31 гыйнвар көнне кич белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Истанбулга килде.

Искәртеп үтәбез, Минтимер Шәймиев 1 февральдә "Джавахир" кунакханәсендә ачылачак "Россия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең өченче утырышында Россия делегациясен җитәкли. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу утырышта Татарстан Президенты шулай ук рәистәш буларак та чыгыш ясаячак.
Истанбулның Ататөрек исемендәге Халыкара аэропортында Минтимер Шәймиевне Истанбул провинциясе губернаторы Муаммер Гюлер каршы алды. Аэропорт бинасы алдына Россия, Татарстан һәм Төркиянең дәүләт байраклары эленгән иде. Истанбулга Татарстан Президенты белән бергә ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан мөфтие, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый һәм ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе, ТР Президенты Тышкы багланышлар департаменты директоры Тимур Акулов килде. Аэропортта Татарстан кунакларын шулай ук Төркиядә РФ эшләре буенча вакытлы вәкил Эльбрус Каргиев, Истанбулда РФнең генерал консулы Александр Кривенко һәм Төркиядә Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов каршы алды.

Минтимер Шәймиев белән Муаммер Гюлер кечкенә генә әңгәмә вакытында Татарстан-Төркия хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты. Губернатор соңгы елларда Истанбулның үсеше турында сөйләде. Шуннан соң алар истәлекле бүләкләр белән алмашты.