Минтимер Шәймиев: "Бүген интеллектуаль көчләргә ярдәм күрсәтүгә басым ясарга кирәк"

2007 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

1 февральдә Истанбулда "Россия – ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең өченче утырышы ачылды. Аның эшендә рәистәш буларак Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.

Чарада шулай ук Төркиянең элеккеге тышкы эшләр министры Яшар Якыш, Ислам конференциясе оешмасының генераль сәркатибе Әкмәледдин Ихсаноглу, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Вениамин Попов, Төркия Премьер-министры киңәшчесе Әхмәт Давутоглу, 20гә якын дәүләт, шул исәптән Кувейт, Алжир, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Малайзия, Иран, БДБ илләре һ.б. вәкилләре катнаша. Форум кунаклары арасында шулай ук Кыргызстанның Бенилюкс илләрендәге илчесе Чыңгыз Айтматов, ТЮРКСОЙ халыкара оешмасының генераль директоры Полад Бюльбюль Оглы, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Рус православие чиркәве вәкиле Всеволод Чаплин, ТР вице-премьеры – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхаков һәм башкалар бар.

Төркия Премьер-министры исеменнән утырышта катнашучыларны Әхмәт Давутоглу сәламләде. Ул хәзерге чара Россия белән ислам дөньясы арасындагы багланышларны ныгыту юлында тагын бер адым булыр дигән ышаныч белдерде. Дәүләтебезне мөселман иле белән бәйләүче аспектлар турында сөйләгәндә ул биредә беренче урынга географик күршелек, күптәнге мәдәни багланышлар һәм сәяси өлкәдәге хезмәттәшлек чыга, дип ассызыклады. Әхмәт Давытоглу фикеренчә, бүген халыкара сәяси аренада Россия җитди уенчы булып тора. Ислам дөньясы илләре, үз чиратында, сизелерлек икътисади һәм сәяси йогынтыга ия. Төркия Премьер-министры стратегик күзаллау төркеме бурычын төп өч мәсьәләне хәл итүдә күрә: цивилизацияләр бәрелешенә карыш торырлык мәдәни багланышны тирәнәйтү, Төньяк Кавказ, Урат Азия һәм Балкан төбәкләрендә конфликтларны җайлауда ярдәм, Россиянең үзендә мөселманнарның проблемаларын хәл итү. "Татарстан Президенты Россиядә ислам җәмгыяте көче һәм йогынтысының дәлиле булып тора. Бу мөселманнар өчен дә, Россия өчен дә бик мөһим", - дип ассызыклады ул.

Россия дәүләте башлыгы исеменнән форумда катнашучыларны РФ Президентының ИФОда вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, стратегик күзаллау төркеменең бүгенге, өченче утырышы Россия һәм ислам дөньясы арасында хезмәттәшлекнең тирәнәюен дәлилли. Ул шулай ук Россияне мөселман илләре белән бәйләүче мөнәсәбәтләрнең борынгыдан килүен билгеләп үтте һәм X гасырның беренче чирегендә Иделнең урта агымы ярларына килгән гарәп сәяхәтчесе Ибн-Фадланны мисал буларак китерде. Аның сүзләренә караганда, бүген гаделлеге һәм ихласлыгы белән аерылып торган цивилизацияләр диалогын җайга салу мөһим бурыч булып тора. "Стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеге бу процесста әһәмиятле фактор булыр дип ышанам", - дип ассызыклады А.Коновалов.

Ислам конференциясе оешмасы (ИКО) генераль сәркатибе Әкмәледдин Ихсаноглу үз чыгышында РФ Президенты Владимир Путинның Россия белән ислам дөньясы арасындагы ролен билгеләп үтте. Нәкъ менә аның катнашында Россия ИКОда күзәтүче статусы алды. Әкмәледдин Ихсаноглу фикеренчә, элеккеге СССРның күпчелек Урта Азия республикаларында ислам тоту да бу диалогны үстерүдә тагын бер мөһим аспект була ала. "Без Глобаль янауларга, аерым алганда, Көнбатыш илләрендә тарала башлаган исламнан курку күренешенә каршы тору өчен хезмәттәшлекне үстерү юлында яңа мөмкинлекләр табуга ирешербез дип ышанам, - дип билгеләп үтте ИКО генераль сәркатибе. – Бүгенге форум ачык һәм тәгаен рекомендацияләр эшләр дип ышанам".

Утырышта катнашучыларны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев сәламләде. Ул стратегик күзаллау төркеменең беренче һәм икенче утырышларының Мәскәү белән казанда узуын искәртеп узды. "Мин безнең кабат очрашуыбызга шат. Истанбул – күркәм кала булудан тыш, ул үзендә берничә билгене дә берләштерә. Истанбулда иудаизм, христианлык һәм ислам тамырлары сизелә, әмма алар Иерусалимдагы кебек каршылыклардан азат", - дип билгеләп үтте республика башлыгы. Аның сүзләренә караганда, Татарстан һәм Төркияне тарихи вакыйгалар да бәйли. Әйтик, үз вакытында безнең ватандашлар Йосыф Акчура һәм Садри Максуди Ататөрек киңәшчеләре булган.

