Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Башкортстанда узган РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында чыгышында авиация сәнәгате үсешенә илкүләм проект статусын бирергә тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, 12 декабрьдә Уфада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышы үтте, биредә төп мәсьәләләрнең берсе Идел буе федераль округы территориясендә урнашкан авиатөзелеш предприятиеләренең торышы, проблемалары һәм авиатөзелеш предприятиеләренең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру буенча чаралар булды. Әлеге мәсьәлә буенча төп доклад белән ТР Президенты Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.
Татарстан лидеры сүзләренә караганда, ависәнәгатьне үстерү Идел буе федераль округы субъектлары өчен генә түгел, ә Россия өчен тулаем алганда әһәмиятле мәсьәлә. "Авиация – бөтен ил өчен стратегик тармак, ул киләчәкне билгели. Дөньядагы эш бүленеше системасында ул Россия өчен җитештерү өлкәсендә көндәшлеккә сәләтле үсеш буенча бердәнбер перспективалы альтернатив өлкә булып тора, чөнки анда дистә еллар буена җыелган барлык интеллектуаль, инновацион, югары технологияле потенциал тупланган", - дип ассызыклады ул.
Минтимер Шәймиев искәртеп узганча, авиация сәнәгате вәкилләре белән кайбер төбәк җитәкчеләренең күп санлы тәнкыйди чыгышларыннан соң, РФ Президенты йөкләмәләре буенча 2005 елның февраль аенда авиатөзелеш үсеше проблемалары буенча программалы документлар - Авиация сәнәгате үсеше стратегиясе, "Гражданнар авиациясе техникасы үсеше" федераль максатчан программасы, 2007-2015 елларга Дәүләт кораллану программасы һәм Бердәм авиатөзелеш корпорациясе оештыру турында карар кабул ителде. "Кызганычка каршы, әлеге чаралардан соң да көтелгән тамырдан үзгәрешләр күзәтелмәде", - дип шәрехләп үтте республика башлыгы.
Ул шулай ук Идел буе федераль округы субъектлары өчен авиасәнәгать тармагының өстенлекләрен күрсәтүче фактларны мисалга китерде. Әйтик, округ территориясендә авиатөзелешнең тулы циклын тәэмин итүче 81 предприятиедән торган илдәге иң эре комплекс урнашкан. Сарытау, Самара, Казан һәм Ульяновскида урнашкан Идел буе федераль округы предприятиеләре озак вакытлар Як-40, Як-42, Ту-154, Ил-62, Ан-124 самолетларының барлык модельләрен җитештерде. Илдә әлеге самолетларда авиапассажирлар йөртүнең 80 процентка кадәре башкарыла. Дөнья авиакомпанияләренең һәрбер 20нче магистраль самолеты Идел буе федераль округына керүче субъектлар территориясендә җитештерелгән. Идел буе федераль округында авиация өчен двигатель төзү буенча яхшы җиһазландырылган үзәкләр урнашкан. Башкортстанда, Оренбург өлкәсе һәм Татарстанда "Ка" һәм "Ми" вертолетлары җитештерелә, аларда Пермь, Ульяновски, Чабаксар, Энгельс һәм округның башка шәһәрләрендә эшләнгән агрегатлар һәм запас частьләр файдаланыла. "Алар илнең Кораллы көчләр нигезен тәшкил итә, дөньяның 80нән артык иленә җибәрелә. Округта авиатөзелеш потенциалы тупланган, аның аналоглары АКШ, Англия, Франциядә генә бар һәм хәзерге вакытта Кытайда оештырыла. Башлангыч анализлар да округта дөнья масштабында көндәшлеккә сәләтле авиация кластеры формалашу өчен барлык кирәкле шартлар барлыгын күрсәтә", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Шул ук вакытта, Татарстан Президенты Идел буе федераль округы субъектларында авиация тармагында җитештерүнең зур күләмдә кыскаруының борчулы фактларын китерде. Тармакта профильле җитештерү күләме 1992 ел дәрәҗәсенә карата 21 процентка кадәр кыскарган. Саратов авиазаводында чыгарылган самолетлар саны - 100дән 2гә, Самара "Авиакор"ында - 60тан 1-2гә, Казан авиация җитештерү берләшмәсендә 43тән 2гә кадәр кимегән. Вертолетлар җитештерү 5 тапкыр кимегән, авиация двигательләре белән дә шул ук хәл күзәтелә.
