Татарстанның уку алдынгылары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтләре активистлары, спорт бәйгеләре җиңүчеләре, балалар йортларында тәрбияләнүче ятимнәр 28 декабрьдә Кырлай урманына сәяхәт кылды. Алар һәммәсе дә Казанның "Татнефть-Арена" боз сараенда узган Республика Яңа ел чыршы бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев кунаклары булды.
.jpg)
7 мең тирәсе баланы үзендә очраштырган тамаша, Татарстанда Әдәбият һәм сәнгать елының ахырына якынлашуы һәм киләсе елның хәйрия елы буларак игълан ителүе белән башланып китте. Боз өстендә гаҗәеп үзенчәлекле шоу элементлары, күпсанлы заманча лазер һәм пиротехник махсус эффектлар кулланылган театраль тамаша нигезенә татар халык әкиятләре һәм телевизор экраннары аша балалар яратып өлгергән мультфильм сюжетлары салынган иде. Шунысы игътибарны җәлеп итте: әкият каһарманнары һәм эстраданың танылган йолдызларының чыгышлары бергә үрелеп барды. Бу шул рәвешле узып баручы әдәбият һәм сәнгать елына нокта куелу сыман кабул ителде.
Төрле әкият, мультфильмнардан күренешләр "Мгновение" бию театры биючеләренең чыгышларында чагылыш тапты. Алга таба бәйрәм кунакларын боз өстендә узган ел Россия чемпионы исемен алган "Ак Барс" хоккей командасы капитаны Алексей Морозов сәламләде. Ә яшь хоккейчылар кәшәкәләрен күтәреп, остазлары артыннан ашыкты.

Тамаша залдагы балаларны җанландыру һәм җылытуга корылган төрле күнегүләргә дә бай булды. Алар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каләме белән туган "Шүрәле" әкиятенең төп каһарманын да бертавыштан чакырды. Шүрәле сәхнә түренә, киноэкраннарда кара Кырлай урманы, Шүрәле, аның бармагын бүрәнәгә кыскан Батыр күренешләре астында чыкты. Аның балалар каршына чыгуы Шүрәлене күзалларга мөмкинлек биргән куркыныч көй белән озатылды. Баш Шүрәледән тыш, боз өстендә тимераякта нәни Шүрәлеләр дә осталыкларын күрсәтте.
Шүрәле гомер кичерә торган урманга, аның туган көненә дип, акрынлап айга менгән Зөһрә, Су анасы, Алтынчәч, Турай Батыр җыела башлады. Алар барысы да Габдулла Тукайны "Әкият бабасы" дип атап, агымдагы елда аның тууына 120 ел тулу вакыйгасы билгеләп узылганын искәртте. Айга менгән Зөһрәнең югалган, ваз кичелгән саф мәхәббәтенең кичерешләрен эстраданың яшь җырчысы Мәликә сурәтләде. Алтынчәч, Турай Батыр кебек каһарманнарның чыгышлары биюләр белән ямьләндерелде.
Менә акрын гына халык көе яңгырый... Әлеге көй астында Кырлай авылыннан күренешләр тасвирлана, милли киемнәр кигән тимераякта шуучы малайлар һәм кызлар татар халкының зур бәйрәме – Сабантуйның гореф-гадәтләре һәм йолаларын яктыртырга омтыла. Рус халык биюен дә егетләр-кызлар искиткеч осталык белән башкарды. Чират Габдулла Тукайның тагын бер күренекле әкият каһарманы - Су анасына да җитте. Аның тышкы кыяфәтенә охшатып киенгән эстрада җырчысы Ләйсән Гыймаева тамаша кунакларына "Яшьлегем чишмәләре" җырын да бүләк итте.

Мәгълүм булганча, Казан 2011 елда Бөтендөнья Җәйге Универсиада уздыруга дәгъва итә. Залдагы кунаклар бу уңайдан фигуралы шуу, нәфис гимнастика һәм акробат осталарының да чыгышларын тамаша кылды. Парлы шуу буенча дөнья, ике мәртәбә Ауропа чемпионнары исемен яулаган Алексей Тихонов һәм Мария Петрованың чыгышлары аеруча күңелләргә хуш килде.
Сәхнәдә Багдад кунагы – Синдбад-сәяхәтче та шәрыкъ биюен башкарган кызлар белән берлектә көнчыгыш дөньясын тасвирлады. Балаларның яраткан каһарманнары - Гарри Поттер һәм Шрек та бүгенге тантананың мәртәбәле кунаклары исемлегендә иде. Барлык кунаклар да чакырылып беткәч, ниһаять, укучыларны милиция машинасы озатып килгән лимузин машинасыннан төшкән кадерле кунаклар – Кыш бабай һәм Кар кызы тәбрикләде. "Яңа ел төкле аягы белән меценатлык, иганәчелек, хәйриячелек, җан игелеклелеге, изге гамәлләр, шәфкатьлелек, күңел матурлыгы кебек күркәм сыйфатларны ияртеп килә", - ди Кыш бабай. Аның фәрманы белән, тантананың бизәге булып саналган яшел чыршы утларын кабызгач, котлау сүзләре һәм теләкләр белән балаларга ТР Президенты Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте.
"Менә ичмасам тамаша. Сез ял итә беләсез – булдырасыз! Киләчәктә дә Яңа елда сезгә матур итеп яшәргә, исән-сау укырга, томышта актив катнашырга язсын. Җәмгыятьнең уңай гражданнары булып үсегез", - дигән теләкләрен җиткерде Илбашы. "Бүген зур җиңүләр алып килүче "Татнефть-Арена" гаҗәеп мәһабәт боз сараенда балалар һәм яшьләрнең иң уңган-булган вәкилләре җыелган", - ди республика җитәкчесе. Аның тәкъдиме белән, бүгенге тамашада республиканың барлык почмакларында гомер кичерүче балаларга һәм яшьләргә Яңа ел уңаеннан тәбрикләүләр юлланды. Президент, Яңа елга аяк басар алдыннан, балаларын исән-сау үстергән, яхшы киләчәк тәэмин иткән ата-аналарга да рәхмәт сүзләрен, мәхәббәт хисләрен җиткерергә искиткеч мөмкинлек булуын билгеләп узды. Үзләренең якты киләчәкләре өчен тырышлык куйган балалар, әтиләре һәм әниләренә бертавыштан "рәхмәт" сүзен бүләк итте.

"Бүгенге Яңа ел чыршы бәйрәме татар халкының даһи улы Габдулла Тукай иҗаты рухында уза. Безнең арада Шүрәленең үзе булуы – зур могҗиза. Ә менә киләсе ел Хәйрия елы буларак игълан ителде. Һичшиксез, яңа елда һәркайсыбыз изге гамәлләр башлап җибәрү теләге белән янып йөрер. Ата-аналарыгызга, өлкән буынга, ярдәмгә мохтаҗ булган башка катлау вәкилләренә ярдәм кулы сузачагыгызга ихлас күңелдән ышанам. Без нинди генә эшкә тотынсак та, аны ерып чыгу сәләте белән горурлана алабыз", - ди Минтимер Шәймиев.
Кырлай урманын хәтерләткән зур сәхнә түрендә барлык кунаклар һәм каһарманнар да җыелып беткәч, тантана җыр һәм бию, күңел ачу белән дәвам итте. Алдынгы укучылар өчен "Иванушки" һәм "Чайф" төркемнәре чыгыш ясады. Әлбәттә, балаларга тәм-томнар да тапшырылды.