Минтимер Шәймиев РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнаша

2006 елның 12 декабре, сишәмбе

12 декабрь көнне Уфада РФ Президентының Идел буе федераль округы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның чираттагы утырышы уза. Совет утырышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.  

Субъект башлыклары һәм Советның башка әгъзалары РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов рәислегендә яшьләр сәясәте, авиация сәнәгатен үстерү һәм округ төбәкләрендә өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыша. ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Идел буе федераль округы территориясендә урнашкан авиатөзелеш предприятиеләренең торышы, проблемалары һәм көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру чаралары" доклады белән чыгыш ясады. Утырыш Дәүләт Җыены – республика Корылтае бинасында уза.

Совет утырышын ачып, Александр Коновалов дәрәҗәле җыенда катнашучыларны Россия Федерациясе Конституция көне белән котлады һәм РФ Президенты указы нигезендә дәүләт бүләкләрен тапшырды. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Марсель Галимәрдәнов күп еллык һәм намуслы хезмәт өчен Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде. 

Бүген Уфада парламент бинасында Идел буе федераль округында суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча Ведомствоара киңәшмә дә узачак. "Президент-отель"нең конференцияләр залында Идел буе федераль округының гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү буенча Иҗтимагый Совет утырышы узачак. Утырыш барышында яңа "Россия Федерациясенең дәүләт символикасы. Идел буе федераль округы" электрон дискы тәкъдим ителәчәк. Иҗтимагый Советның 2006 елда эш нәтиҗәләре һәм 2007 елга планнары тикшереләчәк, яшьләр проблемалары, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәт мәсьәләләре турында фикер алышыначак.  

Утырышларда Идел буе федераль округының барлык төбәк җитәкчеләре, Россия Президенты Администрациясе, федерация Советы һәм РФ Дәүләт Думасы, федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре, галимнәр, профсоюз лидерлары, эшмәкәрләр, мәдәният әһелләре катнашачак.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International