Форсаттан файдаланып, "Ватаным Татарстан" газетасы аша Татарстан Республикасы Президенты Минтимер әфәнде Шәймиевне туган көне белән котлыйм. Аңа озын гомер, саулык-сәламәтлек, бәхет телим.
Тулаем Татарстанга багышланган җитмеш еллык гомер юлы тәҗрибәле һәм хөрмәтле сәясәтче шәхесен формалаштырган. Аның фикеренә республикадан читтә дә колак салалар. Узган гомер юлында туплаган зирәклеген Минтимер Шәймиев туган ягын үстерүгә юнәлтте. Шулай итеп Татарстан Россия Федерациясенең иң тотрыклы һәм иң уңышлы төбәкләреннән берсенә әйләнде. Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү барышында ул моны бөтен дөньяга күрсәтә алды.
Франция белән Татарстан арасындагы икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен республика җитәкчелегенә, бигрәк тә Татарстан Президентына рәхмәт җиткерәсем килә. 2006 елның октябрендә Казанда "Альянс-Франсез" бүлекчәсе ачылу әлеге хезмәттәшлекнең яхшы үрнәге булды.
Станислас де Лабуле,
Франциянең
Россия Федерациясендәге Илчесе
***
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
Сезне 70 яшегез тулу көне белән ихлас котлыйм. Яхшы сәламәтлек, ниятләрегезнең тормышка ашуын, үзегез җитәкли торган республика файдасына уңышлы эшләвегезне телим.
Бөекбритания белән Татарстан арасындагы багланышларның киң кырлы һәм нәтиҗәле үсә баруын билгеләп үтүе миңа бик күңелле. Бүген Бөекбритания – Татарстанның Европа Берлеге илләре арасында әһәмияте ягыннан икенче урынны биләүче сәүдә партнеры. Узган елда илебезне күреп китәргә вакыт табуыгыз өчен шатмын. Сезнең визит – Бөекбритания белән Татарстан арасындагы багланышлар үсү һәм ныгуының тагын бер билгесе ул.
Мин дә шулай ук 2006 елда Казанда булуымны сагынып искә алам. Форсаттан файдаланып, кунакчыллыгыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә Сез республика өчен күп эшләр эшләрсез, үсешнең яңа чорын уңышлы үтәргә, тотрыклы алгарышның ныклы нигезләрен салырга булышырсыз дип ышанам.
Тони Брентон,
Бөекбританиянең
Россия Федерациясендәге Илчесе
***
Минтимер Шәймиев белән мин бер генә тапкыр күрештем. 2006 елның июнендә, Казанга чех эшкуарлары делегациясе башлыгы сыйфатында килгәч булды бу. Әлбәттә, Татарстан Президенты хакында моңарчы күп укыган, аның турында коллегаларымнан яңа Россиянең һәм гомумән элекке СССР биләмәләрендә барлыкка килгән дәүләтләрнең иң күренекле шәхесләреннән берсе дип ишеткән идем. Татарстанның чит илләр белән турыдан-туры халыкара һәм тышкы икътисадый багланышлар урнаштыруын актив хуплавын да, Чехия Республикасына, чех халкына яхшы каравын да беләм. Кем белән генә сөйләшсәм дә, һәркем аның булдыклылыгын, намуслылыгын, җәһәтлеген һәм үткен акыллы булуын билгеләп үтте.
Шәхсән очрашу күзаллавыма тулаем туры килде: халыкара, төбәкара тышкы икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләренә төпле якын килүе, тормышчанлыгы һәм эштә үҗәтлеге ныклы тәэсир калдырды.
Чехиядә Президент Шәймиевне халкыбызның чын дусты, илебез белән сәүдә-икътисадый һәм гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек итүне үстерүче ышанычлы һәм өметле партнер, Татарстан башлыгы буларак беләләр һәм хөрмәт итәләр. Безне борынгыдан килгән тарихи багланышлар берләштерә. Хәзерге вакытта бөтен Татарстан халкы алдына торучы гади булмаган мәсьәләләрне хәл итүдә Минтимер Шәриповичка яңа уңышлар телим.
Мирослав Костелка,
Чехия Республикасының
Россия Федерациясендәге Илчесе
***
Татарстанга сәфәрләрем вакытында Шәймиев әфәнде белән берничә мәртәбә очраштым. Алдынгы карашлы, ирекле фикер йөртүче җитәкче буларак беләм мин аны.
