Минтимер Шәймиев республика авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенең алдынгы хезмәткәрләре белән очрашты

2007 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

30 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, республика авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенең алдынгы хезмәткәрләре белән очрашты.

Узган елда күркәм күрсәткечләргә ирешкән Әлки, Әтнә, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Саба муниципаль районнары хезмәтчәннәрен тәбрикләү максаты белән оештырылган чарада ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары – азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР МК агросәнәгать комплексы бүлеге башлыгы Анатолий Краснов, муниципаль район башлыклары һәм башкалар катнашты.

"Күркәм күрсәткечләрегез белән сез бөтен Татарстан халкының ихтирамына лаек кешеләр", - Минтимер Шәймиев очрашуны әнә шундый дәртләндергеч сүзләр белән ачып җибәрде. Татарстан икътисады һәм сәнәгате үсешен кайгыртып йөрүче эшче төркемнәр күп, әмма Президент әйтүенчә, аеруча изге нәтиҗәле гамәлләр кылучы авыл хезмәтчәннәренең эшен бәяләп китми мөмкин түгел. "Яулаган үрләр, минемчә, тырышлык һәм үз эшеңә мәхәббәтнең бергә үрелүе белән аңлатыла", - ди Илбашы. Авыл хуҗалыгы тармагын көндәшлеккә сәләтле итүдә ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә дә рәхмәтен җиткерде.

Минтимер Шәймиев һәм Марат Әхмәтовның сәламләү-котлау чыгышларыннан соң, тантана Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән дәвам итте. Бәйрәм истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International