Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР Урман хуҗалыгы министрлыгын оештыру мәсьәләсен ТР Дәүләт Советына килештерү өчен тәкъдим итте.
20 декабрьдә әлеге мәсьәлә ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында тикшерелде. Татарстан Илбашы тәкъдимен ТР Президентының дәүләти-хокукый идарәсе башлыгы Рәисә Сәхиева утырышта катнашучылар каравына чыгарды. Аның билгеләп үтүенчә, "Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле рәвештә РФнең аерым актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон нигезендә, Россия субъектларының дәүләт хакимияте органнарына 2007 елның 1 гыйнварыннан урман хуҗалыгы өлкәсендә Россия Федерациясенең кайбер хокукларын гамәлгә ашыру бурычы йөкләнәчәк. Мондый тәкъдимнәр 2007 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелүче РФ Урман кодексында да бар.
Россиянең яңа Урман кодексы нигезендә субъектларга түбәндәге хокуклар – РФ субъектларының урман планнарын, урман хуҗалыгы регламентларын эшләү һәм раслау, урманнарны үзләштерү проектларына дәүләт экспертизасы үткәрү, урман фонды җирләрендә урман кишәрлекләрен даими (вакыты чикләнмәгән) файдалануга, арендалауга, бушлай вакытлыча куллануга тәкъдим итү, шулай ук урманда утыртылган агачларны сатып алу- сату буенча килешүләр төзү, шул исәптән аукционнар оештыру һәм үткәрү, урман байлыкларын дәүләти контрольдә һәм күзәтчелек астында тоту һәм башка вәкаләтләр тапшырыла.
Тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру максатыннан, ТР Президенты штатта торучыларның санын үзгәртмичә (бүгенге көндә биредә 51 кеше хезмәт куя), эшчәнлеге туктатылучы ТР буенча Урман хуҗалыгы агентлыгы – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы территориаль органы базасында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгын оештырырга тәкъдим итә. Рәисә Сәхиева билгеләп үткәнчә, тапшырыла торган хокукларны гамәлгә ашыру буенча республиканың яңа министрлыгы эшчәнлеген финанслау федераль бюджет субвенцияләре хисабына башкарылачак.
Парламент комитеты әгъзалары әлеге тәкъдим белән килеште. Бу мәсьәлә Татарстан Дәүләт Советының алдагы утырышларының берсендә көн тәртибенә кертеләчәк.