Шул ук вакытта төбәкләрнең үз инициативалары буенча уңай тәҗрибә дә җыелган. Кызганычка каршы, Минтимер Шәймиев билгеләп узганча, ул бары "фрагментар" рәвештә генә. Башкортстан бюджетыннан турыдан-туры ярдәм итү нигезендә Ка-226.50 һәм Ка-31 һәм Ка-32 вертолетлары үзләштерелгән. Төбәкләрдән ярдәм итү Самара "Авиакор"ында Ан-140, Оренбургның "Стрела" заводында Ка-226 вертолетларын үзләштерергә булышлык иткән. Татарстанда Республиканың эчке ресурсларыннан авиапроектларга 550 миллион доллар акча салынган, бу - федераль бюджеттан 5 еллык кертемнәргә тәңгәл. Әлеге акчалар ярдәмендә Ми-8 вертолетының яңа модификацияләре һәм "Ансат" вертолеты үзләштерелгән, Ту-214 самолеты эшләнгән, сертификацияләнгән һәм җитештерүгә чыгарылган, ул 4 авиакомпаниягә җибәрелгән дә инде.
Шул ук вакытта Татарстан Президенты сүзләренчә, шушы һәм башка инициативалар, федераль үзәктән тиешле ярдәм булмаса, тотрыклы үсешне тәэмин итә алмый. "Шул ук вакыт эчендә чит ил компанияләре үз хөкүмәтләре катнашында һәм агрессив сәяси лобби ярдәмендә соңгы 15 ел эчендә куәтле үсеш алды һәм алар Россия авиапродуктларына тиңдәш югары көндәшлекле производствога ия, - дип ассызыклады М.Шәймиев. - Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәндә (аның нигезендә 7 елдан без таможня киртәләрен өчтән бер өлешкә киметергә тиеш ), шундый хәл сакланган очракта, белгечләр фикеренчә, илебез авиатөзелешен торгызу буенча тырышлыкларның киләчәге юк дигән сүз".
Татарстан башлыгы илебез авиация сәнәгате үсешен һәм яңарышын тоткарлаучы берничә факторны санап үтте. Әйтик, тармакта идарә һәм корпоратив элемтәләр системасын җимерү авиатөзелеш һәм авиация эшчәнлеге буенча бердәм сәясәтнең юклыгына китерде. "Үсеш программаларын синхронлаштыру, аларның кооперациясе һәм килешеп эшләүдән гыйбарәт төп стратегик өстенлекләр югалды", - дип мөрәҗәгать итте субъект башлыкларына Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, икенче проблемалы мәсьәлә булып киләчәккә эшчәнлекне планлаштыруның катлаулылыгы тора. "Федераль үзәк даими рәвештә тармакта "уен кагыйдәләре"н үзгәртеп торгач, ничек инде киң колачлы һәм җитди эшләрне башларга мөмкин", - диде ТР Президенты. Ул мисал сыйфатында түбәндәге фактны да китерде: Федераль максатчан программаның яңа редакциясендә шул ук федераль программада булган проектларның 90 проценты юк.
