19 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Рубин" футбол клубы җитәкчелеге белән очрашты. Футболчыларны сезон ахыры белән котлап, "Рубин" клубының узып барган елдагы эшчәнлегенә, уеннарына нәтиҗә ясады, шулай ук киләсе елга финанслау, команда уенчыларын туплау мәсьәләсен карады.
.jpg)
Сөйләшүдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Барыев, клубның президенты - ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, "Татэнерго" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, "ТАИФ" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры беренче урынбасары Рөстәм Сөлтәев, "Рубин" футбол клубы" муниципаль учреждениесе генераль директоры Евгений Голов һәм команданың баш тренеры Корбан Бердыев катнашты. Алар сүзләренчә, иртәгә Казанның Спорт сараенда "Рубин" клубының еллык хисап-сайлау конференциясе узачак.

Быел команда Россия футбол чемпионатында бишенче урынны яулады. Бу урын аңа киләсе еврокубок сезонында Интертото Кубогында уйнарга мөкинлек бирә. Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, быел команда алдында кимендә бишенче урынны яулау бурычы куелган иде. "Сезон җиңел булмады. Шулай да команда формалаша бара. Киләсе уен сезонына без тагын да яхшырак әзерлектә килергә тиешбез", - диде М.Шәймиев. ТР Президенты "Рубин"ның төп химаячеләренә - "Татэнерго" һәм "ТАИФ" ачык акционерлык җәмгыятьләренә, Казан хакимияте белән Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтен белдерде. "Киләчәктә футбол үз чыгымнарын үзе каплый алырлык коммерцияле оешмага әвереләчәк. Ә хәзер исә безгә команданы һәм аның көчен саклап калырга кирәк. Юктан гына бернәрсә дә бар булмый. Футбол гомер-гомергә халыкның иң яраткан спорт төре булды. Быелгы дөнья чемпионаты да аның аудиториясе бөтен дөньяны колачлавын тагын бер кат дәлилләде. Шуңа күрә футболны үстерү авыр йөк булса да, халыкка яхшы уен күрсәтү зур шатлык хисләрен китерә", - диде М.Шәймиев.

Журналистлар белән әңгәмәдә Александр Гусев Татарстан Президенты республикада футболны "Рубин" клубы канаты астында үстерергә йөкләмә бирүен дә әйтте. Шул уңайдан "Рубин" футбол клубы яшь спортчылар өчен мәктәп-интернат ачарга ниятли. Ул киләсе елдан эшли башлар дип көтелә. "Алдагы елга куелган бурычыбыз - үзебезнең җирлектә югары әзерлекле футболчылар тәрбияләп үстерү өчен тренерлар коллективын туплау, спорт мәктәпләрен ныклап аяка бастыру", - диде А.Гусев.