Иң әүвәл Россия Федерациясе күләмендәге иң йогынтылы җитәкчеләрнең берсе ул. Шул ук вакытта Татарстанның икътисадый, социаль һәм мәдәни үсеше, күп милләтле халкы өчен гаять күп эшләгән бик уңышлы һәм бик акыллы республика башлыгы буларак беләләр аны. Шушының белән ул Россиянең башка җитәкчеләреннән нык аерылып тора да. Өченчедән, Татарстан, Россия Федерациясе күләмендәге җитәкче буларак, Төркия белән Татарстан арасындагы дустанә багланышларны үстерү, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек урнаштыру өчен бик күпне эшләде. Шулай итеп ул Россия Федерациясе белән Төркия, шул исәптән Төркия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш кертте. Гомумән, Россия төбәкләре белән икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерүдә Татарстан аерым урын алып тора.
Узган елның мартында Казан белән Истанбул арасында төрек авиалинияләренең даими очышлар башлап җибәрүе икътисадый багланышларны алга таба үстерүдә мөһим вакыйга булды. Кыскасы, республикаларыбызның хезмәттәшлек даирәсе шактый киң: нефть химиясеннән алып кораблар төзелешенә кадәр тармакларны колачлый һәм елдан-ел киңәя, тирәнәя бара. Бу бәхәссез – Президент Шәймиевнең казанышы. Шәймиев әфәндене 70 яше тулу белән котлыйм. Аның киләчәктә дә актив эшчәнлеген дәвам итеп, Россия Федерациясе белән Төркия Республикасы, Төркия белән Татарстан арасындагы уңай багланышларны үстерүен телим.
Төркия Республикасында Минтимер Шәймиевне яхшы беләләр һәм нык хөрмәт итәләр. Озакламый Истанбулда "Россия һәм ислам дөньясы. Стратегик караш" эш төркеменең чираттагы утырышы булачак. Президент Шәймиев әлеге очрашуда катнашачак. Шуңа күрә җитмеш яше тулуга багышланган юбилей чаралары төрек җирендә дә дәвам итәр диеп уйлыйбыз.
Куртулуш Ташкент,
Төркия Республикасының
Россия Федерациясендәге Илчесе
***
2005 елны Көньяк Кореяның Пусану шәһәрендә булган Корея–Россия саммиты кысаларында Татарстан Президенты белән очраштым. Ул миндә яхшы тәэсир калдырды. Бер яктан ул шундый йомшак кеше, шул ук вакытта башкаларны яхшы аңлаучы дәрманлы җитәкче. Шәймиевнең Татарстан Республикасын үстерүгә, бигрәк тә меңьеллык уңаеннан Казанны дөньяның иң матур шәһәрләреннән берсенә әйләндерүгә бик күп көч түккәнен яхшы беләм.
Минтимер Шәймиевнең зирәк җитәкчелегендә Татарстан Республикасының киләчәктә тагын да ныграк үсәчәгенә ышанам мин. Илләребез арасындагы мөнәсәбәтләрнең дә җылырак булачагына өметләнәм. Шәймиев әфәнде Корея һәм Россия, шул исәптән Корея һәм Татарстан арасындагы тышкы икътисадый хезмәттәшлекне үстерүне ныгыту ягында. Моны тормышка ашыру өчен күп көч куя ул.
Кореяны Казанда, Татарстан Республикасында таныту максатында, илле кореялы эшкуар белән мин узган ел Казанда булдым. Бу сәфәр яхшы тәэсир калдырды. Казан университетында корея телен укытулары минем өчен ачыш булды. Татарстанда безнең ватандашларыбыз әллә ни ишле яшәмәсә дә, Татарстан Хөкүмәтенең аларга зур ярдәм күрсәтүе безне бик шатландырды.
Казанда яшәүчеләрнең күтәренке кәефеннән, яхшы мөгамәләсеннән халыкның киләчәккә карап яшәвен, икътисадны, мәдәниятне, мәгарифне, фәнне үстерү өчен мөмкин булганның бөтенесен эшләргә тырышуларын аңладым. Халыкның күтәренке кәеф белән яшәвендә, башкаланың яңаруында, республика үсешендә Президент Шәймиевнең өлеше зур. Аны 70 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйм, Татарстан халкына тормышның бөтен өлкәләрендә яңа уңышлар телим.
