11 гыйнварда яңа 2007 елда төзекләндерүдән соң тәүге тапкыр үзенең ишекләрен ачкан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының мәртәбәле кунаклары - Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм аның тормыш иптәше Сәкинә ханым булды.
Театрга килгән кунаклар арасында ТР Премьер-министр урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев, драматург Туфан Миңнуллин һәм башкалар бар иде.
Төзекләндерүдән соң татар тамашачысын сөендерергә ашыгучы театр бинасында драматург Туфан Миңнуллин пьесасы буенча сәхнәгә куелган "Алты кызга бер кияү" премьерасы тәкъдим ителде.
Спектакль алдыннан, театр коллективы исеменнән, татар мәдәниятенең чәчәк атуына якты өметләр баглап, яңартылган бина өчен, республика җитәкчелегенә, аерым алганда, ТР Президенты Минтимер Шәймиевка ихлас рәхмәтләр җиткерелде.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров әйтеп китүенчә, премьера сыйфатында сәхнәләштерелгән "Алты кызга бер кияү" спектакле, Туфан Миңнулинның тамашачыларга һәм театрга олы бүләге. "Без төзекләндерү эшләренең тәмамлануын зарыгып көтеп алдык. Соңгы айларда иҗат сәләтебезне Качалов исемендәге театрда, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында, мәдәният сарайларында һәм башка сәхнәләрдә күрсәтергә мәҗбүр булдык", - дип, Шамил Закиров туган бишекнең, газиз йортның бик тә кадерле икәненә ишарә ясады.
"Минтимер Шәймиев театр премьераларында елына ике тапкырдан да ким булмый, ул ничә еллар дәвамында безнең эшчәнлектән һәрдаим хәбәрдар булып, труппа тормышы белән генә түгел, артистларның көнкүреше белән дә кызыксына", - ди Шамил Закиров.
Мәгълүм булганча, Татарстан, 27 нче мартта халыкара театр көнендә, татар театры сәнгатенә 100 ел тулуны бәйрәм итәчәк. Олуг юбилей хөрмәтенә заман таләпләренә нигезләнгән төзекләндерү эшләренең югары зәвыклы итеп башкарылганын да билгеләп узу зарур. Директор сүзләренә караганда, төзекләндерү эшләре биш ай дәвам иткән. "Соңгы 20 елда әлеге эре яңарту зур эш күләме белән үзенчәлекле, аның озакка сузылуы да шуның белән бәйле. Сәхнә механикасы, күтәрткеч техник җайланмалар, сәхнә әйләнеше, декорацияләр камилләште һәм башка җиһазлар да алмашынды. Димәк, бинабызны күп кенә дөнья стандартларына җавап бирә дип әйтергә була, без хәзер чит ил театрларын да курыкмыйча кабул итә алабыз", - ди Шамил Закиров.
Шулай да, төзекләндерү эшләре әле эчке бизәлеш белән генә төгәлләнми. Киләчәктә түбәне алмаштыру таләп ителә. Директор әйтүенчә, моның өчен тимер инде җитештерелгән, хәзер кондиционер, вентиляция системаларын яңарту, чит ил җиһазларын урнаштыру мәслихәт, әмма бу эшләр май аена кичектерелгән. Мәсьәлә финанс чараларыннан бигрәк, вакыт кытлыгына төртелеп калган, чөнки хәзер калган вакыт олуг юбилейга әзерлеккә сарыф ителәчәк. Гомумән алганда, Шамил Закиров сүзләреннән аңлашылганча, төзекләндерүгә бүленеп бирелгән акча җитәрлек.