20 декабрь көнне Казанның "Корстон" үзәгендә Татарстан Республикасы Эшкуарлар җыены эшли башлады. Әлеге җыен эшендә эшкуарлар белән бергә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының административ совет рәисе - "Диалог-инвестментс" ААҖ директорлар советы рәисе Александр Таркаев та катнаша.

Эш көне ике өлешкә бүленде. Башта эшкуарлар аерым тематик секцияләрдә аралашты. Алар барлыгы алтау иде. Көннең икенче яртысында ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге пленар утырыш узачак. Һәр секциянең уртак аралашу нәтиҗәсендә туган фикерләре һәм тәкъдимнәре җыенның гомуми резолюциясендә урын табачак.
"Бизнес, фән һәм мәгарифнең квалификацияле кадрлар әзерләүдә хезмәттәшлек итүе" - секция утырышларының берсе әнә шул актуаль проблемага багышланды. Эшмәкәрләр белән фикер алышырга ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов, "ТИСБИ" идарә Академиясе ректоры Нэлли Прусс, югары уку йортлары ректорлары һ.б. җаваплы затлар килгән иде.

Эшмәкәрләр һөнәр училищелары, техникум-колледжлар, вузлар тәмамлаган белгечләрнең бүгенге этапта әзерлек дәрәҗәсе бизнес таләпләренә тулысынча җавап бирми, дигән фикердә. Алар белдергәнчә, мәгарифнең гамәлдәге стандартлары яшь белгечләргә бизнес теләгәнчә базар мөнәсәбәтләренә кереп китәргә комачаулый. Бу – халык хуҗалыгының һәр тармагы өчен актуаль мәсьәлә. Илдә башлангыч һәм урта махсус һөнәри белем бирү системасын реформалаштыру зарурлыгы әнә шуңа бәйле.
Татарстанда белем бирү кластерлары төзү шушы ихтыяҗ белән бәйләнгән. Эре бизнес предприятиеләрендә үзләренә максатчан белгечләр әзерләү буенча тәҗрибә тупланып килсә, кече һәм урта бизнес өчен әле бу яңа әйбер. ТР Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов залда утырган кече һәм урта бизнес вәкилләренә белгечләр әзерләүнең шушы кластер моделен тәкъдим итте.

"Белгечләр әзерләүнең заман таләп иткән моделенә мөрәҗәгать итүнең 2 нигезе бар, ди министр. – Беренчесе, белем бирүне модернизацияләү, дөнья базарында конкуренция тудыра алучы белгечләр әзерләү ихтыяҗы. Икенче – демографик хәлгә бәйле". Моннан биш еллар элек кенә Татарстан мәктәпләрен 60 мең укучы тәмамласа, бу уку елында чыгарылыш сыйныфларда 41 мең генә укучы исәпләнә. 2007/2008 уку елында – 25 меңгә калачак. Алдагы 10 елда хәл әллә-ни үзгәрми: мәктәпләрне тәмамлаучылар 35-37 меңнән артмаячак. Ә шул ук вакытта Татарстанның югары уку йортларының ел саен 30 мең, башлангыч һәм урта махсус һөнәри белем бирү системасының 18 әр мең кешене кабул итү мөмкинлеге бар. Шушы шартларда бу уку йортларын ничек итеп тиешле күләмдә абитуриенлар белән тәэмин итәргә? Кластер моделе шушы сорауга җавап бирә. Кластер составында бер максатка хезмәт итүче урта һәм башлангыч һөнәри уку йортларын, база предприятиесен, баш вузны берләштерә. Башлангыч һөнәри белем алып чыгучыларга бу хакта вуз диплом бирә, тели икән ул бу югары уку йортында белем алуын дәвам итә алачак. Предприятиеләр студентларга үз җитештерү мәйданнарында түләүле практика уздырырга, укып бетергәч, аларны эшкә урнаштырырга йөкләмә ала.

Министр белдергәнчә, һөнәр-техник училищеларында 11 сыйныфны тәмамлаган егет һәм кызларга өстенлек биреләчәк. Бу үз чиратында уку вакытын 1 елга калдырырга мөмкинлек бирә. Шуның 4-5 аен уку процессы алса, калган вакыт тулысынча база предприятиесендә күнекмәләр алуга багышланачак. Кече һәм урта бизнес предприятиеләре өчен кадрлар әзерләячәк һөнәри уку йортларының үз схемасы булдырылачак. Кече һәм урта бизнес вәкилләре бу системада үз урыннарын ачык күрергә теләүләрен җиткерде. Алар фикеренчә, моны кадрларга заказны формалаштыруның ачык вертикаль системасын булдырырудан башларга кирәк.
"Һөнәри белем бирү системасының заказчысы булырга тиеш. Без эш бирүче куйган таләпләрдән чыгып эшләячәкбез. Бу дәүләт сәясәтенең нигезе", – дип белдерде ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов.

Секция эшендә катнашучылар белгечләр әзерләү процессында катнашучыларның һәрберсе – чиновниклар да, бизнес структуралар да, кадрлар әзерләүче уку йортлары да даими диалог алып барырга тиеш дигән фикергә килде.
Секция утырышында, югары әзерлекле яшь белгечләр белән бергә, урта һәм кече бизнес өлкәсендә эшләүчеләрнең белемнәрен күтәрү һәм яңадан әзерләү зарурлыгын да искәрттеләр. "Элек эшмәкәрләр уңышсызлыкларның сәбәбен законнар камил булмаудан күрсә, хәзер эшмәкәрләрнең яртысы үзләрендә тиешле белем һәм әзерлек җитмәвен таный", – дип белдерде ТР Эшмәкәрлекне үстерү үзәге директоры Валерий Пичурин.