Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы утырышы узды

2007 елның 12 гыйнвары, җомга

12 гыйнвар көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы утырышы узды.

Минтимер Шәймиев әлеге советның рәисе дә булып тора. Республика Илбашы җитәкчелегендә үткән әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлар, предприятие-оешма директорлары, район, шәһәр муниципаль берәмлекләре башлыклары, төрле дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары һәм эшмәкәрләр, иганәчеләр катнашты. Утырышның көн тәртибендә 3 мәсьәлә: ТРда хәйрия эшчәнлеген үстерү турында; 2007 елда хәйрия эшчәнлеге буенча Республика советы утырышларының планы һәм хәйрия эшчәнлеген яктырту буенча гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында республика конкурсы турындагы сораулар.

Мәгълүм булганча, узган елның октябрендә Казанда "Җәмгыять. Бизнес. Хакимият: хәйрия эшчәнлеген үстерүгә көчләрне берләштерү" исеме астында республикакүләм форум узган иде. Нәкъ менә әлеге чарада хәйрия эшләренә старт бирелде һәм Татарстан Президенты указы нигезендә 2007 ел Татарстанда Хәйрия елы буларак игълан ителде. Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, хәзер җәмгыять хәйрия эшләрен киңрәк җәелдерергә тәмам өлгереп җитте. Дөрес, республикада изге эшләр моңа кадәр дә алып барыла иде һәм ел саен аңа нәтиҗәләр "Алтын йөрәкле кеше" конкурсында ясала.

"Миһербанлылык гамәлләре, изге эшләр элек тә кылынды һәм хәзер аңа яңа импульс бирү шарт булып тора. Биредә дәүләт тә катнашып иҗтимагый оешмалар, бизнес структуралары бергәлегенең җәмәгатьчелектә дә яңгыраш табарлык изге эшләргә алынуы сорала. Бу юнәлештә элеккеге традицияләрне барлап, яңа гасырның заманча формаларын кулланып эшчәнлекне киң җәелдерү зарур. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар хәзер", - ди Татарстан Президенты.

Беренче көн тәртибе буенча беренче вице-премьер, хәйрия эшчәнлеге мәсьәләсе буенча Республика советы рәисе урынбасары Равил Моратов чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, хәйрия эшчәнлегенең төп идеясе бик гади, ул – бюджет чараларына бәйле булмаган шартларда кемнәр кайгыртуга мохтаҗ, шуларга ярдәм итү. Ул нинди ярдәм, моны кемнәр булдыра һәм аны кемнәр алачак?, дип чыгыш ясаучы тулаем хәйрия эшчәнлегенең мантыйгына тукталды. "Хәйрия эшчәнлегенең төп билгеләре булып эчкерсезлек, иреклелек, даими гамәлләр һәм физик яки юридик затка караган теге яисә бу мөлкәтне хәйрия ярдәме сыйфатында куллану тора. Хәйрия эшчәнлеге аноним да булырга мөмкин. Ул һәркемнең күңел эше һәм йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә", - ди Равил Моратов.

Хәйриячеләр сыйфатында шәфкатьлелек кылучы юридик затларны, меценатлар, попечительләр, филантроплар, шулай ук изгелекләрне планлаштыручы, оештыручы һәм гамәлгә ашыручы башка гражданнарны күрергә мөмкин. Хәйрия гамәлләрен төрле категория гражданнарга – ятимнәргә, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, ялгыз, караучысыз калганнарга, аеруча мохтаҗларга, шулай ук мәдәният, спорт, фән-мәгарифне үстерүгә, бу өлкәләрдәге яңа талантларны, ачышларны барларга, үстерергә юнәлдерергә була.

Республикада хәйриячелекне тагын да үстерү өчен хәйриячеләрнең изгелекләренә этәргеч бирү максатыннан, аларның эшен бәяләргә, бәлкем кайбер салым ташламалары да куллану урынлы булыр дигән тәкъдим дә урын ала "ТРда хәйрия эшчәнлеге турында"гы закон проектында. Татарстан Президенты белдергәнчә, андый изге, киң күңеллеләрне махсус билгеләр белән бүләкләү турында да уйларга кирәк. Бөгелмә районы һәм шәһәрендә исә мондый билгеләр эшләнгән һәм аңа лаек булучылар да бар инде. Муниципаль район башлыгы Наил Мөһдиев мәсәлән, бүгенге утырышта үз төбәкләрендә җәелдерелгән хәйрия эшләрен яктыртты. Аларда бу максатка барлык предприятие-оешмалар, аерым затлар катнаша икән. Мисал өчен, районда алардан кергән акчалар хисабына хастаханә төзекләндерелгән, укучылар компьютерлар белән тәэмин ителгән.

ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы генераль директоры Гөлнара Сергеева исә кече һәм урта бизнес структураларының хәйрия эшчәнлегендә актив катнашуларын һәм алга таба да республика советы координацияләвендә бу юнәлештә изгелекләр кылуның тагын да җәелдереләчәген белдерде. Берүк вакытта ул моңа кадәр башкарылган эшләрнең нәтиҗәләренә дә тукталды. Әйтик, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр турында телевидениедә күрсәтелгән даими тапшырулардан соң андагы ятимнәрне уллыкка яки кызлыкка алучылар саны арткан.

Төрле дин әһелләре исеменнән чыгыш ясаган Раифа Богородица ирләр монастыре наместнигы, архимандрит Всеволод исә матди ярдәмнән бигрәк мохтаҗларның, язмыш сынавына дучар булганнарның рухын ныгытуга юнәлдерергә кирәклекне искәртте. Аның фикеренчә, барлык дин әһелләре дә үзләренең вәгазьләрендә киң җәмәгатьчелеккә миһербанлылык, изгелек, шәфкатьлелек гамәлләрен кылу кирәклеге турында даими сөйләп тору максатка ярашлы булыр иде.

Республикада хәйрия эшчәнлеген гаммәви мәгълүмат чараларында киң яктырту максатыннан журналистлар арасында конкурс игълан ителә. Шундый иҗат бәйгесе турында ТРның "Татмедиа" агентлыгы генераль директоры Марат Моратов мәгълүмат бирде.

Утырышта шулай ук "КамАЗ"ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Илгиз Хәйруллин чыгыш ясады.

Утырышны йомгаклап. Татарстан Президенты хәйрия эшчәнлегенә заманча рухта старт бирелүен һәм мондый изгелекләрнең эзсез калмавын да белдерде. Ул ассызыклаганча, йөрәктән чыккан, күңел кушуы буенча эшләнгән гамәлләр әле алга таба тагын да киңрәк колач алачак.

Бүгенге республика советы утырышында Татарстанда хәйрия эшчәнлеген үстерү концепциясе нигездә расланды һәм агымдагы елга эш планы кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International