7 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Балтач муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында районның Чепья авылында яңа мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты.
Илбашын сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгат Абдуллин озатып йөри.
Балтач муниципаль районы башлыгы Марат Зарипов әйтүенчә, Чепьядә әлеге мәдәният йортын сафка бастыру эше барышында Минтимер Шәймиев шушы уңайдан һәрдаим кызыксынуын белдереп торган. “Район буенча соңгы елларда өч мәдәният йорты төзелде һәм гамәлдәге алты мәдәният йорты төзекләндерелде”, - диде ул.
“Балтач халкы бердәм, дустанә мөнәсәбәттә гомер кичерүе белән бөтен Татарстан халкы өчен үрнәк булырлык район”. Президент сәламләү чыгышын әнә шундый сүзләр белән ачып җибәрде. Мәгълүм булганча, Балтач районы ничәмә-ничә еллар дәвамында татар, рус, мари, удмурт, чуаш, таҗик һәм башка милләт вәкилләренең тату яшәве белән дан тота. “Кемнең нинди милләттән булуына карамастан, балтачлылар хезмәттә яңа үрләр яулавыннан туктамый. Сезнең өчен бу күркәм гадәткә әверелгән – моның өчен сез зур рәхмәт сүзләренә лаек”, - ди республика башлыгы. Президент ассызыклавынча, мондый дуслыкның, һичшиксез, кадерен белергә кирәк. “Эшләгән кешегә генә ярдәм итеп була, тырышкан кешегә генә тәмле сүз әйтәсе килә”, - ди М.Шәймиев. Ул 2007 елның Хәйрия елы дип игълан ителүенә дә басым ясап, бере-береңә ярдәм итүгә аеруча ныклы игътибар булырга тиешлеген ассызыклады.
Яңа мәдәният йорты бинасының төзелеше 2001 елның сентябрендә башланып китә. Сафка баскан яңа бинада 300 урынлы авыл мәдәният йорты һәм Балтач сәнгать мәктәбе филиалы урнашачак. Вокал, хореография, баян, думбра, фортепьяно кебек уен кораллары буенча дәресләр уздыру өчен аерым бүлмәләр бирелгән. Үзешчән сәнгать, шашка һәм шахмат сөючеләр түгәрәкләре дә шушы спорт төрләренә һәвәс укучыларны җыячак.