Минтимер Шәймиев һәм Владимир Путин әңгәмәсе булды

2007 елның 19 гыйнвары, җомга

Казан Кремлендә РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышы алдыннан ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Россия Президенты Владимир Путин белән кыска әңгәмәсе узды.


Биредә сүз Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында барды.

Минтимер Шәймиев ил башлыгына 2006 елда тулаем төбәк продукты күләме 625 миллиард сум, сәнәгать продукциясе җитештерү күләме 585-590 миллиард сум тәшкил итте, дип хәбәр итте (7 процентка арткан). «Берничә ел элек без республика өчен нефть химиясе үсешен өстенлекле дип билгеләдек һәм бу хәзерге вакытта тотрыклы нефть табу шартларында нәтиҗәләрен бирә», - диде ТР Президенты.

Владимир Путин Алабугада махсус икътисади зона төзү проектын гамәлгә ашыру кирәклеген билгеләп узды. Минтимер Шәймиев Россия Президентына калган махсус икътисади зоналар арасына «Алабуга» эләккән өчен рәхмәт белдерде. «Республика кертергә тиеш булган акчаларны без кертеп бетердек дияргә була инде, - дип ассызыклады М.Шәймиев. – Хәзерге вакытта бирегә инвестицияләр ага, компанияләр килә. 2010 еллар башында Татарстан елына 200 мең данә күләмендә җиңел автомобильләр җитештерәчәк республикага әвереләчәк. Уңай агрессив кампания бара. Без «Rexton» автомобильләре, «Фиат»ның кайбер модельләрен җитештерү буенча линия эшләтә башладык. Әлегә аларны сату турыдан-туры конвейердан башкарыла».

Владимир Путин «КАМАЗ» ААҖ эшен зур канәгатьлек белән билгеләп узды. Минтимер Шәймиев Россия Президенты бәяләмәсе белән килеште һәм «КАМАЗ» яңадан торгызылуда Владимир Путинның да сизелерлек казанышы бар, дип билгеләп узды. «Сез Хөкүмәтне җитәкләүгә үк, без «КАМАз»ны Ауропа төзекләндерү һәм үсеш банкы залогыннан азат иттек. Ул чакта бөтен завод тулысынча диярлек залогка салынган һәм бу республика өчен зур югалту иде. Бүгенге көндә хәлләр үзгәрде һәм «КАМАЗ» җитештергән һәр дүртенче машина экспортка чыгарыла. Ягъни илнең йөк автомобильләре төзелеше көндәлеккә сәләтлегә әйләнде. Шулай ук «Cummins» компаниясе белән двигательләр җитештерү җайга салынган, тизлекне алмаштыру тартмасы җитештерү буенча линия эшләтелә башлаган. «КАМАЗ» киләчәккә ышаныч белән карый», - дип ышандырды Татарстан Президенты.

Владимир Путин «Дакар-2007» ралли-рейдында Татарстанның «КАМАЗ-Мастер» командасы экипаж очраган бәхетсезлеккә карата кызгану хисләре белдерде. «Сезнең егетләрнең җәрәхәтләнүе кызганыч», - диде ул. Минтимер Шәймиев Владимир Чагин экипажының хәзерге вакытта Мәскәүдә булулары һәм иртәгә республикага әйләнеп кайтачаклары турында хәбәр итте. «Алар турында барлык ил һәм федераль хакимиятләр кайгырта дияргә була», - диде ул һәм узышта катнашуларын дәвам итүче Татарстан экипажларының берсе икенче урында барулары турында өстәде.

«Бу да Татарстанда машина төзелешенә тиешле игътибар бирү турында сөйли», - дип теманы дәвам итте Россия Президенты. Республика башлыгы «федераль хакимиятне әлеге мәсьәлә һәм авиация төзелеше буенча да еш тәнкыйтьләнүен» искәртеп, авиация сәнәгате өлкәсендә алга китешләр турында билгеләп узды. Шуңа да карамастан, Минтимер Шәймиев фикеренчә, авиация сәнәгате үсешендә күп нәрсә эшләргә кирәк әле. Татарстан Президенты дәүләт башлыгына шулай ук республикада әлеге тармакта эшләр торышы турында да хәбәр итте. «Без Ту-214 самолетларын җитештерәбез, тик әлеге бик аз санда. Вертолет төзелеше буенча без мәсьәләне хәл иттек дияргә була һәм бүгенге көндә Ми вертолетларын ышаныч белән җитештерәбез», - дип билгеләп узды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International