Минтимер Шәймиев республика яһүдләр җәмгыяте вәкилләрен Ханука бәйрәме белән тәбрикләде

2006 елның 18 декабре, дүшәмбе

18 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә республика яһүдләр җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.

Мәгълүм булганча, яһүдләрнең төп бәйрәмнәреннән берсе – Ханука ("Изгеләндерү") – яктылыкка өндәүче, тормышчанлык белән сугарылган күңелле бәйрәм. Быел Ханука 16 декабрьдән алып, 23 декабрьгә кадәр билгеләп узыла. 18 декабрь – бәйрәмнең өченче көне, Каббала – яһүд рухи тәгълиматы нигезендә, "өч" саны тотрыклылык, баланс һәм гармонияне (тифэрэт) аңлата.

Минтимер Шәймиев яһүдләрне Ханука бәйрәме белән тәбрикләп: "Миң иң беренче чиратта шәхсән үз исемемнән, ТР Хөкүмәте һәм ТР Дәүләт Советы исеменнән, сезне олы бәйрәмегез белән котлыйм һәм Татарстанда ныклап урнашкан бердәмлек, үзара аңлашуга нигезләнгән толерантлык мөнәсәбәтләренә һәм традицияләргә сакчыл карап, аларның югалмавына ышанам", - диде. Илбашы төрле диннәрнең традицияләрен һәрвакыт саклап килергә, үстерергә, буыннан буынга тапшырырга киңәш итте.

Татарстан яһүд җәмгыятенең баш раввины Ицхак Горелик җавап чыгышында кеше тормышына һәм сәламәтлегенә, үзе сулаучы һава тәэсир итүенә ишарә ясады. "Рухи яктан да кешенең үзен яхшы хис итүе, хакимлек итүче атмосферага бәйле һәм ул кешеләрнең уй-хыялларына һәм фикерләренә тирән тәэсир итә",- дип ассызыклады Ицхак Горелик. Ул Татарстан Президентының республикада төрле дин вәкилләренә яшәеш өчен кулай шартлар, тыныч атмосфера тудыруына да басым ясады.

Журналистларның сорауларына җавап биргәндә, Ицхак Горелик 10 ел элек Казанда яһүдләр өчен бирелгән синагога бинасына рәхмәтен җиткерде. Раввин әйтеп китүенчә, әлеге бинаны тапшыру Россия тарихында беренче мисал буларак теркәлгән.

Ицхак Гореликка Минтимер Шәймиев очрашу ахырында "Казанның 1000 еллык истәлегенә" медален тапшырды.

Мәгълүм булганча, 2007 ел хәйриячелек елы булып игълан ителде. Яһүдләр җәмгыяте дә бу изге гамәлләрдән читтә тормый. "Казандагы "Хэсэд Моше" яһүд хәйрия үзәгенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең саны 3 мең кешедән гыйбарәт. Үзәк пенсия яшендәгеләргә һәм авыруларга бик теләп ярдәм күрсәтә", - диде Ицхак Горелик. Республикада яшәүче яһүдләр саны 10 меңгә якын кеше, дип белдерде раввин.

Ханука бәйрәменең тарихына килгәндә, Беренче Храм таркалгач һәм аның артыннан Вавилон әсирлегеннән соң, 3338 елда яһүд елъязмасы буенча Иудея дәүләт мөстәкыйльлеген югалткан һәм фарсылар дәүләте өлешенә әверелгән. 3622 елда Храм кабат изгеләндерелә. Руханилар Менора утларын кабат кабызырга тиеш булган, әмма бөтен Храмда зәйтүн мае булган бер генә ябык шешә дә калмаган. Озак эзләнүләрдән соң, май салынган бер шешәгә тап булынган. Аның эчендәге май җитәрлек күләмдә булмаса да, менора кабызу турында карар кылынган. Шулвакыт Храмдагылар гаҗәеп могҗиза шаһитлары була: якын сигез көн дәвамында ялкын сүнмәгән. Шушы вакыйга хатирәсе итеп, зирәкләр Ханука бәйрәмен гамәлгә керткән һәм шуңа багышлап утларын кабыза торган булган. Ханука утларын кабызу мәҗбүри төстә алып барылган: хәтта хәер сорашуга калган ярлы-ябагай да, ханука шәмнәре өчен май сатып алыр өчен, күпмедер күләмдә бурычка акча алып торырга яки үз киемен булса да сатарга тиеш булган. Бәйрәмнең һәр кичендә шәмнәрдә ут пәйда була: берәр шәм һәр кичне куелырга тиеш. Кагыйдә буларак, моның өчен махсус шәм асты – ханукия кулланыла.

Очрашуда ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Александр Терентьев, ТР Министрлар Кабинетының Дин эшләре буенча совет рәисе Ринат Нәбиев, Казан шәһәре яһүд җәмгыяте рәисе, "VELD Компаниясе" ҖЧҖ генераль директоры Александр Вельдер, Казан шәһәре Думасы депутаты, Казан Яһүд җәмгыяте советы әгъзасы, "Мәйдан" җитештерү-коммерция фирмасы генераль директоры Мария Горшунова, Казан Яһүд җәмгыяте советы әгъзасы, "Абак" ЯАҖ генераль директоры Феликс Маркман, "Хэсэд Моше" яһүд хәйрия үзәге директоры Анна Смолина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International