Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Тукайның тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы кичәдә катнашты

2006 елның 15 декабре, җомга

15 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә Россиянең Дәүләт академия Кече театры сәхнәсендә узган тантаналы кичәдә катнашты.

Чарада шулай ук мәдәният һәм кинематография Федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Швыдкой, РФ Дәүләт Думасы Рәисенең ("Бердәм Россия") беренче урынбасары Олег Морозов, Мәскәү мэрының беренче урынбасары Людмила Швецова, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин, республиканың мәдәният эшлеклеләре катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кичә Мәскәү тамашачыларының, беренче чиратта, башкаладагы татар диаспорасы вәкилләренең гаять зур игътибарын җәлеп итте. Залда алма төшәрлек тә урын булмавы әнә шул хакта сөйли. Тантаналы кичәне Россиянең Мәдәният һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы Татарстанның Россиядәге Тулы хокуклы вәкиллеге теләктәшлегендә оештырды.

Кечкенә генә кереш өлештән соң сәхнәгә концертны рәсми төстә ачып җибәрү өчен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев чакырылды. Зал аны баскан хәлдә көчле алкышларга күмеп сәламләде. "Бу алкышлар, беренче нәүбәттә, бөек Тукаебызга адресланган", - диде ТР Президенты.

"Без балачактан ук аның әкиятләрен һәм шигырьләрен тыңлап үстек, яшьлегебездә "Зиләйлүк"не җырладык. Һәр шагыйрь ана теленә дан җырлаган, ә Тукайның "Туган тел" шигыре исә халык гимнына әверелде, - дип ассызыклады үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев. - Тукай иҗаты шундый ки, аңа кайта-кайта мөрәҗәгать итәсең, еллар үткән саен анда яшь чагында башка да кереп карамаган яңа мотивларга тап буласың. Кайбер шигырьләрен яттан белсәң дә, аларда бөек сүзнең акыл җитмәслек тирәнлеген күреп таң каласың".

ТР Президенты сүзләренә караганда, бөек шагыйрьнең иҗаты күп еллар дәвамында үзенең әһәмиятен югалтмый. Ул шагыйрьнең хрестоматияләргә кергән, татарларга Төркиягә күчеп китәргә тәкъдим итүчеләргә җавап рәвешендә язылган "Китмибез!" шигырен искә төшерде. Бу – безнең радикалларга да, Россияне рус халкы дип кенә күрергә теләүчеләргә дә саллы җавап", - дип үз фикерен белдерде республика Президенты. Минтимер Шәймиев Тукайның татарлар һәм руслар арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйле шигъри юлларын мисал итеп китерде.

Татарстан Президенты татар әдәбияты классигының тәрҗемәи хәленә җентекләбрәк тукталды, шул исәптән аның балачагындагы төп маяклар – Кушлавыч һәм Кырлай авыллары, Уральскидагы тормыш юлын искә төшерде. Сүз уңаеннан, әле күптән түгел генә Казакъстанның әлеге шәһәрендә Габдулла Тукайның һәйкәле һәм музее ачылган иде. Шуңа бәйле рәвештә Минтимер Шәймиев Уральски шәһәре җитәкчелеге һәм шәхсән Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка ихлас рәхмәтләрен ирештерде.

"Габдулла Тукайның әдәби һәм иҗтимагый мәйданга килүе очраклы рәвештә генә булмаган, - дип дәвам итте ТР Президенты. – Төрле халыклар тарихында шундый чорлар күзәтелгән – милли тормыш кинәттән үсеш кичереп, атаклы шәхесләр дөньяга аваз салган. Моңа Ауропада Ренессанс дәверен мисал итеп китерергә мөмкин. Татар халкы мондый давыллы чорны XIX йөз ахыры XX йөз башында кичергән". Минтимер Шәймиев ул дәвердә Казанда яшәгән атаклы шәхесләр – Сәгыйть Рәмиев, Гаяз Исхакый, Дәрдмәнд, Мәҗит Гафури, "татар Островские" Галиәсгар Камал һәм Тукайның иң якын дусларыннан берсе булган язучы Фатих Әмирхан исемнәрен искә төшерде. Тукай, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган күп кенә шәкертләр кебек, бөек остазы Галимҗан Баруди йогынтысында, Шәрык цивилизациясе белән бергә, үз игътибарын рус һәм Ауропа мәдәниятенә дә юнәлтә башлый. "Тукай күп сөйләшмәгән. Дипломатларча, һәр сүзен җиде кат үлчәп кенә сөйләгән, - диде Минтимер Шәймиев, шагыйрьнең замандашлары истәлекләрен мисалга алып. – Ул бары тик шигърият белән генә яшәгән һәм бу мәгънәдә аны изгеләр рәтенә кертергә мөмкин. Казанда Тукай, язмыш тарафыннан аңа бик аз гомер бирелгәнлеген белгән кебек, эшләгән дә эшләгән. Газета һәм журналларны аның шигырьләре "басып алган", нәширләр, газета һәм журнал мөхәррирләре бер-берсен бүлеп әсәрләрен үзләрендә бастырырга чакырган, бай сәүдәгәрләр дәвалану өчен акча тәкъдим иткән".

