31 гыйнварда ТР Дәүләт Советының өченче чакырылыштагы 29нчы утырышы ачылды. Аның эшендә ТР Президент Минтимер Шәймиев катнаша. Көн тәртибенә, аерым депутатлар тәкъдимен дә исәпкә алып, 40 тан артык мәсьәлә чыгарылды. Шуларның икесе – республикада аз керемле гражданнарны социаль найм шартларында торак белән тәэмин итүгә кагылышлы.
Беренче укылышка тәкъдим ителгән "Торак урыннарына мохтаҗлар сыйфатында исәпкә кую максатында гражданнарны аз керемле дип тану тәртибе турында" ТР законы проекты фикер алышу барышында көчле бәхәсләр тудырды. Беренче укылышка тәкъдим ителгән әлеге закон проектын – ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы эшләгән. Министр урынбасары Рәүзил Хаҗиев аңлатуынча, канун проекты РФ Торак Кодексының нигезләмәләренә таяна. Аның буенча, гражданнарны аз керемле дип тану хокукы муниципаль берәмлекләрнең башкарма органнарына бирелә. Алар ук гаиләнең һәр әгъзасына яки ялгыз яшәүче гражданнарга туры килгән керемнең, бу категориягә туры килгән һәм салым салынырга тиеш булган милек хакының чикләрен билгели. Гади генә итеп әйткәндә, гражданнарны аз керемле дип тану, аз керемлелек чиге, социаль торак белән тәэмин итү муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади хәленә, андагы торак фондының торышына һ.б. факторларга карап билгеләнә булып чыга.
Әмма депутат Нәсимә Столярова белдергәнчә, бу тигезсезлеккә юл ача. Финанс яктан тотрыклы муниципаль берәмлекләрдә социаль торакка мохтаҗларны билгеләүдә бер чик, финанс кыенлыклары кичергәннәрендә - икенче чик билгеләнәчәк. Депутат Александр Таркаев фикеренчә, бу урыннарда җитәкчеләрнең моны үзләренә җайлы итеп чишүенә юл калдырачак. Шуңа күрә законда ачык катгый форма билгеләргә кирәк, юкса ул эшләмәячәк. Хафиз Миргалимова та моны күәтләп, механизмнарны катгыйландырырга тәкъдим итте. Александр Штанин гражданнарны аз керемле дип тану формасын гадиләштерү кирәклеген ассызыклады. Үз көчләре белән генә торак алу хәленнән килмәгән гражданнар (ә алар күпчелекне тәшкил итә) мәнфәгатен күздә тотып, халык хезмәтчеләре бу канунны мөмкин кадәр тизрәк кабул итү ягында. Әмма тизлек канунның сыйфатына зарар китерергә тиеш түгел. Фикер алышуларда төрле фикерләр яңгыраса да, уртак теләк белдерелде: закон проекты әлегә бик "сыек", аны икенче укылышка әзерләү барышында күп кенә төзәтмәләр кертергә кирәк.
Бүгенге утырышта "Социаль найм шартнамәләре буенча бирелә торган торак урыннарына мохтаҗ гражданнарны исәпкә алуны ТР җирле үзидарә органнары тарафыннан алып бару тәртибе турында" республика закон проекты да беренче укылышта кабул ителде. Президент Минтимер Шәймиев, кайбер депутатлар эчтәлеге якын булган бу ике закон проектын бер канунга берләштерерү тәкъдимен кертте. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, бу техник мәсьәлә, аларны икенче укылышка әзерләү барышында моңа ачыклык керәчәк.