25 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев республика энергия системасының 75 еллыгына багышланган тантанада энергетикларны бәйрәмнәре белән котлады.
Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.
"Татэнерго" ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Фәрдиев, чыгышында электр энергетикасы системасына дәүләт тарафыннан зур ярдәм күрсәтелүен билгеләп узды. Илшат Фәрдиев әйтеп киткәнчә, республика Президенты, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән, электр энергетикасы дучар булган кризис чоры уңышлы гына узып китеп, яңа үсеш этабы старт алган. "Электр энергетикасы үсеше – халык хуҗалыгы үсеше күрсәткече һәм сәнәгатьнең төп тармакларыннан берсе", - ди "Татэнерго" башлыгы. Ул "Казаноргсинтез", "Татнефть", "ТАИФ", "КамАЗ", "Түбән Кама нефтехим", "Түбән Кама шина" җәмгыятьләре җитәкчелегенә, "Татэнерго" белән ике арадагы тыгыз хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре өчен, олы рәхмәтен ирештерде. "Без киләчәктә энергетика куәтен тагын да арттыруны күздә тотып, җитди бурычлар билгеләячәкбез", - дип, Илшат Фәрдиев яңа елда яңа казанышлар теләде.
"Хөрмәтле энергетика өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр. Иң элек шәхсән үз исемемнән, ТР Дәүләт Советы һәм ТР Хөкүмәте исеменнән, олы бәйрәмегез белән тәбриклим", - дип башлады Илбашы үз чыгышын һәм энергетикларның нинди әһәмиятле һөнәр ияләре икәнен аңлар өчен, җылылык һәм утны гына сүндерү дә җитә калуын ассызыклады. "Сездән башка бернинди бәйрәм дә уздырып булмый, рәхәт тормышны да күз алдына китереп булмый", - дигән сүзләре белән Минтимер Шәймиев тагын бер кат энергетикларның җитди эшчәнлекләрен шәрехләде. "Сез башкарган гамәлләр җентекле хезмәт, тырышлык таләп итә", - ди республика җитәкчесе алар турында.
"75 ел уйлап карасаң, озын гомер дә түгел, әмма дә ләкин шушы кыска дәвер эчендә электроэнергия үсешенең нинди югары дәрәҗәгә ирешүе горурланырлык", - ди Президент. Аның сүзләренә караганда, соңгы ун елда электр энергиясе челтәре үсеше республикада алга китешнең иң ачык күрсәткече. "Бүген сез Россия Федерациясендә иң нәтиҗәле эшләүче оешмалар дәрәҗәсенә үсеп җиттегез. Үз продукцияңне сатуга чыгара белү, шул ук вакытта конкурентлыкка сәләтле булып кала белү дә осталык сорый. Әмма тагын да камилләшү өчен шартлар, мөмкинлекләр бар. Безнең энергия үз кыйммәтен үзе акларлык булырга тиеш. Бүгенге көндәге сәнәгатьнең энергетика тармагында көч түгүче хезмәткәрләрнең моңа ирешәчәгенә минем шигем юк ", - ди Минтимер Шәймиев. Потенциалның артуы күзәтелгән очракта да, ул һичшиксез, электр энергиясенә ихтыяҗның артуына этәргеч ясый, дип саный Татарстан башлыгы. Ул шулай ук электр энергетикасы системасына нигез салган һәм аның ныклы үсешен тәэмин иткән энергетикларны - Николай Маныкин, Виктор Шебанов һәм башкаларны да искә алып узды.
"Тормыш үзгәрә бара, аның белән бергә бурычлар, вазифалар да җитдирәк төс ала бара. Генерацияләнүче егәрлекләр нәтиҗәлелегенең күбрәк чагылыш табуы зарур", - ди Минтимер Шәймиев. Президент фикеренчә, электр энергетикасы системасы, башка сәнәгать тармакларына тамырланып китәргә дә алшартлар тудыра.
Тантана Минтимер Шәймиевның дәүләт бүләкләрен тапшыруы белән дәвам итте. "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале Урыссу ГРЭС директоры Владимир Петровка тапшырылды. "ТР атказанган икътисадчысы" мактаулы исеме "Генерирующая компания" ААҖ идарәсенең баш хисапчысы Екатерина Земцовага һәм Түбән Кама ТЭЦның икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Наталья Никилинага бирелде. "ТР атказанган энергетигы" мактаулы исеменә "Әлмәт электр челтәре" оешмасы директоры Гамир Латыйпов, Түбән Кама энергетика челтәренең Зәй участогы башлыгы Анатолий Моргачев, Түбән Кама ТЭЦ директоры Рамил Хөсәенов, "Казан җылылык челтәре" предприятиесе директоры Рамил Уразаев, "Камэнергохолдинг" оешмасы генераль директоры Хәмис Мәхәнов һәм "Татэнерго" генераль директоры урынбасары – техник директоры Илгизәр Гайфуллин лаек булды.
Бүгенге көндә Татарстан энергохолдингы алдында төрле дәрәҗәдәге проблемалар бихисап. Бу генерацияләнүче егәрлекләрнең яңаруы, электр һәм җылылык энергиясен тапшыруда камиллек, кече энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык белән берләшү, шулай ук кече предприятиеләр өстеннән дә ныклы идарәчелек һәм башкалар.