Татарстан Президенты фикеренчә, Тукайның бөеклегендә рус әдәбиятының да өлеше шактый зур. Татарлар рус классикасын күбесенчә ачыктан-ачык Пушкинга охшарга тырышкан Тукай аркасында кабул иткән. Үз чиратында Үзәк Азия халыклары Пушкинны беренче мәртәбә Тукай тәрҗемәләре аша белгән. "Тукай иҗаты инде күптәннән барлык төрки халыкларның мәдәни казанышына әверелде. Әгәр Гафур Голәм, Мохтар Ауэзов, Берды Кербабаев һәм әле күптән түгел генә арабыздан киткән Мостай Кәрим кебек классиклар Тукайны үзләренең укытучылары итеп таныйлар икән, бу – безнең мәдәниятләрнең якынлыгы, тамырларыбыз һәм тарихи язмышларыбызның уртаклыгы хакында сөйләүче саллы дәлил, - диде Татарстан Президенты. – Безнең гомуми рухи тормышыбызда Тукай кебек шәхеснең булуы халыклар бердәмлеген тирән эчтәлек белән баета". М.Шәймиев шулай ук Тукай иҗатына Есенин һәм Горькийның соклануын, аның шигырьләрен Анна Ахматова һәм Семен Липкин тәрҗемә итүен дә ассызыклады. ТР Президенты Венера Вәливаның тәрҗемәләрен аерым билгеләп үтте.

Узган елда билгеләп үтелгән Казанның 1000 еллык юбилее хакында сөйләгәндә, Минтимер Шәймиев әлеге бәйрәмгә әзерлек кысаларында Татарстан башкаласында күп кенә биналарның төзекләндерелүен, метро сафка басуын, зур сәүдә үзәкләре ачылуын ассызыклады. Соңгы елларда 1000 еллык башкала абруйлы Халыкара фестивальләр һәм форумнар үткәрү урынына әверелде. Моннан тыш, Казан 2011 елда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрүгә дәгъва итүче шәһәрләр арасына да керә. Бу исә башкалабызны "югарыда утыручылар"ның да тануы хакында сөйли. "Бүген Тукай Казаныбыз белән горурлану хисләрен белдерер өчен ихлас, үтемле сүзләр табар иде дип уйлыйм", - диде ул.

"Бүгенге көндә Тукайга багышлап йөзләгән әсәрләр иҗат ителгән, күп кенә фильмнар төшерелгән, урамнарга аның исеме бирелгән, аңа һәйкәлләр куелган, музейлар ачылган. Аннан соң татар әдәбиятына күп кенә талантлы шагыйрьләр килде, әмма аларның барысы да үзләренең уй-фикерләрен бөек Тукай иҗаты белән дөресләде, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. – Тукай милли үсешкә юнәлеш бирде һәм без шуңа тугры булып калдык. Ул әдәбиятка борылышлар чорында аяк басты. Ул чагында татарлар үзләре турында бар дөнья ишетерлек итеп аваз салды. Бу дәвер безнең язмышыбызда мәңгелеккә калачак".

Тантаналы кичә "Туган җир", "Балачак", "Казан", "Тукайның мәхәббәте", "Тукай һәм яшьләр" дип исемләнгән биш тематик өлешкә бүленгән иде. Концерт кысаларында "La Primavera" оркестры, "Казан" бию ансамбле, Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры, "Мизгел", "Авеню" һәм "Айгөл" вокаль коллективлары, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбле, Г.Камал театры артистлары, танылган эстрада җырчылары, төрле иҗат коллективлары чыгыш ясады. СССРның халык артисты Василий Лановой Тукайның атаклы "Пар ат" шигырен укыды. Бөек шагыйрьне искә алу кичәсе, күркәм традициягә әверелгәнчә, Тукайның татар мәдәниятенең үзенчәлекле гимнына әверелгән "Туган тел" җырын күмәкләп башкару белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International