22 декабрьдә республика закон чыгару органының агымдагы елда соңгы җыены – 28нче утырышы үтте. Аның эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республика Конституция, Арбитраж суды, Прокуратура вәкилләре, Россия Федерация Советындагы Татарстан әгъзалары катнашты.
Көн тәртибендә барлыгы 50дән артык мәсьәлә бар. Аларның бер өлеше төбәкләрдәге закон чыгару органнарының төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрен үз эченә ала. Бүгенге утырышта депутатлар "ТР дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" ТР Кануны проектын өченче укылышта; "2007-2010 елларга ТР хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программасын, шулай ук Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында, 2006-2020 елларга ТР ягулык-энергетика комплекслы программасын раслау хакындагы мәсьәләләр дә икенче укылышта карарга әзерләнә. Көн тәртибендә шулай ук Татарстан Мәгарифне үстерү институты язмышы турындагы мәсьәләне керттеләр. Моның хакында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин аңлатма бирде.
Өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советы егерме сигезенче утырышында шулай ук "2006 елга ТР бюджеты турындагы" законга үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Бу бюджетка өстәмә кергән финанслар һәм аны ел ахырына кадәр тиешле максатларга бүлү зарурлыгы белән бәйле.