Ким Чже Соп,
Көньяк Кореяның
Россия Федерациясендәге илчесе
***
Минтимер Шәймиевне Россиянең сәяси күгендәге бик зур һәм якты шәхес дип саныйм мин. 90 нчы елларда барган катлаулы процессларда Әзәрбәйҗанда гына түгел, белүемчә, Татарстанда да уң көчләр дә, милләтче көчләр дә шактый куәтле иде. Сәламәт милләтчелекне хуплыйм мин. Әмма һәрвакыт диярлек үз халкыңа мәхәббәттән читкә китү куркынычы бар. Минтимер Шәймиевнең зур казанышы нәкъ менә шунда инде: вәзгыятьне кулга алып, ул Татарстанның һәм татар халкының үсешен дөрес тарафка – дөрес икътисадый һәм сәяси тарафка юнәлтә алды.
Минтимер Шәймиевнең ерактан күрә, тирәнтен уйлап эш итә белүе нәтиҗәсендә Татарстан бүген Россия Федерациясендәге иң актив үсүче, киң халыкара багланышлары булган төбәк.
Мәрхүм җитәкчебез Һәйдәр Алиевның аны бик нык хөрмәт иткәнен яхшы беләм. Хәзерге Президентыбыз Илһам Алиев та сезнең Президентка зур хөрмәт белән карый, аны бүгенге сәясәт мәйданындагы аксакал дип саный.
Татарстан "Түрксой" халыкара оешмасы кысаларында актив катнаша. Мин унике ел инде әлеге оешманың генераль директоры булып торам. Төрки дәүләтләрнең мәдәният министрлары оешмасы бу. Әүвәл анда алты ил иде: Әзәрбәйҗан, Төркия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан һәм Кыргызстан. Анда Россия исеменнән Татарстан катнаша. Ул беренчеләрдән булып әлеге оешма әгъзасы булырга теләк белдерде.
Президент Шәймиевнең "Түрксой" эшчәнлеген хуплап торганлыгын мин һәрвакыт тоеп тордым. Сер түгел: әүвәлге мәлләрдә Россиядә безнең оешмага шикләнебрәк карый иделәр. Әлеге шикләнүчәнлекнең бетерелүенә, гомумән, "Түрксой"ның ныклап аякка басуына Минтимер Шәймиевнең хуплавы, оешманың Казанда үткәрелгән утырышлары нык ярдәм итте.
Җитмеш яшьлеге уңаеннан Минтимер Шәрипович Шәймиевне ихлас котларга телим. Җитмеш яшь ул – зирәклек, аксакаллык яше. Хәзерге шартларда, хәзерге медицина күзлегеннән караганда бу яшь әле әллә ни зур түгел. Шуңа күрә мин сезнең Президентыгыз әле бик күп яхшы эшләр башкарыр, халкына күп файда китерер дип ышанам.
Полат Былбыл оглы,
Әзәрбәйҗан Республикасының
Россия Федерациясендәге Илчесе
***
Борынгы заманнарда ук кытай һәм татар халкы арасында тыгыз багланышлар булган.
Узган ел, элекке КХР Премьеры урынбасары Цянь-Цичэньны Татарстанга визиты вакытында озатып йөргәндә муллыкта тормыш кичерүче татар халкын, нык үсеп килүче Татарстан шәһәрләрен үз күзләрем белән күрдем. Президент Шәймиев белән очрашу вакытында мин аның кытай халкына дустанә мөнәсәбәттә булуын, ике арада үзара файдалы хезмәттәшлек оештырырга теләвен тойдым. 2006 елның ноябрендә Татарстанның Пекинда киң колачлы тәкъдим итү кичәсе уздыруы бик уңышлы чара булды. Әлеге чара Кытайда Россия елы кысаларында үтте. Мин Президент Шәймиевнең Татарстан белән Кытай арасында дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен үстерергә тырышуын бик югары бәялим.