Татарстан лидеры күп файда иктер алган интеллектуаль көчләрне берләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. "Меңнәрчә мөселманнар хәзер Көнбатышның иң яхшы университетларында эшли. Нигә әле аларга хәзер ислам дөньясы файдасына хезмәт куймаска, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. – Ауропа кайчандыр мөселманнардан өйрәнгән, без дә Ауропадан белем эстәргә тиеш". Республика башлыгы шулай ук исламның Ауропаны "технологияләр һәм фәнни белемнәр җәһәтеннән түгел, ә бәлки әхлак принциплары һәм гаделлек мәгънәсендә" яңартуда зур роль уйный алыр иде, дип билгеләп үтте. "Коръәндә алгарышка тыю юк, әмма тормышта искергән традицияләр бар, - дип дәвам итте Минтимер Шәймиев. – Белемнәрдә алгарыш һәрьяклы гармоник үсешкә китерергә тиеш. Нефть хисабына гына түгел, барыннан да элек, белемнәргә таянып яшәргә кирәк". Татарстан Президенты киләсе очрашуны атаклы мөселман галимнәр белән берлектә үткәрергә тәкъдим итте. "Нобель премиясе лауреатлары арасында мөселманнар бар. Ислам фәннәре академиясе бар, - дип билгеләп үтте М.Шәймиев. – Нәтиҗәле технологияләр кирәк, ислам дөньясы белемнәр өлкәсендә лаеклы урынын табарга тиеш, моның өчен реаль мөмкинлекләр бар".

Цивилизацияара диалог коруда Россиянең роле хакында сөйләгәндә, Татарстан Президенты илебездә төрле конфессияләрнең үзара хезмәттәшлек итүдә бай тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте. "Без цивилизацияләр каршылыгы бетмәячәк дип әйтергә тиешбез. Фәләстыйнда хәрби җиңү, акылның җиңеп чыгуы мөмкин хәл түгел. Гыйракта исә хәрби көчләрнең, игелекле ниятнең җиңүе дә мөмкин булмаган хәл. Иранда илнең мәнфәгатьләренә каршы килүче әйберне көчләп тагарга тырышу акылсызлык, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. – Россия тәҗрибәсе – сәяси ресурс ул. Татарстан кулыннан килгәнчә бу миссиядә катнашырга әзер".

Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры Халит Эрен үзенең кыска гына чыгышын мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләсенә багышлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә күп кенә илләрдә исламга карата "бозып күрсәтелгән имидж" хөкем сөрә, шунлыктан нәкъ менә мәдәниятара хезмәттәшлек һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге әлеге проблеманы хәл итәргә тиеш тә инде.

РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус тапшырылган эшләр буенча илчесе Вениамин Попов фикеренчә, бүген беркем дә цивилизацияләр диалогын үстерү кирәклеген шик астына куймый. Шуның белән бергә, ул ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә "югары" һәм "түбән" цивилизацияләр яшәп килүе хакындагы формулировканы кире кагачак тигез хокуклы диалог принцибы турында хәбәр итәргә кирәк. В.Попов сүзләренә караганда, теге яки бу конфликтны чишү алымы буларак хәрби хәрәкәтләрдән баш тарту да мөһим моментлардан берсе санала. Дипломат фикеренчә, алга киткән илләрнең заманча дару препаратларын үсеп килүче илләргә бушлай тапшыру идеясе цивилизацияләрнең үзара ярдәм итешүенең принципларыннан берсе була алыр иде. Ул төркемнең барлык катнашучылары да бу эшкә кулыннан килгәнчә өлеш кертер дигән ышаныч белдерде.

Утырыш барышында Кувейт вакыфлар һәм ислам эшләре министрының беренче урынбасары Гадел Әл-Фәләх Кувейтның стратегик күзаллау төркеменең перспектив проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзерлеге турында белдерде. Согуд Гарәбстаны Корольлеге Югары ислам советы генераль сәркатибе Салех бин Хөсәен әл-Әйед Татарстан Президентын король Фейсал исемендәге Халыкара премия бирелүе белән котлады. Ул шулай ук Согуд Гарәбстаны Хөкүмәтенең бу очрашуга зур әһәмият бирүен билгеләп үтте. Россия православие чиркәве вәкиле Всеволод атакай стратегик күзаллау төркеме цивилизацияара диалог төзү мәсьәләләрендә "кыю, реалистик һәм югары интеллектуаль продуктлар" эшләп чыгаруда төп үзәкләрнең берсе булыр дигән ышаныч белдерде.

Йомгак документларын кабул итү һәм стратегик күзаллау төркеме утырышын ябу иртәгә "Джавахир" кунакханәсендә узачак. Моннан тыш, Татарстан Президенты Истанбулда ИРСИК штаб-фатирында булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International