Минтимер Шәймиев: "Җәмәгатьчелек көнкүрешендә транспорт санының артуы, халык гомерләренең киселүе белән үрелеп барырга тиеш түгел"

2006 елның 13 декабре, чәршәмбе

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләсе тормыш үзгәрешләре белән бергә атлап, чишелеше озакка сузылучан мәңгелек проблема булып кала бирә. Әмма җәмәгатьчелек көнкүрешенең камилләшә баруы, ягъни транспорт санының арта баруы, халык гомерләренең киселүе белән үрелеп барырга тиеш түгел. 13 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ТР Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасының Хөкүмәт комиссиясе һәм ТР ЭЭМ Коллегиясенең уртак утырышында чыгыш ясады.


"Бүгенге көндә автомобильгә ия булучылар саны арта баруы – яхшы күрсәткеч, димәк, машина хуҗасы булу үтемлерәк төс ала бара, бу халыкның кереме бар дигән сүз", - дип башлады Минтимер Шәймиев чыгышын. Илбашы якын елларда машиналар санының бермә-бер артуын фаразлый. Ул бүгенге киңәшмәнең асылы да ЮХИДИ хезмәткәрләрен тәнкыйтьләү өчен түгел, ә бәлкем, кеше сәламәтлеген саклап, юл-транспорт һәлакәтләренең санын киметеп, юл иминлеге хәленең тотрыклылыгын тәэмин итү максаты белән уздырылганын искәртте. "Кеше гомере берәү генә, шуннан чыгып фикер йөртү зарур", - ди Президент. Аның әйтүенчә, "2006-2012 елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру" программасы кысаларында комплекслы мәсьәләләрне хәл итү юлларын алдан күреп эш итү мәслихәт.

"Машиналар саны чиксез күләмдә үсә алмый, җан башына туры килгән машиналар тыгызлыгы челтәре буенча билгеле бер югары ноктага кайчандыр бер җитәчәкбез", - ди Минтимер Шәймиев. "Машиналар саны шулкадәр кызу тизлек белән үрчи ки, ул вакыт эчендә без хәтта урамнар һәм юлларны да тәртипкә китерергә өлгермибез", - диде ул. Татарстан башлыгы юл иминлеген тәэмин итүгә каралган программа челтәре нигезендә бюджет акчаларын акыл белән исраф итәргә киңәш итте.


Республика җитәкчесе фикеренчә, автомобильләрне тукталышка кую мәсьәләсе дә югары дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш, моны стратегик программа итеп билгеләргә кирәк, ди ул. Бу уңайдан Президент яңа объектлар төзегәндә автомобильләр тукталышы проблемасының игътибардан читтә калуын һәм моңа салкын караш яшәвен ассызыклый. Әйтик, Татарстан урамында урнашкан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, шулай ук күптән түгел төзелгән "Татнефть-Арена" сарае тирәсендә машиналарны вакытлыча куеп тору өчен уңайлы шартлар тудырылмаган. Парковка урыннарына кытлык мәсьәләсе, киләчәктә яңа корылмалар сафка басканда, һичшиксез искә алынырга тиеш. Минтимер Шәймиевның фәрманы әнә шундый.

Юл куркынычсызлыгына ирешүдә бурычларны тәгаен билгеләп, мәсьәләләрне төгәл чишү зарур. "Юл-транспорт һәлакәтләре кайда ешрак теркәлгән, иң "авырткан нокталар" кайда, юл чыгу урыннары куюга, юл читен киртәләүгә, светофорларга кискен ихтыяҗ кайда туа – барысы да кичектергесез проблемалар. Ихтыяҗ кискен булган җирдә артыгын уйлап тору да кирәксез, көнкүрештә болар һәммәсе дә ачык күренә, тизрәк гамәлгә ашыру кулайрак", - ди Минтимер Шәймиев. Моңа бәйле рәвештә, Президент бер елга Казанда бары тик бер юл чыгу урыны ясалуның да оят булуын шәрехләде.

2001 елдан башлап, юл хәрәкәте иминлеге системасы бер калыпка салынмаганлыгы аркасында, Татарстанның 5 мең гражданы якты дөнья белән хушлашкан, алар арасында балалар саны да аз түгел. Минтимер Шәймиев әлеге ачы хакыйкатьне дә яшермәде. Бу проблемадан котылу юнәлешендә ул гап-гади сорауларның да чишелмичә күләгәдә калуын ассызыклый. "Бүген без техника, машина гасырында яшибез. Шуңа күрә техника белән идарә итүдә тәҗрибәлелеккә омтылырга тиешбез, әлеге мәсьәләдә үрнәк булырга тырышу мәктәпләрдә генә түгел, бәлкем, техникум, югары уку йортлары дәрәҗәсендә дә сизелергә тиештер. Руль артында кешенең кодрәте артуын оныту ярамый. Әлеге проблемага якынрак килү сорала", - дии билгеләп узды Илбашы.


Минтимер Шәймиев әйтеп китүенчә, бүгенге утырышта коррупция, ришвәтчелек проблемалары күтәрелмәде, гәрчә аларның көн кадагына сугылган үзәк мәсьәләләрнең берсе булуы бәхәссез. "Ришвәтчелек тамыр җәйсә, хокук сакчыларының шәхси составы таркау дип әйтергә җирлек бар. Юл хәрәкәте иминлеге турында сүз алып барганда, ришвәтчелеккә юл куелса, тырышлыгыбызның бушка булуы шиксез", - ди Президент. Халык әйтмешли, бу "аркылыны буйга да салмау"га тиң булачак, димәк, бу проблемага мөнәсәбәт җитди булырга тиеш. "Әлеге кимчелекләрне фаш итмәскә омтылу, намус белән хезмәт итүчеләргә клеймә тагу дигән сүз", - дип, Илбашы күз буяу күренешенә юл куелмаска тиешлегенә басым ясады. Моннан тыш, Минтимер Шәймиев машина йөртү хокукларыннан азат ителгән кешеләр санының күпме булуы, кемгә нинди җәза бирелүе турындагы мәгълүматларның да докладчылар тарафыннан яңгырамавына кисәтү ясады.

Республика җитәкчесе транспорт руле артында утыручыларның дәрәҗәсен күтәрү өстендә дә җентекле эш алып барырга тиешлегенә әмер бирде. "Машина йөртүчеләр хөрмәтле кешеләргә әверелергә тиеш. Татарстан үрнәк итеп куярлык йөртүчеләр составы белән горурлана алсын иде", - ди ул.

Юл иминлеге тәэмин итүдә машина йөртүчеләрне әзерләү, аларга таныклык тапшыруга да җаваплылык сорала. Минтимер Шәймиев Татарстан автомәктәпләрендә 100 процент дәрәҗәдә үз эшенең чын осталары "үсеп чыгуына" шиген белдерде.

"Юл-транспорт һәлакәтләре санын кыскарту әмәлләрен табыгыз. Яңа елда бу юнәлештә тәввәккәл адымнарыгыз күбрәк булсын", - дигән теләктә калды ТР Президенты Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International