Үзара хезмәттәшлекне түбәндәге юнәлешләрдә үстерә алыр идек. Беренчедән, без машина төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлекне тирәнәйтергә тиеш. Икенчедән, энергетика секторында хезмәттәшлек итүнең киләчәге зур. Татарстан бай энергия чыганакларына ия. Өченчедән, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлеккә шактый өмет багларга мөмкин. Татарстан ит, сөт җитештерүдә Россиядә беренчелекне тотса, Кытай үзе авыл хуҗалыгы державасы. Дүртенчедән, без үзара инвестицияләр кертүне арттырырга тиеш. Соңгы елларда Татарстан үзенә чит ил инвестицияләре җәлеп итү буенча күп кенә нәтиҗәле чаралар күрде. Аерым алганда, без Сянгандагы "Шуймин" корпорациясенең кытай капиталы катнашында Татарстанда предприятие коруына шатбыз.
Россиядә Кытай елы башланды. Ул төрле яклап хезмәттәшлек итү өчен күп мөмкинлекләр ача. Мин үз тарафымнан Кытай белән Татарстан арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен. Форсаттан файдаланып, бу көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Шәймиев әфәндегә эшендә зур уңышлар, бәхетле гаилә тормышы, ныклы сәламәтлек, озын гомер, муллык, иминлек телим.
Лю Гучан,
Кытай Халык Республикасының
Россия Федерациясендәге Илчесе
***
Тарихи шәхесләрнең эшчәнлеге ни-нәрсәне эшләп бетермәве белән түгел, элгәреләре белән чагыштырганда нәрсәләр эшләве белән бәяләнә. Шәймиев элгәреләреннән Россиянең башка административ берәмлекләреннән берни белән дә диярлек аерылып тормаган, барча яктан да хокуксыз булган автономияне алып, аны Россиянең федератив үсешендә әйдәп баручы, үрнәк республикага әверелдерде. Нәкъ менә шушы бәхәссез факт Шәймиевнең тарихи казанышларын бәяләгәндә төп шарт булырга тиеш.
Индус Таһиров,
тарих фәннәре докторы, профессор
***
Шушындый җитәкче үстергәннәре һәм хуплап торганнары өчен Татарстан Республикасы халкын котлыйм мин. Шушындый шәхесләр булу нәтиҗәсендә 1990 елларда "артка тәгәрәгән" Россия таркалмады, һәлакәткә дучар булмады. Мондый кешеләр Россиядә аз, шуның өчен дә аларның әһәмияте гаять зур. Аларның эшлисе эше күп әле.
Рой Медведев,
тарих фәннәре докторы, профессор
***
Минтимер Шәрипович халык арасында бик абруйлы кеше. Юбилей уңаеннан гына әйтелә торган сүз түгел бу. Мин, гомумән, сәясәтчеләргә лаеклы ялга киткәндә яки юбилей уңаеннан гына түгел, актив эшчәнлек алып барган вакытта ук бәя бирергә кирәк дип уйлыйм. Президентыбызның иң катлаулы вәзгыятьләрдә дә дөрес карарга килә белүе аны федераль, халыкара күләмдәге зур сәясәтче дип атарга мөмкинлек бирде.
Күпләр аның йомшак һәм киң күңелле, зирәк һәм җор кеше булуын әйтә. Шул ук вакытта кырыс һәм таләпчән кеше дә ул. Әгәр сәясәтчедә мондый сыйфатлар булмаса, дәүләтчелекне ничек ныгытасың ди. Һәр нәрсәдә чама булырга, төрле тарафтан якын килүләрне килештерә алырга кирәк. Сүз дә юк, Президентыбыз бу сәнгатьне яхшы белә.
Фикрәт Табеев,
1960-1978 елларда КПССның
Татарстан өлкә комитеты секретаре
***
Милли хәрәкәт вәкиле буларак, шуны әйтә алам: Минтимер Шәймиев 70 яшьлек юбилеен федераль масштабтагы зур сәясәтче буларак кына түгел, илебездәге мөһим милли төбәкнең абруйлы башлыгы буларак та каршылый. Иң мөһиме – татар халкы аны гомуммилли җитәкчесе дип таныды. Без ихлас күңелдән Минтимер Шәймиевне юбилее белән котлыйбыз. Әлбәттә, сәяси башлыкка үз халкы һәм үз заманы өчен көтеп алынган зат булу – зур бәхет ул. Шуңа күрә дә без аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.
Тәлгат Бариев,
БТИҮ рәисе