Мәгълүм булганча, спорт өлкәсендә Татарстанның гына түгел, ә бөтен Россиянең горурлыгы булып саналган "Ак Барс" хоккей командасы уенчылары быел Ауропа чемпионнары Кубогын алып кайтты. Шушы бөек җиңү белән бүген Казан Кремлендә республика спортчыларын Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тә тәбрикләде.

Очрашуда ТР Президент Аппарат җитәкчесе Юрий Камалтынов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, "Татнефть" ААҖ генераль директоры, "Ак Барс" клубы президенты Шәфәгать Тәһәүтдинов, башка җаваплы хезмәткәрләр һәм, әлбәттә, команданың җанатарлары катнашты.
"Бүген без һәммәбез дә искиткеч күңелле вакыйга уңаеннан җыелдык", - дип, Минтимер Шәймиев "Ак Барс" ның хоккей дөньясында өстен урын яулавын билгеләп узды. "Әлеге бөек җиңү намуслы тырышлык, зур җаваплылык белә килде. Беренчелекне көндәшләргә бирмәү өлкәсендә күпме көч һәм энергия сарыф ителгәне аңлашыла", - дип, республика җитәкчесе җиңү хакының авырдан бирелгәне көн кебек ачык булуын ассызыклады. "Көчле холкыгыз белән җиңүгә үз кулларыгыз белән ирештегез, чемпион исеменә лаек булуны гамәлгә ашыра алдыгыз. Сез Мактаулы Кубокка ия булып, бөтен Россия хоккееның йөзенә тап төшермәдегез", - дип, Президент аларның осталыкларын хуплап, киләчәктә дә хәерле уңышларның юлдаш булуын теләде һәм хоккейчыларга шәхсән үз исеменнән, ТР Хөкүмәте һәм ТР Дәүләт Советы исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. "Эшләнәсе эш җиренә җиткереп башкарылган, җиңү хакының, казанышларның никадәр югары булуына бәйле рәвештә, өстегездәге җаваплылык хисе дә шулкадәр артырга тиеш", - дип, Илбашы аларның җилкәләренә җаваплылыкның инде төпләп урнашуына басым ясады.
Татарстан башлыгының котлау чыгышында белдерүенчә, "Ак Барс" ны хәзер бөтен ил турнир таблицасында дилбегәне иярләгән команда сыйфатында кабул итә. "Сезгә хәзер үз йөзегезне саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Имгәнүләр булган очракта да, алар матчның борчу-хәсрәте кебек түгел, ә бер үзенчәлекле бизәге рәвешендә уелып калсын", - дигән теләкләрен ирештерде Минтимер Шәймиев. Көн аралаш бозга чыгып, команданың абруен ныгытырга омтылу, билгеле, җиңел бирелми, күпмедер күләмдә ул позицияләрне кырысландыруга да этәргеч ясый. Әлеге сүзләре белән Президент "Ак Барс"лыларны зур ихтыяр көче тупларга өндәде.

Җаваплы матчларда тиңдәшсез команда исемен яуларга омтылу, тигез урында коткыга салулар белән дә үрелеп бара. Илбашы әйтүенчә, мәртәбәле бүләкләүләр үренә менәргә тырышу һәр команда өчен хас теләк. "Махсус вәсвәсә таратуларга дучар булганда, холыкны ныгыту мәҗбүри, тотрыклы тигезләнешне бозу, уенчыларны чыгырыннан чыгару – практикада мондый ысул кулланыла. Үзара сугышулар "Ак Барс" көйсезләнә, холыксызлана дигән имеш-мимешләрнең таралуына җирлек тудыра. Ә бу сезнең файдага түгел, котыртулар аркасында сынарга-сыгылырга ярамый. Киләчәктә әле тагында кискенрәк көрәшләр көтелә", - дип, Татарстан башлыгы уенчыларга киңәшләрен дә бирде. Минтимер Шәймиев судья вазифасының уенчылар психологиясенә зыян салуын да инкарь итмәде, өстәвенә гаделсезлекләр спорт яратучы җанатарлар күңелен дә яралый.
Президент ассызыклап үтүенчә, команда составында яшьләр күп, яшьләр арасында спорт белән мавыгу үсә бара. "Командагызны саклагыз, сездә осталык, булдыклылык җитәрлек, үз йөзегез бар", - ди ул. Республика җитәкчесе команданың һәр вәкиле олы ихтирамга ия булуына да басым ясап: "Һәркайсыгыз "Ак Барс" ның имидж дәрәҗәсен арттыруга өлеш кертә", - диде. "Команданың баш тренеры җиңү өчен кулай шартлар тудырган икән, моның кадерен белергә кирәк, алга таба да уңышларга юлдаш булуны тәэмин итүче мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Республикадагы җанатарлар гаскәре дә зуррак үрләр яулауны көтә", - ди Минтимер Шәймиев һәм киләчәктә Татарстанда хоккей спорт төре үсеше өчен шартларның тагын да камилләшүен вәгъдә итә.

Минтимер Шәймиев очрашуда "Ак Барс"лыларга Рәхмәт хаты да тапшырды. Аны команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов, капитан, һөҗүмчесе, Ауропа чемпионнары Кубогында иң кыйммәтле уенчы исемен яулаган Алексей Морозов һәм клуб президенты Шәфәгать Тәһәүтдинов кабул итеп алды. Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, Зиннәтулла Билалетдинов та, команда өчен җан атучы Президентка, күрсәтелгән ярдәм өчен олы рәхмәтләрен ирештерде. "Безнең команда нык, бердәм, ул җиңә белә. Алдыбызга куелган бурычларга да тугры булып кала беләбез" – дип, ул команда исеменнән, Минтимер Шәймиевны команда әгъзалары сафына кертеп, 37 нче санлы футболка тапшырды.
Алексей Морозов та Илбашының ярдәме өчен уенчылар исеменнән рәхмәтләрен ирештерде. Ул, үз чиратында, Ауропа чемпионнары Кубогының якты бер истәлеге итеп, Президентка кәшәкә бүләк итте. Шәфәгать Тәһәүтдинов чыгышында, Кубокны кулга төшерүнең җиңел юл белән генә бирелмәвен шәрехләде. "Дүрт көн эчендә өч матч үткәрү җитди мөнәсәбәт таләп итә", - ди ул. Шәфәгать Тәһәүтдинов Президентны, матчларга йөрүче иң актив җанатар дип атап, аңа чемпион медален тапшырды. Ул клубның чемпионаттан зур гына күләмдәге гонорар алып кайтуын һәм әлеге акчаның уенчыларның иң активларына эш урыннарыннан машиналар бирүгә тотылачагын хәбәр итте.