Минтимер Шәймиев Мәскәүдә РФ Дәүләт Советы эш төркеменең чираттагы утырышын уздырды

2006 елның 27 декабре, чәршәмбе

27 декабрь көнне РФ Дәүләт Советының торак-коммуналь хуҗалык комплексын реформалаштыру һәм халыкның аз керемле төркеме мәнфәгатьләрен исәпкә алып торак төзү буенча Россия субъектлары дәүләт хакимияте органнары эше проблемалары нигезендә президиум утырышын әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары әзерләнгән документлар проектларына ахыргы төзәтмәләрне керттеләр.

Эш төркеме утырышы Мәскәүдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә узды.

Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча торак һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә реформа ясау буенча республика тарафыннан тупланган уңай тәҗрибәне исәпкә алып, эшче төркемне нәкъ менә Татарстан Президенты җитәкләгән иде. Эшче төркемнең беренче утырышында РФ Дәүләт Советы президиумына әзерләнә торган доклад концепциясе тикшерелгән, төркемнең секретариат һәм редакция комиссиясе составы, мәгълүмати-аналитик материаллар исемлеге расланган. 15 декабрьдә узган эшче төркемнең икенче утырышында программа доклады җентекләп тикшерелде. Ул торакны һәркем алырлык итү һәм социаль файдаланудагы торак фондын үстерү чаралары, торак фондын модернизацияләүгә, тузган һәм һәлакәтле торак фондын бетерү буенча чараларны да кертеп, дәүләт-шәхси партнерлыгын үстерү, төзелештә һәм торак-коммуналь комплекста инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру, торак милекчеләре институтын стимуллаштыру һәм үстерүгә, торак-коммуналь хезмәтләрне тәкъдим иткәндә халыкны социаль яклау механизмнарын камилләштерүгә багышланачак.

Эшче төркемнең бүгенге утырышында РФ төбәкләр үсеше министры Владимир Яковлев, кайбер субъектлар, федералә, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, республика һәм өлкәләр, илнең әйдәп баручы предприятие һәм институтлары җитәкчеләре катнашты.

Эшче төркемнең доклад проекты, РФ Президенты йөкләмәләре исемлегендә тәкъдимнәр проекты һәм әзерләнгән мәгълүмати-аналитик материалларны тикшерү турында эшче төркем әгъзаларына РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Юрий Тыртышов сөйләде. Ул торак төзелешендәге иң авыр мәсьәләләргә кагылды. Аның сүзләренә караганда, чагыштырма торак белән тәэмин итүнең артуы торак йортларның уңайлылыгы һәм төзеклеге дәрәҗәсе белән үрелеп бармый. Өстәвенә, бүгенге көндә яңа торак тапшыру күләме җитәрлек түгел – алар хәтта тузган торак фондын бетерү өчен дә аз. 2010 елга каралган 80 миллион квадрат метр (елына бер кешегә 0,56 квадрат метр тирәсе) торакның уңайлы булуын һәм аны һәркем алу һәркемнең кулыннан килүгә бәйле проблеманы хәл итми. Перспективалы критерий булып бер кешегә 1 квадрат метрдан кимрәк булмаган торак тапшыру тора. Хәзерге вакытта 3,4 миллион гаилә (ил халкының 6,4 проценты) торак шартларын яхшыртуга аеруча мохтаҗ дип табылган.

Ю.Тыртышов сүзләренчә, әлеге һәм башка проблемаларны хәл итү өчен торак төзелешен турыдан-туры бюджеттан финанслауны төшереп калдырырга кирәк. Турыдан-тчуры юнәлтелгән инвестицияләр һәм социаль төзелеш урынына (совет елларындагы кебек) бүгенге көндә базарны дәүләти җайга салу ярдәмендә халыкның аз керемле төркемнәре файдалансын өчен, кредит процессының параметрларын (кредитлау вакыты, процент ставкасы бәясе, башлангыч взнос күләме, кредит бурычын түләү схемасы) оптимальләштерергә кирәк.

Юрий Тыртышов тариф сәясәте мәсьәләләренә дә кагылды. Аның сүзләренчә, инфляция һәм 90нчы елларда арттырылмаган тарифлар шартларында торак-коммуналь хезмәтләр бәясе үсүен булдырмый калу мөмкин түгел. "Федераль сәясәтнең өстенлекле бурычлары булып аз тәэмин ителгән гаиләләргә гарантияләнгән социаль яклау тора", - дип белдерде ул.

