Татарстан Президенты Россия дәүләте башлыгының Якын Көнчыгыш илләренә рәсми визитында катнашуын дәвам итә

2007 елның 12 феврале, дүшәмбе

12 февральдә Владимир Путинның Катарга кыска эш сәфәре кысаларында Россия һәм Якын Көнчыгыш дәүләте арасында хезмәттәшлек турында кайбер документларга кул куелды. Имзалау тантанасы Катар әмире Хамад Бен Халиф Әл Тани канцеляриясендә Россия Президенты һәм монарх катнашында булды.

Әлеге чара кысаларында ТР Президенты һәм Катарның финанс министры арасында сөйләшү дә булды. Минтимер Шәймиев Юсеф Хөсәен Камалны Казанга килергә чакырды. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, 2004-2005 елларда Якын Көнчыгыш дәүләте тарафыннан безнең республикадан 500 “КАМАЗ” машинасы сатып алынган. Әңгәмә барышында хезмәттәшлекне яңарту мөмкинлекләре турында фикер алышынды. Өстәвенә, Татарстан лидеры Катарның сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы шәех Халиф бен Джасем Әл Танины да безнең республикага килергә чакырды. Минтимер Шәймиев фикеренчә, Катар партнерларын “Алабуга” махсус икътисади зонасы мөмкинлекләре кызыксындыра алыр иде.

Владимир Путинның Якын Көнчыгыш турнесы программасында соңгы пункт булып Иордания тора. Россия делегациясе Иордания Хашимит Корольлеге башкаласы Амман шәһәренә 12 февраль кичендә килеп җитте.

Россиянең әлеге ил белән ныклы элемтәләре булдырылган. Безнең белгечләр биредә электр тапшыргыч линияләр төзегән, инде ун елдан бирле “КАМАЗ” уртак фирмасы эшләп килә. Экспертлар фикеренчә, Иорданиядә Россия актив катнашырга мөмкин булган проектлар шактый – бу “Риша” газ чыганакларын эшләү, газ һәм нефть үткәргечләр төзү, плотиналар төзү һәм башка җитди проектлар, дип хәбәр ителә “Бердәм Россия” партиясе рәсми сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International