Минтимер Шәймиев Россия ватандашларының Халыкара советы Президиумы Рәисе Петр Шереметев белән очрашты

2007 елның 26 гыйнвары, җомга

26 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия ватандашларының Халыкара советы Президиумы Рәисе Петр Шереметев белән очрашты.

Әңгәмә барышында кинематография һәм музыка өлкәсендә Татарстан һәм Франция арасында фестивальләр оештыру, бу юнәлештә төрле проектларны гамәлгә ашыру турындагы мәсьәләләр күтәрелгән. Бу хакта журналистларга граф Шереметев шәхсән үзе бәян итте. Аның сүзләренә караганда, ул республика хөкүмәте һәм дәүләт башында торган эшлекле җитәкчеләр белән тыгыз элемтәдә тора. Моңа дәлил итеп, ул Франция башкаласы Парижда "Альянс Франсез" оешмасы коллоквиумында катнашкан ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева белән очрашуны китерде.

Граф Шереметев Татарстан һәм Франция өчен уртак даһи шәхес - Федор Шаляпин тирәсендә дә әһәмиятле сөйләшүләр булганын билгеләп узды. Уртак дигәннән, музыкант Шаляпин Казанда туган булса, Франциядә ул рус музыка җәмгыяте – С. Рахманинов исемендәге консерваториягә нигез салучы. "Шуңа күрә шушы гигант тирәсендә Франция һәм Татарстанда бердәм музыкаль чаралар оештырылачак. Моннан тыш, "Альянс Франсез" оешмасы аркылы Татарстанга Франциянең күренекле режиссерларын һәм актерларын җәлеп итеп, Франциядә куелган фильмнарны тәкъдим итү дә ниятләнә.

"Музыка сәнгатенә һәвәслегем белән беррәттән, кинематография белән шөгыльләнү дә минем өчен мавыктыргыч". – дип, ул үзенә кагылышлы кечкенә серне дә ачты. Төрле фильмнарда рольләр уйнавына, ул ниндидер бер көчле рухландыручы теләкнең тәэсир итүен ассызыклады. Кино сәнгатенә мәхәббәтенә бәйләп китеп, граф озакламый Парижда яңа фильм дөнья күрәчәген дә хәбәр итте. "17 гасырны тасвирлаучы фильмда бер егетнең француз хакимияте башлыкларына каршы көрәшүе темасы яктыртылачак", - ди Петр Шереметев. Үзе ул әлеге фильмда прокурор ролен башкарачак икән. Граф әйтүенчә, яңа фильм Казанга да киләчәк.

Бизнес һәм архитектура өлкәсендәге эшчәнлеге турында сүз кузгатып, Шереметев Самарада икмәк заводы төзиячәге турындагы мәгълүматны да җиткерде. Журналистларның граф Шереметев авызыннан ишеткән тагын бер яңалыгы, ул да булса, быел октябрь аенда Россия ватандашлары Халыкара советының җыелышы Казанда үтәр дип фаразлана.

Татарстанның мәртәбәле кунагы 1931 елның 13 сентябрендә Мароккода Кенитра шәһәрендә дөньяга килә. Рюриковичлар һәм Романовлар нәселенең яшь буын вәкиле буларак, графның нәсел агачында Петр I, фельдмаршаллар А. Суворов һәм М. Кутузов белән дә туганлык җепләрен күзәтергә була. Шереметевның карт әбисе - танылган крепостная актриса, 1798 елда "иреклелек" алган Прасковья Жемчугованың 1801 елда граф Н. Шереметев белән никахы теркәлә. Архитектор белеме алган. Россиягә тәүге мәртәбә 1979 елда килә. Ил алдында Шереметевлар нәселенең казанышлары өчен, 2002 елның ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин Указы белән, Шереметевка Россия гражданины статусы бирелә. Театр һәм кинода уйнаган. 1998 елдан Сергей Рахманинов исемендәге Париж консерваториясе ректоры вазифасын башкара. Граф шулай ук Шереметев ассамблеяларының рухи музыкасы фестивале һәм Шереметев укуларын оештыручы буларак та игътибарга лаек шәхес. Өстәвенә ул эре бизнесмен һәм эшмәкәр дә. 2003 елдан Россия ватандашлары Халыкара советы Президиумы рәисе вазифасына билгеләнә. Француз, рус, инглиз, гарәп һәм итальян телләрен камил белә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International