Минтимер Шәймиев фән һәм техника өлкәсендә 2006 елның Дәүләт премияләрен тапшырды

2006 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

21 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, фән һәм техника өлкәсендә 2006 ел ТР Дәүләт премияләрен тапшырды.

"Яңа елга аяк басу көннәре якынлашканда, мин фәнни эшчәнлекләренең иҗат җимешләре аша республика прогрессын тәэмин итүче һәм прогресс авангарды башында торган галимнәрне күрүемә бик шатмын. Сез барыгыз да Татарстанның көндәшлеккә сәләтле булуына, икътисади сәләтен көчәйтүгә ярдәм итәсез", - дип сәламләде Илбашы лауреатларны. "Якын киләчәктәге елларда фән һәм техника роле әле беркайчан да күрелмәгән дәрәҗәдә үсеш кичерәчәк", - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Президент лауреатларны "җиңүчеләр" дип атап, аларны шәхсән үз исеменән, ТР Хөкүмәте һәм ТР Дәүләт Советы исеменнән тәбрикләде. “Алга таба да уңышлар юлдаш булсын, казанышларыгыз, керткән өлешегез өчен бик зур рәхмәт", - дип котлады Президент.

Быел фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премияләре гуманитар, табигый һәм техник фәннәр үсешенә, яңа технологияләр эшләү һәм аларны куллануга кертүдәге өлеше, фән һәм техника казанышларын гамәлгә кертү нигезләре буенча җитештерү нәтиҗәләре өчен бирелде.

"Махсус киңәйтелгән торбалар кулланылышында нефть һәм газ скважиналарын ныгыту өчен яңа технологияләр һәм техник чаралар керткән өчен" Дәүләт премиясенә җаваплылыгы чикләнгән "Татнефть-Регионы" җәмгыятенең идарә компаниясенең бораулау буенча баш белгече, техник фәннәр докторы Габдерәшит Габдрахманов, Бөгелмә шәһәренең "Наука" ҖЧҖ әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, техник фәннәр кандидаты Альберт Зәйнуллин, икътисад фәннәре кандидаты, "Татнефть" ААҖ генераль директор урынбасары, "Татнефть-Регионы" ҖЧҖ идарә компаниясе директоры Хәмит Кавиев һәм башкалар лаек булды.

"Түбән олефин, бутадиен һәм бензол, аларны җитештерүгә кертү нәтиҗәлелеге һәм куәтен арттыру буенча эшчәнлек комплексының фәнни һәм гамәли нигезләрен эшләү" номинациясендә премия "Түбән Кама нефтехим" ачык акционерлык җәмгыяте, Казан дәүләт технология университеты вәкилләренә тапшырылды.

Яшел Үзән районы "Серго исемендәге завод" җитештерү берләшмәсе" федераль дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Радик Хәсәнов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының "Республика кан тапшыру станциясе" дәүләт медицина учреждениесенең баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Евгений Сидорук, фармацевтика фәннәре кандидаты, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева һәм башкалар "Медицина практикасына донор канын һәм аның компонентларын саклау буенча югары сыйфатлылыкны һәм аны куллануда нәтиҗәлелекне тәэмин итүче яңа буын суыткыч техникасын җитештерү"дәге казанышлары өчен бүләкләнде.

"Ван-флеков парамагнетиклар физикасы" хезмәтләр циклы өчен премияләр физика-математика фәннәре докторлары һәм Казан дәүләт университеты профессорлары Семен Альтшулерга һәм Михаил Тепловка үлгәннән соң бирелде. Фәннең физика тармагына керткән өлеше өчен дәүләт премиясен шулай ук физика-математика фәннәре докторы, КДУның квант электроникасы һәм радиоспектроскопия кафедрасы мөдире Морат Таһиров яулады. Тантанада Морат Таһировның күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның оныгы булуы да әйтелде. "Бабам һәрвакыт физика күренешләре белән кызыксынып килде, миңа: "Морат, миңа кара ядрәләр, артык түбән температуралар, нейтрино турында сөйлә әле", дип мөрәҗәгать итүе истә", - ди Морат Таһиров.

"С-һәм О-нитрокушылмаларның молекуляр төзелеше, аларның барлыкка килүе реакцияләре механизмнары һәм мономолекуляр таркалуы", "Клиник медицинада миофасциаль авыртуның фундаменталь һәм гамәли аспектлары", "Татарстанда игенчелекнең биологик факторлары нигезендә бөртекле ашлык җитештерүдә ресурсларны саклау технологияләрен кертү" эшчәнлекләрендә дә галимнәр Дәүләт премияләренә лаек булды.

"Диахроник һәм синхроник аспектларда татар әдәби теле" хезмәтләр циклы өчен премия филология фәннәре докторы, КДУ ның татар теле кафедрасы профессоры Вахит Хаковка тапшырылды.

Тантаналы чарада шулай ук ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International