Эшче төркем әгъзалары утырыш барышында шулай ук РФ Президенты йөкләмәләре исемлеге проекты турында да фикер алышты. Документта дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча Россия Хөкүмәте тарафыннан 2002-2010 елларга "Торак" федераль максатчан программасына үзгәрешләр кертү турында норматив-хокукый актларны эшләп бетерү һәм раслау ниятләнә һәм "Торак фондын модернизацияләү, тузган һәм һәлакәтле торакны модернизацияләү", "Төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү", "Социаль ипотеканың инвестицияле һәм кредитлы механизмнарын кулланып халыкның аз керемле төркемнәрен торак белән тәэмин итү" ярдәмче программаларын эшләү күз алдында тотыла. Өстәвенә, документ проекты "Россия Федерациясендә аз катлы торак төзелешен үстерү турында" закон проектын һәм җирле үзидарә органнарына һәм файдаланучы оешмаларга түләүсез нигездә төзелгән инфраструктура (коммуналь, социаль, транспорт) тапшыруны, шулай ук төзүчеләргә җир участокларын аукционнар аша гына түгел, ә конкурс нигезендә дә тәкъдим итү турында закон проекты һәм норматив-хокукый актларны эшләүне һәм РФ Дәүләт Думасына кертүне күз алдында тота.

Моннан тыш, Ю.Тыртышов фикеренчә, торак фондын капиталь төзекләндерү, реконструкция үткәрү, модернизацияләү, коммуналь һәм социаль инфраструктура объектлары, шулай ук һәркем сатып алырлык торак төзү (шул исәптән, халыкның аз керемле төркемнәре өчен дә), проект эшләрен, лизингны финанслау өчен югарыда аталган бурычларны финанслау һәм проект идарәсен оештыруны йөкләргә мөмкин булган ниндидер институт оештырырга кирәк.

РФ төбәк үсеше министры Владимир Яковлев тагын бер мәртәбә чарада катнашучыларның игътибарын төп проблемаларга юнәлтте. Аның фикеренчә, барыннан да элек, торак милекчеләре ширкәте эшчәнлеге өчен барлык чикләүләрне бетерергә кирәк. Һәм монда муниципаль хакимиятләр мөһим роль уйнарга тиеш. Моннан тыш, торак-коммуналь хезмәтләрне һәр җирдә монеталаштыруны башкарырга кирәк. РФ төбәк үсеше министры Россиянең 5 субъектында, шул исәптән Татарстанда да, натураль ташламаларны параллель рәвештә акчалата түләүләргә алыштырып, торак-коммуналь хезмәте күрсәтүләргә 100 процент түләүгә күчүләрен искәртте. Капиталь төзекләндерү һәм тузган торак белән бәйле тагын ике мөһим мәсьәләне хәл итүне дә истән чыгарырга ярамый, дип ассызыклады В.Яковлев.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, утырышка нәтиҗә ясап, эшче төркем әгъзалары тарафыннан ифрат зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү белән бәйле теге яки бу проблемаларны хәл итү буенча тәкъдимнәр Россиянең барлык төбәкләреннән дә диярлек килде һәм әле дә килүен дәвам итә. М.Шәймиев шулай ук бизнес вәкилләре өчен торак-коммуналь хуҗалыгы тармагының гаять зур файда китерәчәге турындагы үзе тарафыннан күп мәртәбәләр әйтелгән тезисны кабатлады. Бу – берничә елдан соң, һичшиксез, үз чагылышын табачак, дип ассызыклады ул. Республика Президенты шулай ук торак-коммуналь хезмәтләрне 100 процент акчага әйләндерми торып, торак-коммуналь хуҗалыгына реформа үткәрүнең мөмкин булмаячагын билгеләп үтте. "Үзебезнең барлык тәҗрибәне һәм интеллектуаль көчләрне кулланып, без нәтиҗәле карарлар тәкъдим итәргә тиеш, - диде Татарстан Президенты. – Безнең үз юлыбыз һәм карашыбыз бар. Әзерләнгән материал, аның белән иң югары дәрәҗәгә күтәрелер өчен җитәр дип уйлыйм". Эшче төркем әгъзаларын уңышлы эшләгәннәре өчен тәбрик итеп, ул аларның барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

29 декабрьгә кадәр әзерләнгән документлар проектларына соңгы төзәтмәләр кертеләчәк һәм инде 10 гыйнварда ук мәгълүмати материаллар, программа доклады, дәүләт башлыгының тапшырылган эшләр исемлеге проекты Россия Президенты Аппаратына җибәреләчәк. РФ Дәүләт Советы президиумының әлеге мәсьәлә буенча утырышы киләсе елның 20 гыйнварында Казанда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International