ТР Президенты фикеренчә, көндәшлекнең тигезсез шартлары шулай ук Россия авиация сәнәгатен савыктыру өчен җитди киртә булып тора. Биредә, М.Шәймиев билгеләп үткәнчә, чит ил тәҗрибәсе ярдәмгә килергә мөмкин. Франция Хөкүмәте "А-380" проектына – 18 миллиард доллар, Германия Хөкүмәте 12 миллиард доллар бүлеп биргән. Бу әлеге илләрнең, шулай ук Англия һәм Испаниянең моңарчы "Эрбас-Индастри"ны технологик җиһазландыруга гына да 36 миллиард доллар салганын исәпкә алмаганда әле. Ул "А-300" семьялыгы самолетларын киң колачлы җитештерүгә керешкәнче, 100 процентка дәүләтнеке булып калды. РФдә соңгы 4 елда авиапроектларга инвестицияләр 1 миллиард доллардан чак кына артыграк тәшкил иткән. Өстәвенә, федераль бюджет өлеше барлык чыгымнарның 30 процент кына булган. Моннан тыш, үз вакытында федераль хөкүмәт "Боинг" һәм "Аэробус"лар – Ту-204 һәм Ту-214ның аналогларын кертергә рөхсәт һәм чит ил компанияләренә илебез җитештерүчеләрендә булмаган өстенлекләрне дә бирде. Ил предприятиеләре өстәмә кыйммәт салымын тулысынча түләргә тиеш, ә чит илнекеләр аннан азат. "Россия авиациясенең киң рекламаланган RRJ үзәк проектында Идел буе федераль округының бер генә предприятиесе дә катнашмый, ә илдә кирәгеннән артык куәтләр булуга карамастан, комплектлаучы детальләрнең 80 проценты – чит илләрнеке", - дип белдерде Татарстан башлыгы. М.Шәймиев тармак үсешен тоткарлаучы һәм аның киләчәгенә янаучы факторлар арасында авиапредприятиеләрдә түбән хезмәт хакын һәм яшь кадрлар булмавын әйтеп узды.
"Россиянең дөньяда авиация державасы статусын саклап калу, авиация эшчәнлегенең чит дәүләтләргә бәйлелегенә юл куймау, хәрби авиация потенциалына ярдәм итү өчен без авиация үсешенә илкүләм проект дәрәҗәсен бирергә тәкъдим иттек", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. Аның сүзләренә караганда, проект бу очракта анык техник, технологик, икътисади һәм вакытлы юнәлешләргә ия булырга тиеш. Ул РФ Хөкүмәте, Дәүләт Думасы яклавында профессионаллар тарафыннан эшләнергә тиеш. "Мондый алым Россия һәм чит ил инвесторларына Россия программалары һәм проектларында юнәлеш таба белергә мөмкинлек бирәчәк, - диде республика башлыгы. – Бу шәхси капитал катнашындагы тәүге реаль илкүләм проект, чын мәгънәсендә хосусый-дәүләт партнерлыгы булачак".
Татарстан лидеры фикеренә башка төбәк башлыклары, шул исәптән Самара өлкәсе губернаторы Константин Титов һәм Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов актив теләктәшлек күрсәтте. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов совет әгъзаларына әлеге мәсьәлә буенча йомгаклау карарларын Дәүләт Советы яки Россия Хөкүмәтендә тикшерелүгә чыгарырга тәкъдим итте. Шул ук вакытта Татарстан Президенты альтернатив тәкъдим дә кертте: аның фикеренчә, илнең авиация сәнәгатенең критик хәле әлеге проблеманы Россия Куркынычсызлык советында карауны таләп итә. Александр Коновалов Минтимер Шәймиев фикере белән килеште һәм бу тәкъдимне Совет утырышының йомгаклау карарына кертергә күрсәтмә бирде.
Чара тәмамлануга, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов журналистларга биргән интервьюсында билгеләп үткәнчә, төбәкләрнең позициясе Россия Хөкүмәтенә күп мәртәбәләр җиткерелде, ә РФ Президенты Администрациясендә авиация сәнәгате тармагын үстерү буенча тулы бер тәкъдимнәр пакеты бар. "Төбәкләрнең тәкъдимнәре РФ Президентының Россия икътисадын модернизацияләү, дөнья базарында көндәшлекне күтәрү буенча белдергән төп фикеренә муафыйк булуын исәпкә алып, әлеге проблемалар буенча фикер алышуны билгеле бер югарылыкка күтәрергә вакыт җитте дип саныйм, - диде Александр Коновалов. – Аерым алганда, мин Татарстан Республикасы Президенты белән әлеге мәсьләне РФ Куркынычсызлык комитетының киләсе утырышларының берсендә карарга дигән тәкъдиме белән тулысынча килешәм. Мин бу сорауны куячакмын".
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышы кысаларында бүген шулай ук яшьләр сәясәте үсеше һәм округ субъектларында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышы мәсьәләләре каралды. Татарстан ягыннан Совет утырышында шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика прокуроры Кафил Әмиров һ.б. катнашты.