26 декабрьдә РФ Президенты Владимир Путин Кремльдә бу елдагы соңгы Россия Дәүләт Советы утырышын үткәрә. Ул РФдә халык мәдәниятенә дәүләти ярдәм мәсьәләләренә багышланачак. Утырышта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнаша.
Эш төркеме Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын саклап калу концепцияләрен эшләү, әлеге өлкәдә законнар базасы, халык сәнгате традицияләрен йөртүчеләрнең авторлык хокукларын саклау буенча норматив-хокукый база булдыру, халык осталарының иҗади эшчәнлекләрен матди стимуллаштыруны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләгән. Доклад авторлары шулай ук халык мәдәниятен саклаучыларның иҗади эшчәнлекләрен стимуллаштыру чараларын күз алдында тотучы федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә махсус максатчан программалар кабул итү тәкъдиме белән чыгыш ясыйлар.