8 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Швейцария Конфедерациясенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эрфин Хофер белән очрашты.

Очрашуда ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов, Татарстанның Швейцариядә сәүдә-икътисад вәкиле Гүзәл Салихова, Швейцария Конфедерациясе ягыннан, РФ нең Швейцариядәге илчелегенең сәүдә-икътисад бүлеге җитәкчесе Даниел Хунн һәм сәүдә буенча консультант г-жа Жюли Бехтольд катнашты.
“Швейцария белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең яңа бер битен ачарбыз яки яңа битләр өстәрбез”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. “Без чыннан да сезнең дәүләтегезнең үсешенә сокланабыз, тыныч юл белән төрле юнәлешләрдә җиңү яулый барасыз. Сезнең җәмгыятькә хас нык традицияләр, демократиягә ирешү ысуллары, чын мәгънәсендә күп илләр өчен үрнәк”, - ди Президент. Аның әйтүе буенча, һәр илнең шәхси проблемалары булмый калмый, әмма шуңа да карамастан, Швейцария гомуми хезмәттәшлектә кызыксындыргыч, үзенә җәлеп итәрлек ил булып саклана. Илбашы сүзләренә караганда, Швейцариянең дәүләт төзелеше үрнәгендә атлау кулай булыр иде. “Кыска вакыт эчендә Татарстан цивилизациягә таба озын юл үтте, демократик дәүләт үсешенә юллар табылган. Моңа, һичшиксез, республиканың дәүләт төзелеше буенча якты үткәне дә уңай йогынты ясый. “Швейцария белән элемтәләрне ныгыту юнәлешендә безгә Татарстандагы югары технологияләр, ииновация проектлары, техника өлкәсендәге казанышлар белән җентекләп таныштыру зарур”, - ди Минтимер Шәймиев.

Илче Эрфин Хофер та, үз чиратында, журналистларның сорауларына җавап биргәндә, Татарстанга кагылышлы тәэсирләре белән уртаклашты. “Татарстандагы тотрыклы сәясәт, төрле милләтләр арасындагы толерантлык, төрле дин вәкилләренең тату гомер кичерүе уңай хис-кичерешләр уята”, - ди ул.
ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов ассызыклавынча, Россия, аерым алганда, Татарстан белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыруга Швейцариянең омтылышы зур. Моны раслап, быел 15 октябрьдә Казанда Россия - Швейцария эшлекле саммиты узачак. Форумны үткәрү инициативасы белән Швейцария чыккан. Бу хакта ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов хәбәр итте. Министр белдерүенчә, Цюрихта 2006 елның декабрендә “Бизнес өчен инвестиция мөмкинлекләре һәм хезмәттәшлек преспективалары” форумы узганнан соң, Швейцария ягыннан Татарстанның социаль-икътисади потенциалына нисбәтле кызыксыну туган.
Казанда агымдагы елда узачак тагын бер әһәмиятле чара май аена билгеләнгән. Быел Төзекләндерү һәм үсеш Ауропа банкы белән идарә итүчеләр советының еллык җыелышын Татарстан башкаласында үткәрү каралган.
Россия һәм Швейцария арасында дипломатик элемтәләр 1814 елның 25 февралендә урнашкан. 1917 елдан соң Швейцария Совет Россиясен танымый. әмма дә ләкин элемтәләр 1946 елның мартында тергезелә. Швейцария Россиянең тортыклы сәүдә партнеры булып санала. Россиядән Швейцариягә экспорт рәвешендә кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар, энергия йөртүчеләр, металл һәм аннан эшләнмәләр, химия сәнәгате продукциясе җибәрелә. Швейцариядән Россиягә импорт сыйфатында машиналар, җиһазлар һәм транспорт чаралары, химия сәнәгате продукциясе, азык-төлек товарлары, авыл хуҗалыгы чималы, целлюлоз-кәгазь эшләнмәләр керә. әйтергә кирәк, 2006 ел Россия-Швейцария тарихында истәлекле ел булган. Беренчедән, Петр I хәрәкәтчесе, адмирал, Россия флотына нигез салучыларның берсе Франц Лефортның тууына 350 ел, икенчедән, математик, физик, механик һәм астроном Леонард Эйлерның тууына 300 ел, өченчедән, Швейцариянең Россиядәге беренче вәкиллегенә 190 ел тулган. Моннан тыш, Швейцариянең беренче илчелегенә – 100 ел һәм дипломатик элемтәләрне торгызуга - 60 ел.
Татарстанның Швейцария белән хезмәттәшлегенә тукталганда, 2002 елдан Швейцария Конфедерациясендә Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллеге оештырылганын әйтеп узарга кирәк. 2001 елда Татарстанда ТР Дәүләт Советы, РФ нең Швейцарядәге илчелеге, ТР Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылган “Федерализм: Россия һәм Швейцария үлчәнешләре” халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узган.