2007 елның 13 гыйнварында, шимбә көнне Согуд Гарәбстаны Корольлегенең башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә Корольлекнең Галиҗәнаб принцы Солтан Бән Габдел Газиз, варис принц – СГК Министрлар советы рәисе урынбасары рәислегендә Король Фейсал исемендәге хәйрия фондының Бүләкләү комиссиясе утырышы булды, аның нәтиҗәләре буенча 2007 ел (һиҗри буенча 1427 ел) өчен Король Фейсал исемендәге халыкара премияне Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевкә бирү турында карар игълан ителде. Моның белән М.Ш.Шәймиевнең толерантлылык, рухи яңарыш идеяләрен раслау, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеген ныгыту милли һәм дини яңарыш эшенә зур өлеше билгеләп үтелде. Әлеге карарны игълан иткәндә Король Фейсал исемендәге хәйрия фондының Генераль директоры әмир Халед Әл-Фейсал М.Ш.Шәймиевнең зирәк сәясәтен билгеләп үтте. Шуның аркасында Татарстан халыкара дәрәҗәдә иҗтимагый янәшә тыныч яшәү үрнәгенә һәм толерантлылык моделенә әверелде, диде ул.
Жюри утырышында шулай ук Ислам конференциясе оешмасы Генераль секретаре профессор Әкъмалетдин Ихсаноглы да катнашты.
Әлеге премия үзенчәлекле бер «Ислам дөньясы Нобель премиясе» булып тора һәм танылган сәяси, җәмәгать эшлеклеләренә, фән һәм әдәбият вәкилләренә ислам дөньясы һәм тулаем кешелек хакына олы казанышлары өчен бирелә. М.Ш.Шәймиев Россиянең тарихта шундый зур бүләккә лаек булган беренче вәкиле булды. Тантаналы бүләкләү церемониясе апрель аенда Эр-Рияд шәһәрендә Согуд Гарәбстаны Короле Абдалла ибн Габдел Газиз катнашында узачак.
Бүген, 15 гыйнварда, әлеге вакыйгага уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Ислам конференциясе оешмасы Генераль секретаре профессор Әкъмалетдин Ихсаноглы һәм Король Фейсал исемендәге хәйрия фондының Генераль директоры әмир Халед Әл-Фейсал белән телефон аша сөйләшүе булды.