикеренчә, ширкәтләр оештыру өчен "антистимуллар" гына яшәп килә – аларның эшләү шартлары закон нигезендә регламентлаштырылмаган, оештыру мәсьәләләре, документларны рәсмиләштерүгә бәйле кыенлыклар да юк түгел. Ю.Тыртышов фикеренчә, әлеге проблемаларны хәл итүне күбесенчә җирле хакимият органнары үз өстенә алырга тиеш.

Торак-коммуналь идарәсе хезмәтләрен тәкъдим иткәндә халыкны социаль яклау механизмнарын камилләштерү, беренче чиратта, натураль ташламаларны акчалата компенсацияләргә алыштыру хисабына тәэмин ителергә тиеш, дип саный Ю.Тыртышов. Аның сүзләренә караганда, натураль ташламалар кулланыла торган коммуналь тармак иң ахыргы урында торып калды. Гәрчә, кайбер төбәкләрдә, мисал өчен Татарстанда, Төмән өлкәсендә алар тулысынча акчага алыштырылса да. "Әгәр без әлеге ташламаларны тулысынча акчага әйләндермәсәк, торак-коммуналь хуҗалыгында реформа үткәрү барып чыкмаячак", - дип ассызыклады М.Шәймиев, һәм бары тик бу чара гына әлеге өлкәдә барлык проблемаларны "ачып салырга" сәләтле, дип өстәде.

Фикер алышу барышында Ростов, Тамбов өлкәләре, Хабаровск крае һәм Россиянең башка төбәкләре вәкилләре һәркем алырлык торак һәм торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру проблемаларын хәл итүгә бәйле үз тәкъдимнәре белән уртаклашты.

Эшче төркемнең киләсе утырышы 27 декабрьдә Мәскәүдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International